Театр өлкәсендә ел вакыйгасы дип Татар дәүләт опера һәм балет театры куйган "Сөембикә" операсы (композитор Резеда Ахиярова), Казан яшь тамашачы театрының Туфан Имаметдинов куйган "Бал.Бесы" спектакле, Камал театрының Гаяз Исхакый әсәре нигезендә Айдар Җәббаров сәхнәләштергән "Тормышмы бу?" спектакле һәм Лев Толстой әсәре нигезендә Диана Сәфәрова куйган "Анна Каренина" спектакле аталды.
Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, жюри әгъзалары бер иң яхшы спектакльне сайлап ала алмаган, шуңа күрә бүләкне дүртесенә дә бирергә булган. Әюпова шулай ук киләсе елдан "Ел вакыйгасы" номинациясе бәйгедән төшеп калачагын әйтте. Аның урынына яңа номинацияләр өстәләчәк.
Быел "Тантана" тугызынчы мәртәбә үтте.
"Тормышмы бу?" спектакле быел Русиянең "Алтын битлек" бәйгесендә дә алты номинациядә бүләккә дәгъва итә.