Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарның мәгариф сәясәте бөтенләй юк


Архив фотосы
Архив фотосы

Татар теленең күз алдыбызда юкка чыгып баруын без балаларның урысча гына сөйләшүеннән күрәбез. Димәк, хәзер аны саклау түгел, ә нәкъ менә торгызу турында сүз барырга тиеш.

Дөнья тәҗрибәсе күрсәтүенчә, балалар сөйләшмәгән телне бары тик милли мәгариф аша гына көндәлек яшәешкә кайтарып була. Әйтик, Испания төбәге Каталониядә, Британиянең Уэльс илендә, Канаданың Квебек төбәгендә мәктәпләрдә бары тик бер телдә белем биреп милли телләрне торгызганнар.

Кайбер цивилизацияле илләрдә аборигеннарның юкка чыккан телен дә торгызуга ирешәләр. Моның өчен махсус мәктәп оештырыла. Мәктәптәге бөтен хезмәткәр җирле халык телен үзләштерә. Әлеге уку йортында белем һәм тәрбия тулысы белән абориген халык телендә бирелә. Җыештыручыдан алып директорга кадәр, үзара да, укучылар белән дә бары тик шул телдә генә аралаша. Нәтиҗәдә максатка ирешәләр.

Мәктәптә ике-өч телдә белем биреп туган телне торгызган милләт дөньяда юк

Казан шәһәрендә татар телендә белем бирүче бер гимназия калган дип исәпләнә. Киләсе уку елында өч телдә: инглизчә, урысча, татарча белем бирергә тиешле мәктәп ачылачак, имеш. Мәктәптә ике-өч телдә белем биреп туган телне торгызган милләт дөньяда юк.

Испаниянең Басклар илендә, мәсәлән, модульләргә бүлеп укыталар, ягъни "А" модуле – бөтен фән испанча; "B" модуле – фәннәрнең азрак өлеше, шул исәптән математика испан, күпчелек өлеше баск телендә; "D" модуле – тулысы белән баскча. Ягъни өч төрле мәктәп эшли. "B" модуле буенча укыту туган телне торгызуда теләгән нәтиҗәгә китермәгәч, барлык фәннәрне дә баскча укыта торган "D" модульле мәктәпләрне арттырганнар. 2006 елда "А" модульле мәктәпләрдә укучылар 7%, "В" – 29,8% һәм "D" – 63,2% тәшкил иткән икән. Хәзерге чорда исә укучыларның 70 проценттан артыгы "D" модульле мәктәпләрдә белем ала. Алдынгы Европада менә шулай.

Бездә ничек?

Чаллы шәһәрендә шартлыча 11 татар мәктәбе бар дип исәпләнә. Ләкин шуларның берсендә генә – Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныфларында фәннәр татар телендә укытыла. Калган "татар мәктәпләре"ндә белем урысча бирелә, дәреслекләр укучыларга махсус таратылмый… Мисал, дисезме? Узган ел оныгым Самат 18нче "татар" мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга барды. Укырга кергәнче, май аенда узган ата-аналар җыелышында Саматның әнисе: "Бу татар сыйныфы, улыма татар телендә белем бирегез", – дигән таләп куйган. Сыйныф җитәкчесе, барлык фәннәрне татарча укытачакмын, диясе урында, урыс телендә белем бирүне тавышка куйган һәм ата-аналардан балаларын урысча укытуны соратып гариза да яздырткан. Нәтиҗә шул – урысча белем бирә.

Чаллыдагы 2нче татар гимназиясе
Чаллыдагы 2нче татар гимназиясе

Мәгълүм булганча, мәгариф министры булып Энгель Фәттахов эшләгән чорда юл харитасы төзелгән иде. Барлык татар мәктәпләре кебек, 54нче татар гимназиясе дә шуның нигезендә эш итәргә тиеш. Узган ел ата-аналар балаларын татар телендә укытырга ризалык биреп 1нче сыйныфка биргән иде. Гимназия "җайлы ягын" тапкан – укучыларга татарча дәреслекләрне бөтенләй таратмаган.

Татарча дәреслекләр киштәдә тузан җыеп ята

29нчы татар гимназиясен узган уку елында барып күрдем: татарча дәреслекләр бер тапкыр да кулланылмаган килеш киштәдә тузан җыеп ята иде. Белүемчә, башка "татар мәктәпләре"ндә дә шул ук хәл.

Башлангыч сыйныфларда фәннәрне татар телендә белем бирүне оештыра алган 2нче татар гимназиясендә дә хәл итәсе мәсьәләләр байтак. Сыйныфлар өстеннән күзәтү булмаса, кайбер укытучылар урысча, урысча-татарчалы укытуга күчә. Чарасызлыктан сыйныфларга күзәтү камералары урнаштырыруны сорарга гына кала.

Укытучыларның татарча белем бирергә теләмәвенең сәбәбе берәү генә түгел. Беренчедән, татар телендә белем бирү өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уңайлы шартлар тудырылмый. Татарча методик ярдәмлекләр юк. Шул сәбәпле укытучы тәрҗемә итү белән шөгыльләнергә тиеш булып чыга. Аның өчен өстәмә түләү каралмаган. Шулай итеп, уку елы дәвамында бирелә торган өстәмә биремнәр, тестлар, мөстәкыйль һәм тикшерү эшләре барысы да диярлек укучыларга урыс телендә бирелә. Икенчедән, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Бөтенрусия тикшерү эшләре (ВПР) һәм беренче сыйныфтан башлап еллык контроль эшләр – урыс телендә генә килә. Өченчедән, фәннәрдән барлык олимпиадалар – урысча гына уздырыла, һәм башкалар.

Сорауларга җавап юк

Быелның 20 мартында Чаллының 2нче татар гимназиясендә Татарстан дәүләт шурасының Разил Вәлиев җитәкчелегендәге мәгариф комиссиясе түгәрәк өстәл уздырган иде. Чаллыдагы татар мәгарифенең торышы турында шунда бәян иттем. Ләкин мин, депутат Ирек Шәрипов һәм башкалар күтәргән сорауларның күбесе җавапсыз калды.

Сыйныфларга камералар урнаштыруны, утырышта катнашкан Татарстан мәгариф министры урынбасары Илсур Һадиуллин мәсьәләне аңлап бетермичәме, кире какты. Югыйсә ул камераларны ата-аналардан акча җыюга каршы көрәш чарасы буларак Русиянең кайбер төбәкләрендә күптәннән урнаштырганнар инде. Татарстан мәктәпләрендә дә акча җыюлар юк дип әйтеп булмый.

Илсур Һадиуллин укытучыларга татарча методик ярдәмлекләрнең булмавын таныды, тик аларның кайчан булачагын әйтмәде. Бу ярдәмлекләр кимендә 20 ел элек эшләнергә тиеш иде, югыйсә.

Татар гимназиясендә урысча укыту яклы ата-аналарны активлаштырды

Һадиуллин фикеренчә, урысча белем алган баланың урыстеллегә әйләнә башлавына ата-ана гаепле икән. Гаиләдә сөйләшергә кирәк, янәсе... 18нче мәктәптә татар телендә укыту турында кузгатылган сорауга җавап итеп әнә шулай диде. Гаҗәп, татар теле укытучыларының балалары да татарча сөйләшә белмәгән бу заманда, гаилә эчендә генә телне саклау турында ничек сөйләргә мөмкин! Көннәр буе бакчада һәм мәктәптә урысча аралашкан, урысча белем алган бала урыс телендә генә фикерли, әлбәттә. Күпме генә "татарча сөйләш" дип тукыма, аны татарча сөйләттереп булмый.

Татар стратегиясенә кем каршы?

Элекке Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов татар гимназияләрендә туган телдә белем бирүне торгызу турында даими әйтеп торды. Хәзерге җитәкчеләрдән бу турыда сүз дә чыкканы юк. Мәгариф өлкәсендә милли сәясәт булмау 2нче татар гимназиясендә 20 мартта түгәрәк өстәл узгач, икенче көнне үк күренде.

2нче татар гимназиясендә таратылган анкета
2нче татар гимназиясендә таратылган анкета

Чаллы шәһәренең 2нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова кайбер ата-ананың баласын урысча укытырга теләвенә сылтап, "реформа" башлап җибәрде. Татар телендә белем алучы өч 4нче сыйныфны киләсе уку елында урыс телендә укытуга күчермәкче. Туган телдә белем бирүнең мөһимлеген аңлатасы, татар гимназиясе бары тик татар телендә белем бирәчәк дип торасы урында директор татар сыйныфлары ата-аналары арасында анкеталау уздырды. Янәсе, математиканы нинди телдә укытырга телисез: урысчамы, татарчамы? Моны максатчан юнәлеш бирү, ягъни "подсказка" дияргә була. Әлеге гамәл кирәк җавапны алу өчен махсус эшләнде дип саныйм. Нәтиҗәдә ата-аналарның күпчелеге урысча укытуны "сайлады". 2015 елга хәтле, шундый эчтәлекле анкеталар тутырттырып, әлеге гимназия барлык фәннәрдән дә урысча белем биреп яткан иде бит инде. Бу юлы да Фирдүсә Әюпова элеккесенә охшаш анкета уйлап тапкан.

Эш шунда ки, анкета тутырттырып ул татар гимназиясендә урысча укыту яклы ата-аналарны активлаштырды. Югыйсә алар балаларын татарча укытырга күптән ризалашып беткән иде инде.

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG