Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа парламенты бер тапкыр кулланылучы пластик савыт-сабаны тыя


2021 елдан Европа берлегендә бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-саба җитештерү һәм сату тыелачак.

Европа парламенты 2021 елдан Европа берлеге илләрендә бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-сабаны, шул исәптән туклану җиһазларын һәм эчемлек эчү көпшәләрен җитештерүне һәм сатуны тыючы канун чыгарды. Бу турыда Европа парламенты сайтында языла. Канунны 560 депутат хуплады, 35-е каршы тавыш бирде, 28-е бер якка да кушылмады.

Бик акрын таркалу сәбәпле, пластик диңгез-океаннарда, пляжларда туплана бара һәм табигатьне пычрата, хайваннарны, балыкларны, кошларны үтерә. Европа комиссиясе исәпләвенчә, хәзер барлык океаннардагы чүпнең 85 процентын пластик тәшкил итә. Ул пластикның чүпнең яртысы бер тапкыр куллану өчен ясалган әйберләр.

Яңа канун нигезендә, 2029 елга Европа берлеге илләрендә кулланылган пластик шешәләрнең 90 проценты яңадан эшкәртү өчен җыелырга тиеш. Бу канун нигезенә “пычратучы түли” дигән кагыйдә салынган. Диңгездә югалган балык тоту ятьмәләре өчен балык тотучылар түгел, ә аларны җитештерүчеләр түләргә тиеш булачак.

Дөньяда пластик савыт-сабаны тыйган беренче ил Франция булды. Анда бу канун 2016 елда чыкты. Узган язда Европа комиссиясе дә пластик тәрилкәләрне һәм чәнечкеләрне тыярга тәкъдим итте.

Элегрәк АКШның кайбер шәһәрләре һәм ширкәтләре дә, мәсәлән Starbucks, пластик көпшәләрдән һәм башка җиһазлардан баш тарткан иде.

Африканың кайбер илләрендә полиэтилен капчыклар куллану тыелган.

Экологлар исәпләвенчә, 2012 елда океаннарда пластик чүп 165 млн тонна булган, 2014 елда океаннар өслегендәге пластик чүп 270 мең тоннага җиткән.

XS
SM
MD
LG