Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике капитан (Вениамин Каверин)


Текст этой недели – приключенческий роман Вениамина Каверина "Два капитана" на татарском. Девиз романа – "бороться и искать, найти и не сдаваться". Текст адаптирован для изучающих язык, прилагаем аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Ике капитан
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:19:50 0:00
йөкләү

Беренче бүлек

ЗӘҢГӘР КЫСЛА АРТЫННАН

Исемдә киң пычрак ишегалды һәм тәбәнәк йортлар. Ишегалды елга буенда урнашкан иде, шуңа яз көннәре су күтәрелә һәм ярга төрле кызык әйберләр чыга иде. Шулай бервакыт су хатлар белән тулы букча, аннары почтальонның үзен дә китерде.

Хатларны Даша апа үзенә алды. букча яңа, яхшы бикләнә иде. Шуңа хатлар бик юешләнмәгәннәр. Даша апа һәр көн бер хатны укый иде. Кайвакыт миңа гына, кайвакыт бөтен ишегалдына. Хатларның берсен Даша апа еш укый иде. Шуңа ул мәңгелеккә минем исемдә калды.

"Хөрмәтле Мария Ивановна!

Сезгә Иван Львович исән һәм сәламәт икәнен хәбәр итәм. Дүрт ай элек, ул кушканча, мин һәм тагын унөч кеше шхунаны калдырдык. Тиздән сезнең белән күрешермен дип өметләнәм. Франц-Иосиф Җиренә авыр сәяхәтебез турында сөйләмим. Күп авырлыклар кичерергә туры килде. Безнең төркемнән Флора борынына бер мин генә исән-имин (өшеткән аякларны исәпкә алмасак) барып җиттем .Хәзер мин Архангельск хастаханәсендә. Мин исән калдым, әмма берничә көннән аякларым инде булмаячак. Исән калуыма да үкенәм. Әмма Сезгә мин шуны әйтергә тиеш: "Изге Мария" инде Карск диңгезендә өшеде һәм 1913 елның октябреннән бертуктаусыз төньякка бара. Мин киткәнче шхуна бозлы кырда тора иде. Бәлки, ул хәзер кузгалгандыр инде. Команданың азык-төлеге киләсе елның октябрь – ноябренә кадәр җитә әле. Мин киткәндә, Иван Лбвович миңа Сезнең өчен язылган хат бирде. Почта аша җибәрмим, чөнки барып җитмәс дип борчылам. Шуңа үзегез килегез. Җавабыгызны көтәм.

Хөрмәт белән, И.Климов"

Слова и выражения

  • киң пычрак ишегалды – широкий грязный
  • тәбәнәк – низкий
  • елга буенда урнашкан – расположен на берегу реки
  • су күтәрелә – вода поднимается
  • хатлар белән тулы букча – полная писем сумка
  • бикләнә – запирается
  • мәңгелеккә – навсегда
  • сәламәт – здоровый
  • хәбәр итәм – сообщаю
  • ул кушканча – как он велел
  • калдырдык – оставили
  • авыр сәяхәт – тяжёлое путешествие
  • кичерергә – здесь: пережить
  • исән-имин – жив-здоров
  • өшеткән аякларны исәпкә алмасак – если не считать отмороженных ног
  • үкенәм – жалею
  • төньяк – запад
  • азык-төлек – провизия

​Адресны су юган иде.

Бу хат минем өчен дога кебек булды, ахрысы. Мин аны әти кайтыр алдынннан көн саен укый идем.

Ул пристаньнан соң кайта иде. Пароходлар хәзер көн саен килә һәм элекке кебек җитен һәм ипи түгел, ә патронлы һәм кораллы тартмалар төиләр иде. Аннары ул балаларны – мине һәм сеңлемне ала да караватка ята иде. Аннан алма, ипи, ә кайвакыт машина мае исе килә иде.

Газета белән ябыштырылган тәрәзәле, тәбәнәк түшәмле тар йорт – бу безнең өебез. Салам тутырылган ике капчык өстендә йоклаучы чәчләре таратылган матур кара хатын – минем әни. Юрган астыннан күренгән кечкенә аяклар – бу минем сеңлем. Ябык, киң чалбарлы кара малай – бу мин.

Мин калтырап, куркып кына юрган астыннан чыгам. Урын инде сайланган, бау табылган, чыбык-чабык җыелган. Зәңгәр кыслага барырга бер кисәк бозылган ит кенә җитми. Безнең елганың төбе – төрле төсле. Кыслалар да төрле төсле эләгә иде – кара, яшел, сары. Болары бакага яисә учакка киләләр иде. Ә зәзңгәр кысла иткә генә килә. Кичә уңыш елмайды.

Мин өйдә ит кисәге таптым һәм аны көне буе кояшта тоттым.

Слова и выражения

  • дога кебек булды – стало как молитва
  • кайтыр алдыннан – перед приходом/приездом
  • җитен – лён
  • кораллы тартмалар төиләр – грузят ящики с инструментами
  • газета белән ябыштырылган тәрәзәле – с окнами, заклеенными газетой
  • тәбәнәк түшәмле – с низким потолком
  • салам тутырылган ике капчык өстендә йоклаучы чәчләре таратылган – спящая с распущенными волосами на наполненных соломой мешках
  • калтырап – трясясь
  • күптән сайланган – давно выбранный
  • чыбык-чабык җыелган – хворост собран
  • кысла – рак
  • бозылган ит – испорченное мясо
  • уңыш елмайды – удача улыбнулась

​Мин яр буйлап Паромга кадәр бардым. Еракта манаралар күренә иде: бер ярда Покров манарасы, икенчесенндә – Спасс манарасы. Петя Сковородников элек Спасс манарасында җеннәр яши дип әйтә иде. Җеннәр эчәргә, тартырга яраталар, алар арасында аксаклар күп дип сөйли иде ул.

Кыскасы, кара шәүлә күргәч, мин бик гаҗәпләнмәдем.

– Нәрсә эшлисең син монда? – диде җен.

Әйтә алсам да, мин аңа бернәрсә дә әйтмәс идем. Мин аңа карап калтырап тордым.

– Кыслалар тотасыңмы?

Ул учак янына утырды.

– Ник дәшмисең, юләр?

Җеннең йөзен мин күрмәдем. Ә пиджагы ялан тәнгә киелгән, ә күлмәк урынына шарф иде.

– Син нәрсә, минем белән сөйләшергә теләмисеңме? Я, җавап бир, җавап бир! Югыйсә...

– Ул мине аяктан тартты. Мин мыгырдадым.

– Ә, син телсез-чукрак икән.

– Ул мине җибәрде һәм озак вакыт таяк белән күмер болгатып утырды.

– Искиткеч шәһәр! – диде ул җирәнеп. – Һәр ишегалдында – этләр; городовойлар – хайваннар.

Ул озак сүгенде.

Бер сәгатьтән нәрсә буласын белсәм, аның нәрсә сөйләгәнен истә калдырырга тырышыр идм. Әмма барыбыр әйтә алмас идем. Ул озак сүгенде, хәтта учакка да төкерде. Аннары тезләрен кочаклап утырды.

Кинәт кеше сикереп торды.

Учак сүнде. Мин инде кайтырга җыендым. Беркем дә күренми иде. Манараның сакчысы винтовкасын салды һәм:

– Тукта! – дип кычкырды.

Күпердә минем белән сөйләшкән кеше йөгерә иде. Дөрес, мин бүген дә ул икәнен төгәл әйтә алмыйм.

Сакчы атмады. Качучы кеше хәлсез иде. Сакчы аны куып тотты һәм күпер кырыенда асылынып калды. Ә теге үтерүче китте.

Ул төнне күпердә беркем дә юк иде. Сакчы гына кулларын сузып ятты. Куркудан калтырап мин аның янына килдем. Ул әкрен генә иснәде

Күп еллардан мин белдем: кешеләр үләр алдыннан исниләр икән.

Слова и выражения

  • манара – башня
  • җен – чёрт
  • аксаклар күп – много хромых
  • кара шүлә күргәч – увидев чёрную тень
  • учак янына – к костру
  • ялан тәнгә – на голое тело
  • күлмәк урынына – вместо рубашки
  • мыгырдадым – пробормотал
  • телсез-чукрак – немой
  • таяк белән күмер болгатып утырды – сидел, размешивая палкой уголь
  • җирәнеп – с презрением
  • төкерде – плюнул
  • сакчы – охранник
  • төгәл әйтә алмыйм – точно не могу сказать
  • асылынып калды – повис
  • иснәде – здесь: зевнул

Икенче бүлек

ӘТИ

Икенче иртәдә мине ике күңелсез хәбәр көткән. Беренчедән, әни кыслаларны тапкан һәм пешергән. Шулай минем ике гривеным, аның белән бергә яңа кармаклар һәм чуртан өчен ялтыравык алу өмете югалды. Икенчедән, монтёр пычагы юкка чыкты.

Уникегә кадәр мин шул пычакны эзләдем. Аннары әтигә төшке ашны илетргә киттем. Бу минем вазифа иде, һәм мин аның белән бик горурлана идем.

Мин килгәндә әле эшлиләр иде. Әти минем янга килде. Мин аны шундый итеп истә калдырдым: зур, түгәрәк мыеклы йөзле, киң җилкәле. Модый килеш мин аны бүтән күрмәдем.

Ул ашый һәм һаман миңа карый иде.

Шулвакыт таза пристав килде.

– Синме Иван Григорьев? – диде ул.

– Мин.

– Алыгыз аны! Ул кулга алына.

– Нәрсә өчен?

– Син юлбасар!

– Иптәш начальник, мин гаиләле кеше, бу пристаньда егерме ел эшлим. Мине һәркем белә.

–​ Изге булып кыланма!

Әти миңа иелде дә:

– Саня, бар әниеңә әйт... Ах, син бит әле...

Ул мине телсез дип атарга теләде, әмма тыелды. Ул бу сүзне беркайчан да әйтми иде. Әйтерсең, мине әле сөйләшер дип өметләнгән.

Әти старостага өч сум сузды һәм әнигә бирергә кушты. Ул миңа карады, еламаска кушты.

Ә мин елаганымны белми дә идем.

Эх, сөйләшә белсәмме! Мин барысын да сөйләр идем. Мин аңлатырга тырыштым. Әмма мине аңламадылар.

Слова и выражения

  • ике хәбәр көткән – ждали две новости
  • кармак – удочка/крючок
  • чуртан өчен ялтыравык алу өмете – надежда купить белесну для щуки
  • төшке аш – обед
  • вазифа – обязанность
  • киң җилкәле – широкоплечий
  • кулга алына – задержан
  • Изге булып кыланма! – Не притворяйся святым!
  • иелде – нагнулся
  • тыелды – здесь: сдержался

Өченче бүлек

МӘШӘКАТЬЛӘР

Әни элек тә сәер иде. Кайвакыт ул сәгатьләр буе тәрәзәдән карый я төн буе өстәл алдында утыра иде. Ул вакытта әти аны берничә атнага авылга кайтара иде.

Хәзер ул сөйләшми. Кайвакыт кына ике-өч сүз әйтә.

Миннән дә курка кебек иде. Мин «сөйләшә» башласам, колакларын каплый. Даша апа аңа нәрсәдер әйтсә, ул каш астыннан кара куркыныч күзләре белән карый иде. Тётя Даша хәтта чукына иде...

Ул ике атнадан аңына килде. Әкренләп сөйләшә, эшли башлады. Ул еш “мәшәкатьләнергә» дигән сүзне кабатлый. Беренче тапкыр мин ул сүзне Сковородников абыйдан ишеттем: «мәшәкатьләнергә кирәк». Бу сүзнең мәгънәсен мин бераз соңрак аңладым.

Ул көнне әни сеңлем һәм мине үзе белән алды. Без кергән бүлмәдә беркем юк иде. Тавыш кына ишетелде.

– Григорьев Иван… – кәгазь тавышы ишетелде. – 1454нче статья. Җәзалар турында кануннар җыелмасы. Алдан уйланылган үтерү... Ни телисең соң син?

– Ул гаепле түгел. Ул үтермәде.

– Суд ачыклар.

Тавыш сөйләде. Шул төндә күпердә пычак тапканнар. Янәсе аны үтерүче төшереп калдырган. Ә аны үтерүче түгел, мин калдырдым. Әти биргән пычакка Лёша Сковородников минем фамилияне язган иде...

Слова и выражения

  • өстәл алдында – за столом
  • каш астыннан – исподлобья
  • чукына – крестится
  • аңына килде – пришёл в себя
  • мәшәкатьләнергә – хлопотать
  • кабатлый – повторяет
  • җәзалар турында кануннар җыелмасы – свод законов о наказаниях
  • алдан уйланылган үтерү – предумышленное убийство
  • ачыклар – выяснит
  • янәсе – якобы
  • төшереп калдырган – выронил

Дүртенче бүлек

АВЫЛ

Әни хастаханәдә җыештыра иде. Мин Сковородников абыйларга йөрим. Ярата ул мине. Ул сапогилар тегә, кайвакыт җырлый я усактан кош я ат сыннары ясый иде.

Инде көз иде. Без ач. Әни мине һәм сеңлемне авылга кайтарырга булды. Авылда әтинең йорты бар иде. Әни безнең белән өч атна яшәде һәм шәһәргә китте. Безнең белән әтинең апасы Петровна калды. Безгә ул ике туган әби иде. Ул ягымлы карчык иде. Әмма аның ак мыек һәм сакалына ияләнүе авыр булды. Ул үзе дә ярдәмгә мохтаҗ иде. Без сеңлем белән аны кыш буе карадык: су ташыдык, мич яктык.

Сеңлемнең исеме минеке кебек Саша иде. Аңа җиде яшь иде. Шул яшендә үк ул бик яхшы хуҗабикә иде! Хуҗалык та бай түгел иде инде: бәрәңге, чөгендер, кәбестә, суган һәм тоз.

Шулай без – ике бала – карга баткан авылда икәү яшәдек.

Слова и выражения

  • җыештыра – убирается
  • усактан кош я ат сыннары ясый – делает из осины фигуры птиц или лошадей
  • кайтарырга булды – решил отвезти
  • ике туган әби – двоюродная бабушка
  • ягымлы – добрый
  • ияләнү – привыкание
  • ярдәмгә мохтаҗ – нуждается в помощи
  • мич яктык – затопили печь
  • хуҗабикә – хозяйка
  • хуҗалык – хозяйство
  • бәрәңге, чөгендер, кәбестә, суган, тоз – картофель, свекла, капуста, лук, соль

Бишенче бүлек

ТАБИБ ИВАН ИВАНЫЧ. СӨЙЛӘШЕРГӘ ӨЙРӘНӘМ.

Бер көнне төнлә мин тәрәзәгә шакыганнарын ишеттем. Бу озын буйлы сакаллы кеше иде. Аның борыны ап-ак иде. Ул керде дә кинәт идәнгә утырды.

Мин шушы хикәяне язуыма рәхмәтле булган кеше беренче тапкыр каршыма шулай чыкты. Ул өйгә дүртаякланып керде һәм аңын югалтты. Бераздан аның борыны һәм ул үзе җылынды. Мин аңа бер чокыр кайнар су бирдем.

Иртә белән мин уяндым. Бу кеше һәм сеңлем сөйләшәләр иде. Сеңлем инде белә иде: аның исеме Иван Иваныч, ул адашкан, һәм аның турында беркемгә дә әйтергә ярамый.

Сөйләшмәскә миңа сеңлемнән җиңелрәк иде. Ул кунакка күп сөйләде: әти төрмәдә, әни шәһәрдә, Петровна әби күрше йортта яши, аның да ак сакалы бар.

– Балалар, мин бит табиб, – диде ул бер көнне. – Әйтегез: кемнең нәрсәсе авырта?

Без сау идек. Әмма кызы авырган староста янына ул нигәдер барырга теләмәде.

Ике көннән ул миннән:

– Син ник сөйләшмисең? Теләмисеңме? – дип сорады. Мин сүзсез аңа карап тордым.

– Син ишетәсең, димәк, сөйләшергә тиешсең. Бу, энем, бик сирәк була: ишетәсең, ә үзең телсез. Бәлки, син телсез-чукрак?

Мин башымны селкедем.

– Менә бит. Димәк, сөйләшәчәксең.

Ул букчасыннан ниндидер кораллар чыгарды һәм минем колакны карады.

– Колак вульгарис, – диде ул, - Гади колак.

Ул читкә китте һәм “дурак” диде.

Мин көлдем.

– Яхшы ишетәсең, эт кебек. Ник сөйләшмисең соң?

Ул минем телемне тартты.

– Синең, энем, тамагың Шаляпинныкы кебек!

Ул бер минут миңа карап торды.

– Өйрәнергә кирәк, балам.

Ул миңа «а», «у», «е» авазларын әйтергә, «өрмәскә» кушты.

Мин төн буе «а», «у», «е» авазларын кабатладым, йокламадым. Мине Саня уятты.

Иван Иваныч юк иде. Өстәлдә минем колакны караган трубка гына калган.

Ул вакыттан соң күп еллар узды. Мин Берингово, Баренцово диңгезләре өстеннән очтым. Испаниядә булдым. Лена һәм Енисей ярларын өйрәндем. Храфаттан түгел, ә Иван Ивановичка рәхмәт йөзеннән мин трубканы гел үзем белән йөртәм. Тиздән мин белдем – бу стетоскоп. Бик гади инструмент. Ә минем өчен ул серле һәм сөйкемле иде.

«Иван Иваныч!..»

Юкка чыкты, китте, беркемгә әйтмәде!

Мин ишегалдына чыктым. Кардагы эзләр кырга баралар иде...

Слова и выражения

  • шакыганнарын ишеттем – слышал, как стучали
  • Мин шушы хикәяне язуыма рәхмәтле булган кеше беренче тапкыр каршыма шулай чыкты. – Человек, которому я благодарен за написание мной этого рассказа, первый раз появился передо мной именно так.
  • дүртаякланып – на четвереньках
  • бер чокыр кайнар су – одна кружка горячей воды
  • адашкан – заблудился
  • җиңелрәк – легче
  • кунак – гость
  • табиб – врач
  • сау – здоровый (=сәламәт)
  • барырга теләмәде – не захотела пойти
  • сүзсез – без слов
  • телсез – немой
  • башымны селкедем – покачал головой
  • читкә китте – отошёл в сторону
  • тамак – горло
  • аваз – голос
  • өрмәскә – не лаять
  • кабатладым – повторил
  • хорафат – суеверие
  • рәхмәт йөзеннән – из благодарности
  • сөйкемле – милый

Алтынчы бүлек

ӘТИНЕҢ ҮЛЕМЕ. СӨЙЛӘШӘСЕМ КИЛМИ

Кыш буе мин сөйләшергә өйрәндем. Һәр иртә Иван Иваныч әйтергә кушкан алты сүзне әйтәм: «кура», «седло», «ящик», «вьюга», «пьют», «Абрам». Бу шундый авыр иде!

Кайвакыт миннән көлгән Саняны кыйныйсым килә иде. Төнлә уяна һәм уйлый идем: юк, мин беркайчан да сөйләшмәячәкмен, гомергә гарип булып калачакмын. Әни миңа бер тапкыр шулай әйтте.

Бер көнне әнидән хат килде. Әти авырый. Аның башы һәм аяклары шешкәннәр. Аннары ул үлде.

Саня, мин, Даша апа чиркәүгә бардык. Бөтен авыл халкы җыелган иде.

Мин ашамый башладым. Тән температурасы күтәрелде. Ә мин үземнең тавышымны ишетәм. Исемдә, мин Иван Иваныч белән сөйләштем. Ул инде китте, ә мин сөйләштем.

Мин сөйләштем! Хәзер мин теге төнне нәрсә булганын сөйли алам. Пычак – минеке, аны мин югалттым. Соң!

Мин башка сөйләшмәскә булдым. Нигә? Хәзер инде бернишләп тә булмый!

Җиденче бүлек

ӘНИ

Сәгать өч булгандыр. Мин йоклый идем. Урамда кемдер кычкырды.

Ишегалдында бер хатын ята, ә Даша апа аның авызына өрә иде.

Су бирегез!.. Аксинья ята!

Саня юеш сөлге, су бирде. Әни өч атна авырды.

Җирләгән көнне Саняның башы авыртты. Без аны өйдә калдырдык. Әнине күмәргә Даша апа, Петя һәм мин генә бардык.

Слова и выражения

  • кыйныйсым килә – хочется побить
  • уяна – просыпается
  • гарип – урод
  • шешкән – опух
  • чиркәү – церковь
  • бернишләп тә булмый – ничего не поделаешь
  • авызына өрә – дует в рот
  • юеш сөлге – мокрое полотенце
  • җирләгән көнне – в день похорон

Сигезенче бүлек

Көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә.

Даша апа һәм Сковородников өйләнештеләр. Безне ятимнәр йортына бирергә уйладылар. Даша апа күлмәкләр тегә, абажурлар ясый иде. Ләкин аларны хәзер беркем дә алмый. Акча юк.

Анда безне ашатачаклар, укытачаклар, киендерәчәкләр.

Без ятимнәр йорты балаларын белә идек. Алар рогаткадан кошлар ата һәм ашыйлар. Шулай ашаталар иде аларны ятимнәр йортында!

Без Петя белән качарга булдык. Безнең ун сум акча бар иде. Әнинең ботинкаларын саттык. Юрганны алмадылар. Петяның «Юрий Милославский» китабын саттык. Барлыгы – уналты сум.

Петьканың фин пычагы бар иде. Револьвер да кирәк. Каян алырга?

Таптык. Ләкин кулланмадык. Куллансак, безнең маршрут Энск – Мәскәү – Ташкент түгел, ә ишегалды – Спасс зираты булыр иде.

Икенче көнне Даша апа безне ятимнәр йортына озатырга әзерләнде. Миннән урламаска, тартмаска, ялкауланмаска, эчмәскә, сугышмаска дигән сүз алды.

Өйдән качуы авыр түгел иде. Ләкин Петька катлаулы һәм серле план уйлап чыгарды.

Беренчедән, без «канлы дуслык анты» әйтергә тиеш идек. Менә ул:

«Хыянәт иткән диңгездә күпме ком, урманда ничә агач, яңгырда ничә тамчы икәнен санамыйча гафу ителмәячәк. Көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә».

Мин антны яттан укыдым, Петька кәгазьдән укыды. Аннары Петька энә белән бармагын тиште һәм кан белән «П.С.», ягъни Пётр Сковородников дип язды. Мин дә «А.Г.», ягъни Александр Григорьев дип яздым.

Икенчедән, сәгать унда ятырга һәм өчтә өйдән чыгарга кирәк иде. Петя сәгать өчтә тәрәзә төбендә сызгыра. Димәк, юл ачык.

Поезд биш тә кырыкта булырга тиеш иде. Ләкин ул вакытта поезд булмады. Хәзер нишләргә? Иртәнгә кадәр станциядә утырыргамы?

Шул минутта сакаллы бер абый чыкты.

Петя кыюлык белән:

– Абый, Мәскәүгә ничек барырга?

– Мәскәүгә кадәр, энем, биш йөз чакрым.

– Син, абый, әйт кенә: уңгамы, сулгамы?

Абый көлде.

– Сулга.

– Рәхмәт, абый!.. – Санька, киттек сулга!

Слова и выражения

  • өйләнештеләр – поженились
  • ятимнәр йорты – приют
  • күлмәкләр тегә – шьёт платья
  • барлыгы – всего
  • кулланмадык – не использовали
  • зират – кладбище
  • катлаулы – сложный
  • канлы дуслык анты – кровавая клятва дружбы
  • Хыянәт иткән диңгездә күпме ком, урманда ничә агач, яңгырда ничә тамчы икәнен санамыйча гафу ителмәячәк. – Изменивший не получит прощения, пака не пересчитает, сколько в море песка, сколько деревьев в лесу, сколько капель в дожде.
  • көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә – Бороться и искать, найти и не сдаваться
  • яттан – наизусть
  • энә белән бармагын тиште – проткнул иголкой палец
  • ягъни – то есть
  • тәрәзә төбендә сызгыра – свистнет под окном
  • юл ачык – дорога открыта
  • биш тә кырыкта – в пять сорок
  • чакрым – километр

***

Интересно, правда? Сейчас предлагаем вам пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Ике капитан

Тест: Ике капитан

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG