Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чүп яндыру заводына каршы хәрәкәт җитәкчесе Вера Керпель тагын тоткарланган


Вера Керпель
Вера Керпель

Тоткарларга килгән полиция хезмәткәрләре моны Вера Керпельның чакыру белән килмәве өчен дип аңлаткан. Әммә Вера үзе әйтүенчә, ул бернинди дә чакыру алмаган

Казанда чүп яндыру заводы төзүгә каршы иҗтимагый хәрәкәт җитәкчесе Вера Керпельны бүген үзе яшәгән йорты янында тоткарладылар. Керпель үзенең Вконтакте сәхифәсендә туры трансляция алып барды һәм бу хакта хәбәр итте.

Тоткарларга килгән полиция хезмәткәрләре моны Керпельның чакыру белән килмәве өчен дип аңлаткан. Әммә Керпель әйтүенчә, ул бернинди дә чакыру алмаган, ә эшне алып баручы полиция хезмәткәре белән ул берничә көн элек – 29 мартта күрешкән булган. Ул да бернинди чакыру кәгазьләре турында әйтмәгән.

Соңгы тапкыр Вера Керпельне узган атнада тоткарлаганннар иде. 29 мартта аңа каршы мәхкәмә утырышы булды. Керпельга Татарстан хөкүмәте бинасы каршында былтыр августта күмәкләп йога белән
шөгыльләнүне оештырган өчен административ беркетмә төзелгән булган. Соңрак Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе административ эш документларын кире полициягә кайтарды һәм аларны тиешенчә әзерләргә кушты. ​

Чүп яныдру корылмасын Яшел Үзән районына кергән Осиново бистәсендә төзергә җыеналар. Завод төзергә планлаштырылган җир төзелеш инвесторы - "Ростех"ның бер бүлекчәсе булган "РТ-Инвест"ка бирелгән. Анда Казандагы каты калдыкларның яртысын юк итү күздә тотыла. Экологлар, җәмәгать эшлеклеләре, завод төзеләсе Осиново бистәсе халкы төзелешкә каршы чыгып төрле чаралар уздыра.

XS
SM
MD
LG