Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтын басуы. Галимҗан Гыйльманов


Текст этой недели – произведение татарского писателя Галимджана Гильманова "Алтын басуы" ("Золотое поле"). Текст адаптирован для изучающих язык, прилагаем аудио, перевод ключевых фраз и тест.

please wait

No media source currently available

0:00 0:19:10 0:00
йөкләү

Беренче бүлек

Авылга: "Мәмәт басуында алтын бар икән!" - дигән хәбәр таралды. Хәбәр һәр өйгә керде. Ниһаять, Җәмиләләр йортына да җитте. Күршедәге Мәрьям карчык керде дә:

- Ишеттегезме, Күркә Фатыйхасының улы Мәмәт тавында алтын эзли ди. Бөтен халык шуны сөйли. Берничә кеше көрәк тотып шул басуга йөгергән. Ә сез бернәрсә белмисез, өйдә утырасыз.., - диде.

Җәмиләнең кичә генә шәһәрдән кайткан улы Зөлфәт чыкты.

- Әни, иртә таңнан бу карчык нишләп йөри?

Җәмилә җавап бирмәде.

- Нинди иртә таң булсын ди инде? Төш җитә бит. Колхоз вакытында без бу сәгатьтә инде әбиткә кайта идек. Әйдә, юын. Мунча ягармын, мунча керерсең...

- Әнкәй, син мине ишетмисеңме әллә? Бу карчык нигә кергән, дим, нинди алтын турында сөйли ул?

- Юк белән башыңны катырма, улым. Ниндидер алтын тапканнар, ди... Бездә бит халык хыялый. Эшләмичә генә баерга телиләр...

Зөлфәт һаман алтын турында сорашты.

- Нинди алтын ул, әнкәй? Бу җирдә нинди алтын булсын?

Бу юлы Җәмилә ишетмәде. Ул нәрсәдер сизә иде кебек.

- Барысы да әйбәттер бит, улым? Нигә әйтмисең? Әлфия ник кайтмады?

- Әйбәт, әнкәй, әйбәт... Борчылма...

Алтын басуы. Сүзлек 1

хәбәр таралды – весть (новость) распространилась
җитте – дошла (весть)
күркә – индейка (зд. прозвище Фатихи)
көрәк – лопата
басу – поле
иртә таңнан – с утра пораньше (с рассвета)
төш – полдень
әбиткә – зд. “на обед”
мунча ягармын – затоплю баню
юк белән башыңны катырма, улым – не забивай голову глупостью, сынок
хыялый – мечтатель
баерга – разбогатеть
сорашты – расспросил
зиһен – сознание

Зөлфәт өйдән чыгып китте. Аның зиһененә "алтын" сүзе керде. "Алтын тапканнар" дигән сүз аңа шәһәрдәге таркалган бизнесын күтәрергә өмет бирде кебек.

Зөлфәтнең эшендә бик зур кыенлык килеп чыкты. Чит ил валютасы "төшеп-менеп" йөрде, фирма таркалды, кешеләр таралды. Баш очында балта кебек кредитлар эленеп калды. Әлеге авырлыктан бер генә чыгу юлы бар иде: фирманың биналарын, товарларын сатарга, кредитны түләргә һәм калган акчага яңа эш башларга... Башы яшь, җаен белә, кабат башлау авыр булмас. Зөлфәт шулай ниятләде.

Мәктәптән соң ул авылга сирәк кайткан икән. Башта укыды, икътисадчы, юрист дипломнары алды. Аннары үз эшен башлады. Шулай ун ел узды. Фатир, затлы машина алды. Туйсыз гына сабакташ кызы Әлфия белән яши башлады. Зур мәхәббәт юк, әмма аңлашып яшиләр...

Алтын басуы. Сүзлек 2

таркалды – развалился (бизнес)
таралды – разошлись (люди)
кыенлык – сложность
баш очында балта кебек – как топор над головой
җаен белә – знает, как надо
ният – намерение
сирәк – редко
икътисадчы – экономист
затлы – дорогая (машина)
аңлашып яшиләр – живут в понимании
койма буенда – вдоль забора

Озак уйланып утырды Зөлфәт. Кинәт өйдән ник чыкканы, авылда алтын тапканнары турында исенә төште.

Туктале... Бу сүзләр дөрес булса?.. Тапканнар ди бит! Бар монда алтын, бар!

- Нәрсә, син дә алтын турында уйлыйсыңмы, Зөлфәт улым?

Әллә ишетелә башлады инде...

- Син кем? Син кайда?

- Мин монда, Шакир бабаңны танымыйсыңмы әллә?

Койма буенда Шакир карт тәмәке тартып утыра икән.

- Ак бабай? Синме бу? Минем алтын турында уйлаганны каян белдең?

- Белдем. Бу минутта бөтен авыл шул турыда уйлый.

- Син дә уйлыйсыңмы?

- Юк, мин алтын турында уйлаучылар турында уйлыйм.

- Ничек инде? Сиңа алтын кирәкмиме?

- Инде кирәкми. Ходай миңа тагын берничә ел сәламәт тормыш бирсә, шул җитә.

- Синеңчә, гомер алтыннан да кадерле инде алайса?

- Гомер түгел, берничә сәламәт ел.

- Аннары?..

- Аннары... юлга. Җәннәттә алтын кирәкми, - дип елмайды Шакир карт.

- ...Әйт әле, Ак бабай, син бу турыда нәрсә уйлыйсың? Эшләп карыйммы?

- Нишләмәкче буласың?

- Кеше нәрсә эшли, шуны эшлим. Иртәгә үк, көрәк тотып, шул тауга менәм. Мин дә бәхет сынап карыйм.

- Бик кирәкмни соң сиңа алтын?

- Кирәк шул. Яңа эш башларга кирәк.

- Табылдык алтын белән яңа эш башлап булыр дисеңме?

- Була, Ак бабай, була.

Карт бераз уйланып торды.

- Тагын бер юл бар. Алтын тавын тулысынча үз кулыңа алу. Тау синеке булса, димәк, андагы алтын да синеке булачак.

- Колхоз белән килештереп булырмы соң?

- Колхоз таралды. Бер фермасы гына тора. Анда утыз сыер, ике доярка, бер сотник кына хәзер. Җирләр сатылды. "Алтын басуын" бер кеше үз казнасына алган. Безнең кеше түгел, ят кеше. Ул бу җирләрдә инде берничә ел бернәрсә чәчми. Кабат сатар өчен, җир бәясе артканын көтә, ди. Авыл советында ул кешенең адресы, телефоны бар. Бер елны үзем сөйләшеп карадым. Ник чәчмисең, дидем... Әлегә мин чит илдә, кайткач сөйләшербез, диде. Кайтмады, сөйләшмәде...

Алтын басуы. Сүзлек 3

кадерле – дорог(а)
җәннәт – рай
нишләмәкче буласың – что собираешься делать
бәхет сынап карыйм – попытаю счастье
табылдык – находка
бераз – немного
килештерү – согласовать
сыер – корова
ят – чужой
чәчми – не сеет
җир бәясе артканын көтә – ждет, когда подорожает земля
уйга калды – задумался
тоя – чувствует
иренмәскә – не лениться
җитәрме – хватит ли?
кредитка бүтән керми ул – больше он в кредит не влезет
ант итте – поклялся

Зөлфәт уйга калды. "Ә нәрсә, шәп идея бит бу! Басуны ала да рәхәтләнеп алтын эзли. Алтын бар анда, ул моны тоя (сизә). Иренмәскә генә кирәк... Туктале, җир кыйбат микән монда? Акчасы җитәрме? Җитмәсә, кредит алыр. Юк, кредитка бүтән керми ул... Ант итте…»

Бу юлы да Шакир карт аның уйларын белде.

- Әллә ни кыйммәт түгел. Синең генә көч җитәрлек.

- Ә? Каян беләсең миндә күпме акча барын?

- Беләм. Йөзеңә карап беләм. Сөйләшүеңә карап, киемеңә карап беләм.

- Ай-һай, серле кеше син, Ак бабай...

- Мин бит инде бер аягым белән дөнья чигенә баскан. Андый вакытта күңел барысын да тоя ул, Зөлфәт улым.

Алтын басуы. Сүзлек 4

дөнья чигенә баскан – (одной ногой) на краю (на той стороне земли)
хупламады – не одобрил
казынасыңмы – копаешься?
тыяр иде – запретил бы
вафат булды – умер
күрештеләр – встретились
барыгыз – все (вы)
ятим – сирота
кияүгә чыктым – вышла замуж
ялгыштым – ошиблась (ошибся)
аерылыштым – развелась (развелся)
гаилә – семья
алтын куллы – (человек) с золотыми руками
алтын йөрәкле – (человек) с золотым сердцем
хакыйкать – истина
кичерү – простить
алган бәядән кыйммәтрәккә – дороже, чем купил(а)
балчыктан өелгән – наваленная землей (дамба)
үкенде – пожалел (о чем-то)
казып бетергән – перекопал(а)
афәт – беда (бедствие, напасть)
һәйкәл кебек – как памятник
көрәк – лопата

Икенче бүлек

Әнисе улының ниятен хупламады.

- Шулкадәр укыдың, кеше булдың, шушы балчыкка кайтасыңмы инде? Юк алтынны эзләп, тау башында казынасыңмы? Әтиең исән булса, тыяр иде, мине тыңламыйсың шул син...

Әтисе вакытсыз китте шул. Колхоз дип, уңыш дип, икмәк дип... Механизатор иде, гомер буе тракторда эшләде. Кырда салкын тиеп вафат булды. Зөлфәткә җиде генә яшь иде.

Авыл советында сыйныфташы Гөләндәм эшли икән. Укытучылыкка укып, бераз шәһәрдә яшәгәч, авылга кайткан. Соңгы сыйныфларда укыганда Зөлфәт аны берничә тапкыр озаткан иде. Бөтен кеше: "Болар бергә булыр ахры", - дип сөйли иде... Аннары юллары аерылды. Бүген авыл советы коридорында күрештеләр. Икесенә дә уңайсыз булды. Зөлфәтнең элекке хисләре әле сүнмәгән иде кебек.

- Син авылда калырга уйладыңмы, Гөләндәм?

- Шулай уйладым. Мин дә калмагач, кем кала?.. Барыгыз да киттегез, авыл ятим хәзер. Әнә, кырлар, яланнар, күлләр, чишмәләр – барысы да ятим. Без үскәндәге авыл юк инде ул, Зөлфәт...

- Алайса... Нигә шәһәрдә генә төпләнмәдең?

- Ә син нигә кире кайттың?

- Минем тарих башка, Гөләндәм.

- Юк, шул бер тарих бу, Зөлфәт. Авыр чакта барыбыз да авылга кайтып сыенабыз. Ул барысын да күтәрә, киң күңелле, мәрхәмәтле, миһербанлы безнең җир. Сине дә, мине дә сыендыра...

- Үзең нихәлләрдә соң, Гөләндәм?

- Мин шәһәрдә эшләдем, кияүгә чыктым. Әмма ялгыштым. Җиде айдан аерылыштым, монда кайттым. Үзеңнең гаиләң бармы соң?

- Бар да, юк та.

- Ничек инде?

- Ялгыз түгел – якын кешем бар, әмма хатыным, балаларым юк...

- Алтын тапсаң, кире шәһәргә китәсеңме?

- Тапсам, бәлки калырмын, тапмасам – китәм.

- Димәк, китәсең...

- Нигә алай дисең, Гөләндәм?

- Юк бездә алтын. Алтын куллы кешеләр бар, алтын йөрәкле абзыйлар, апайлар бар... Очраклы гына табылган бер кисәк алтыннан халык тилерде... Колхоз да онытылды, язгы мәшәкатьләр дә... Күпләр үз гаиләләрен дә онытты... Дөрес түгел бу. Хакыйкать тирәндәрәк...

- Ярый, Гөләндәм, мин китим инде. Рәхмәт сиңа. Документлар өчен, авылга карашың өчен. Аннары... кичерүең өчен.

- Кемне?

- Мине... Теге вакытта кыюрак булмаганым өчен. Безнең тормышлар башкача булыр иде. Син минем күңелемдә иң якын, иң кадерле кеше...

Алтын басуы. Сүзлек 5

мылтык – ружье
чарасызлыктан – от безысходности
эчә башлады – начал пить
сөрергә – пахать
алтын тирәндә ята – золото лежит на дне
исерек – пьяный(ая)
асылы кыяфәттә түгел – дело (настоящее) не во внешности
җылы сүзеңне җәлләмә – слов теплых не жалей
кырынган – побрился
чәчү чәчмибез – сеять не будем
ишегалдында – во дворе
кадак – гвоздь
шөреп – шуруп
бакыр – медь
җиз – латунный сплав (медный)
авылдаш – односельчанин
ике яшь кече – на два года младше
кузгалмады – не двигался
хәлне Гөләндәм коткарды – ситуацию спасла Гөләндәм
авырлык белән – с трудом
урындыклар өстенә егылды – упала на стулья

Өченче бүлек

Зөлфәт Мәмәт басуы хуҗасын Казандагы бер банкта тапты. Бу Николай Петрович исемле кеше иде. Ул Зөлфәткә җирне алган бәядән кыйммәтрәккә сатарга риза булды.

Зөлфәт авылга кайтты һәм Мәмәт тавына китте. Бу тауга аның беренче тапкыр килүе иде. Басу урынына ул балчыктан өелгән дамба күрде. Хәтта җирне алуына да үкенде.

Җирне халык казып бетергән. Барысы да алтын табарга телиләр. Ничек туктатырга бу афәтне? Кемнән киңәш сорарга? Кемнән булсын, Ак бабайдан, әлбәттә!

Дүртенче бүлек

Ак бабай, һәйкәл кебек, һаман шул урында утыра иде.

- Ни хәлләр, Ак бабай? Исән-саумы?

- Исән-сау әлегә. Үзеңнеке бик әйбәт түгел ахры.

- Каян беләсең, Ак бабай?

- Җирне алдыңмы?

- Җир – минеке, тик... Мин аны нишләтергә белмим. Анда бөтен авыл казына. Мин дә алар янына көрәк белән барыйммы, әллә мылтык белән каравылга барыйммы...

- Син кешеләргә ачуланма, Зөлфәт улым. Алар чарасызлыктан йөри анда. Колхоз ун ел элек таралды. Кем соңгы сыерын сатты, кем эчә башлады, кем читкә китте. Аңла авылдашларыңны... Һәм кичер.

- Миңа нишләргә соң хәзер? Бөтен басуны казыганнар.

- Сөрергә кирәк.

- Син көләсеңме, Ак бабай? Нинди сөрдерү! Каян алыйм мин трактор?

- Фәнилдә трактор бар. Сөрдерергә кирәк. Алтын тирәндә ята ул.

- Күрдем мин ул тракторчы Фәнилне. Үзгәргән ул. Исерек.

- Кеше турында нәтиҗә ясарга ашыкма. Кешенең асылы кыяфәттә түгел, җанда. Өенә бар, җылы сүзеңне жәлләмә. Бераз акча бир, ярдәм ит аңа. Ул синең беренче ярдәмчең булыр әле.

Зөлфәт моңа күңеле белән ышанмады. Әмма Шакир картны тыңлады.

Бу юлы Фәнил кырынган, юынган иде. Кичәге исереккә бер дә охшамаган.

Ләкин Зөлфәтне сөендерергә ашыкмады.

- Оныт син ул тракторны. Үлде ул. Ун ел элек үлде, - диде ул.

Шулай да, чәчү чәчмибез, алтын эзлибез дигәч, тракторчы Фәнил эшкә риза булды.

Бишенче бүлек

Тракторны төзәттеләр. Зөлфәт каяндыр металл эзли торган җайланма тапты. Ишегалдында тикшереп карады һәм бер уч кадак, бер уч шөреп, бер уч бакыр акча, ике җиз төймә, чулпы тәңкәсе һәм иске гильза.

Хәзер эшне башларга, эшчеләргә түләргә акча кирәк иде. Кредит алу турында Зөлфәт уйламады. Гөләндәм янына барырга булды.

Бүлмәдә Зөлфәтнең авылдашы, үзеннән ике яшь кече Замир утыра иде.

- Замир, зинһар. Чык әле. Гөләндәмгә бер-ике сүз әйтәсем бар.

Замир кузгалмады. Икесе дә бер-берсенә карап тордылар. Хәлне Гөләндәм коткарды.

- Замир, бар, чык.

Замир бер Гөләндәмгә, бер Зөлфәткә карады да авырлык белән торды. Чыкканда җилкәсе белән Зөлфәтне этте. Зөлфәт урындыклар өстенә егылды.

- Нәрсә булган аңа?

- Нәрсә булсын, көнләшә.

- Миннәнме?!

- Кемнән булсын?! Авылда бүтән ирләр юк, син дә ул калдыгыз.

- Ә син? Синең аңа карашың ничек?

- Туктале, Зөлфәт! Синең соравың шушы идеме? Сүзең булса, әйт. Миңа эшләргә кирәк.

- Гөләндәм, беләсеңме, мин сине беркемгә дә бирмәячәкмен!

- Сүзең нинди, Зөлфәт?

- Фу, баш буталды... Эш болай: җир бар, трактор белән тракторчы бар, запчастьлар алынды, трактор ремонтланды.

Ләкин... акча бетте. Ягулыкка, хезмәт хакы түләргә, башкага акча кирәк! Ярдәм итә алмыйсыңмы? Алтын тапкач кайтарам!

- Әйтмә шул сүзеңне, Зөлфәт! Юк монда алтын. Ниндидер бер малай ялтыравык таш кисәге тапкан. Хәзер бөтен халык алтын дип тилерде... Үзеңә көлке түгелме?

Зөлфәттә дә горурлык бар. Ул:

- Аңладым, пока! – дип ишеккә китте.

- Тукта! Фермерлык яки игенчелек белән шөгыльләнгән кешеләргә дәүләт миллион сум субсидия бирә. Ләкин син бу программага кермисең.

- Нигә?

- Син бит иген икмисең, алтын табып баерга телисең... Андыйларга дәүләт ярдәм итми.

Зөлфәт бераз уйланды.

- Димәк, нәрсәдер чәчергә кирәк... Ярый, чәчермен. Ул вакытка кадәр мин алтынны инде табам!

- Ярый, документларны әзерләрмен, иртәгә кил.

Алтынчы бүлек

Субсидия акчасын алу авыр булмады. Чәчү орлыклары да тапты.

Икенче көнне Шакир карт әйткән сәгатьтә басуга еиттеләр.

Басуга җан керде. Трактор тавышы бөтен Мәмәткә ишетелде.

Зөлфәтнең кәефе әйбәт. Ул трактор артыннан металл эзли торган байланма тотып барды. Тимер, төймә, кадак, кашык, пычак, сугыш вакытындагы гильзалар чыкты… Акча да табылды. Зөлфәт моңа аеруча сөенде. Акча булган җирдә алтын да бардыр!..

Җиденче бүлек

Өч көндә җиде гектар җир сөрелде. Мәмәт кыры матурланды. Табигать тә ярдәм итте. Яңгыр яумады, кояш балкыды.

Тик алтын гына табылмады. Бер калай кисәге күренде. Бөтен өмет шунда иде. Ләкин бу чүпрәккә төрелгән китап иде. Шакир картны чакырдылар. Ул: "Бу изге Коръәнебез",- диде. Китап эченнән кәгазь кисәге дә чыкты. Шакир карт укыды: "Җәмәгать! Бүген мәчетебезнең манарасын җимерделәр. Догалы китапларны яндырдылар, муллаларны мыскылладылар. Шушы Коръән китабын гына саклап калдык. Сез – киләсе буын аны табар дип өметләнәбез. Авыл мөселманнары!"

Халык сүзсез калды. Барысы да бер әйбер турында уйлады: авылларында мәчет юк бит! Зөлфәткә дә бу уй тынгылык бирмәде.

Ул Шакир картка:

- Ак бабай, бу изге китап синдә саклансын. Мәчет салгач, шунда куярбыз.

Шакир карт Зөлфәткә:

- Борчылма, улым. Алтын табылыр әле,- диде.

- Юк, Ак бабай, мин ул турыда уйламыйм. Шушы басуда без изге Китап таптык, шушы басуда минем әти үлгән. Халык өчен бик мөһим җир бу. Аны сөреп яхшы эшләдек.

Басуга Гөләндәм белән Җәмилә дә килделәр. Алтын табылмады, ләкин авыл халкы бәхетле иде. Чәй янында чәчү, амбар төзү, кое казу турында сүз барды...

Сигезенче бүлек

Чәчү уңышлы узды.

Зөлфәт инде бер ай Казанда булмады. Ниһаять, бер көнгә китте. Өй буш, Әлфия юк иде.

Телефоннан: "Фәннәр кандидаты булуым, инглиз телен өйрәнүем, чит ил делегацияләре белән эшләвем пычрак авылда яшәр өчен булмады. Хуш",- диде...

Зөлфәт авылга китте. Ул ялгызлык һәм шул ук вакытта киләчәккә өмет хис итә иде.

Өйдә аны алтын тапкан малай көтте.

- Зөлфәт абый синме?

- Мин.

- Мин теге алтынны күрсәтергә килдем. Ул алтын түгел... Мин тикшердем. Ул калай кисәге икән...

Алтын басуы. Сүзлек 6

көнләшә – ревнует
ягулык – топливо
ялтыравык таш кисәге – кусок блестящего камня
тилерде – с ума сошел (сошла)
кояш балкыды – светило солнце
калай кисәге – кусок металла
өмет – надежда
чүпрәккә төрелгән – завернутый в тряпку
мәчетебезнең манарасын җимерделәр – разрушили минарет мечети
яндырдылар – сожгли
мыскылладылар – надругались
саклап калдык – спасли
тынгылык бирмәде – не давало покоя
изге Китап – священная книга
кое казу – рыть колодец
буш – пустой
ялгызлык – одиночество
бодай – пшеница
яшелләнде – позеленел(о)
саф – чистый
ихлас – искренний
башларын түбән ияләр – низко склоняют головы

Тугызынчы бүлек

​Менә кайда ул алтын! Менә кайда ул байлык!

Сөрелгән басуда бодай үсә. Авыл кыры матурланды, яшелләнде.

Мәмәт тавы буйлап икәү атлый. Бу Гөләндәм белән Зөлфәт. Бүген аларның күңеле саф, ихлас...

Бер җирдә трактор тавышы ишетелә.

Бу минутта "табылган" алтын туында кешеләр оныткан... Яңа мәчеткә җомга намазына баралар. Кайберләре Мәмәт тавына карый һәм шунда ук "алтын тарихы" исләренә төшеп башларын түбән ияләр.

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG