Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы башкорт җәмгыяте "карга боткасы" йоласын уздырды


"Карга боткасы"нда катнашучылар
"Карга боткасы"нда катнашучылар

Чаллыдагы башкорт җәмгыяте җитәкчеләре әйтүенчә, 2010 елгы җанисәп нәтиҗәсендә Чаллыда 13 меңгә якын башкорт яши. Шулай да соңгы елларда Чаллыдан Башкортстанга кайтып китүче гаиләләр дә күренә башлаган.

"Карга боткасы" бәйрәме 6 апрель көнне шәһәрнең Җиңү паркында узды. Төштән соң башланган әлеге чара уңаеннан оештырылган сәхнәдә музыка, җыр биюләр башлангач, паркка ял итәргә килгән халыкның бер өлеше шушында җыйналды. Биредә җыйналган халыкка башкортча һәм урысчалап "карга боткасы" бәйрәме башлануын, аның ерак бабалардан килүен белдерәләр.

Сәхнәгә беренче булып Чаллыдагы Халыклар дуслыгы йорты каршындагы башкорт якшәмбе мәктәбе укучылары күтәрелә һәм тамашачыларны җырлар белән сәламлиләр. Шушы котлаулардан соң Чаллыдагы “Гөлнәзирә” башкорт төркеме, "Җәүһәр" татар җырчылары төркеме һәм аерым үзешчәннәр чыгышлары тәкъдим ителә. Алар арасында Гөлүзә Уралбаева, Гайнетдин Хисамов, Әнисә Бикбулатова һәм башкалар бар иде. Чара барышында ботка пешеп җиткәч, аны "сихерче карчык"ның (алып баручылар аны "баба-яга" диделәр) урлап китүен дә, ботканы саклап калу чараларын да тасвирладылар. Шулай ук балаларның каеннар арасына ботка кертеп салулары да сүрәтләнде. Монысы кошларны туйдыру өчен икәнлеге әйтелде.

Чаллыдагы башкорт оешмасы җитәкчесе Рамилә Йосыпова "Азатлык"ка әйтүенчә, бу чараны оештыруда Халыклар дуслыгы җитәкчелеге ярдәм күрсәткән. Шулай ук үзләре дә акча җыешып бәйрәмгә өлеш керткәннәр. “Электән авылларда шулай булган, бәйрәмгә кемдер май, ярма, сөт, йомырка биргән. Менә шуларны истә тотып, оешма әгъзаләре һәрберсе өлеш кертте", диде ул.

Инде "карга боткасы" йоласының эчтәлегенә килгәндә, Рамилә ханым фикеренчә, монда балаларга кечкенәдән җиргә, табигатькә, кошларга сакчыллык күрсәтү өндәмәсе ята.

Быел әлеге бәйрәмгә Башкортстаннан кунаклар килмәгән. "Чөнки 30 мартта гына алар Казанда Татарстан башкортлары корылтаенда катнаштылар. Шуңа аларны борчып тормадык. Алдагы елда каяндыр ярдәм алып, ерактанрак кунаклар чакырырга да исәп бар", ди Йосыпова.

Ул шулай ук Чаллыда туып Башкортстанга яшәргә кайтып китүче башкорт гаиләләре булуын да белдерде.

XS
SM
MD
LG