Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховны сак астында тотуны озайту мәхкәмәсендә ике кеше тоткарланды


Азат Мифтаховны яклау пикеты
Азат Мифтаховны яклау пикеты

Азат Мифтахов 7 майга кадәр сак астына калдырылды. Җинаять эшен тикшерү ахырына якынлаша дип тә хәбәр ителде.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховны сак астында тотуны озайту мәхкәмәсендә ике кеше тоткарланган. Бу хакта "МБХ медиа"га тоткарланучыларның берсе Константин Котов хәбәр иткән. Ул һәм тагын берничә кеше хулиганлыкта гаепләнгән Мифтаховка теләктәшлек белдерергә чәршәмбе кич узган мәхкәмә утырышына килгән булган.

Котов сүзләренчә, башта мәхкәмә тәфтишләре һәм полиция тыңлаучыларны мәхкәмәнең беренче катына этеп чыгарган. Соңыннан аны һәм тагын бер кешене тоткарлаганнар. Аларга тәфтиш таләпләренә буйсынмау турында беркетмә төзелгән.

Азат Мифтахов 7 майга кадәр сак астында калачак. Хөкемдар яклаучыларның Мифтаховны йорт сагына чыгару үтенечен канәгатьләндермәде.

Мәхкәмәдә шулай ук җинаять эшен тикшерү ахырына якынлаша дип тә хәбәр ителгән.

  • 2018 елның 31 гыйнварына каршы төндә Мәскәү читендәге Онежская урамында урнашкан "Бердәм Русия" офисының тәрәзесен ваталар һәм төтен шашкасы ташлыйлар. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килми. Җинаять эше нигезендә берничә кеше тоткарлана, аларның кайберләре тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан азаплауларга дучар булулары турында сөйли.
  • Мифтаховны 1 февраль тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.
  • Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.
  • Соңрак Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны 7 апрельгә кадәр сак астында тоту карары чыгарды.
  • Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG