Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар активисты ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан кыйналуы турында сөйләде


Кырымтатарларны яклап ялгыз пикет
Кырымтатарларны яклап ялгыз пикет

Кырымда тоткарланучы активистларны 27 мартта изоляторга алып барганчы берничә тапкыр кыйнаганнар, тәүлек буена ашатмый тотканнар. Бу хакта Ремзи Меметов адвокатына сөйли алган.

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эше кысаларында 28 мартта тоткарланган кырымтатар журналисты Ремзи Меметов кыйнаулар турында сөйләде.

27 март Федераль иминлек хезмәте һәм полиция хезмәткәрләре аннексияләнгән Кырымда тентүләр уздырды һәм Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләп 20 кырымтатарны тоткарлады. Аларның барысы да "Кырым бердәмлеге" хокук яклау оешмасы активистлары иде.

Дүрт кеше өйләрендә булмаган, өч кешенең тоткарлануы турында икенче көнне генә билгеле була. Ремзи Меметов та тоткарланучылар арасында була һәм адвокаты аша ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан кыйнаулар турында сөйли. Активист Эдем Яячиковның кайда икәне әлегә кадәр билгеле түгел. Полиция кеше урлау турында җинаять эше ачудан баш тарта.

"Безне 27 мартта Аксай шәһәрендә кафеда тоткарладылар. 10-15 кеше керде һәм шунда ук идәнгә егып, кыйный башладылар. Күбрәк аякларга суктылар, башка сугу фәрманы булмады. Шулай да Осман Арифмеметовның башына эләккән, ул аңын югалтты", дип сөйләгән Меметов адвокатына.

Активистның рюкзагында кием-салым һәм 46 мең сум акча булган ди адвокат Эдем Семедляев. "Тоткарлаудан соң ул бу акчаларны күрмәгән. Беркетмәдә ул бөтен алынган әйберләр турында язган һәм акчаларны хатынына тапшыруны сораган. Әлеге вакытка кадәр Меметов әйберләре һәм акчасының кайда икәнлеген белми", дип сөйли адвокат.

"Аларның кулларын богаулап, каядыр урманга алып киткәннәр. Анда аларны тагын кыйнаганнар. Егетләр инде гомерләре белән хушлашырга җыенган. Соңыннан якынча 6 сәгатьләп Тимашевскига алып барганнар. Анда Акмәчеттән ФСБ хезмәткәрләре килгән, башка машинага утыртып Акмәчеткә алып киткәннәр", ди адвокат.

Биредә активистлардан сорау алганнар, гаепләү белдергәннәр һәм 15 майга кадәр сак астына алу карары чыгарганнар. Адвокатлар бу карарларны шикаять иткән.

Соңрак тоткарланучыларны очкычка утыртканнар. Очкычтан төшкәч кенә, активистлар үзләренең Дондагы Ростовта икәнен аңлаган. Аларны изоляторларга илткәннәр. Аякларындагы кыйнау эзләрен теркәгәннәр.

"Крымская бердәмлеге" мәгълүматынча, бөтен активистларны Ростов, Шахты һәм Таганрогның тикшерү изоляторларына таратканнар. Ремзи Меметов белән Риза Изетов, Шабан Умеров һәм Руслан Сөләймәнов утыра. Алар "Хизб ут-Тәхрир" бүлекчәсе оештыруда гаепләнә. Тоткарланган башка кырымтатарлар оешмада катнашуда гаепләнә.

2014 елдан бирле Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 55 кырым мөселманы кулга алынды. Аларның берсе дә гаебен танымый, барысы да дин тотулары өчен эзәрлекләнүләрен белдерә. Күпчелеген "Мемориал" хокук яклау оешмасы сәяси тоткын дип таныды.

27 марттагы күп санлы тоткарлаулардан соң АКШ Дәүләт департаменты Русия хакимияте гамәлләрен тәнкыйть итте һәм кырымтатарларны һәм "гаделсез хөкем ителгән башка украиннарны" иреккә чыгарырга чакырды.

XS
SM
MD
LG