Узган җомга Казанга Мәскәү сәясәтчесе Дмитрий Гудков килеп китте. "Казан" кунакханәсе залында ул халык белән очрашты. Очрашуда сүз бүгенге сәяси вазгыять, чүп яндыру заводына каршы көрәш, оппозицияне берләштерү юллары турында барды. Гудков көз көне Татарстан дәүләт шурасына узачак сайлау алдыннан халыкны да, оппозиция вәкилләрен дә берләшергә чакырды.
Халык бу очрашу турында белмәгәнме, әллә сәяси хәлләргә, бигрәк тә чүп яндыру заводы төзелешенә битарафмы – йөз кешелек зал тулы түгел иде. Шуңа карамастан, ике сәгатьлек дип каралган очрашу өч сәгатькә сузылды, ахырдан Дмитрий Гудков журналистлар белән берәм-берәм очрашып, тагын өч сәгать дәвамында әңгәмә бирде. Төнге 12 тулып киткәндә чүп яндыру заводы төзелешенә каршы активистлар төркеме белән очрашты.
"Казанга экологик фаҗига яный"
Дмитрий Гудков халыкның күпчелеге чүп яндыру заводы китерәчәк фаҗига турында белми, аны бар яклап алдыйлар дип саный һәм мәгълүмат тарату мөһимлеге турында әйтә.
— Мин беркайчан да үземне экология активисты булып китәрмен дип уйламаган идем. Көннәрнең берендә минем дачадан 12 чакрым ераклыкта гына чүп яндыру заводы төзи башладылар һәм мин аның проекты, зарары турында кызыксына башладым. Танышлар аша таптым да, укып чыккач котым алынды. Ахыр чиктә чүп яндыру заводларының проектын да, алар китерәчәк зарарны билгеләгән экспертиза нәтиҗәләрен дә халыктан яшерделәр.
Завод турында сөйләгәндә, аны япон технологиясе буена эшләнә диләр, ләкин чынлыкта бу алай түгел. Япон технологиясе буенча, чүп 13 баскычлы фильтр белән яндырылырга тиеш, ә монда нибары өч баскычлы фильтр каралган: күмер белән юеш чүпрәк дип күзалдына китерегез. Нәтиҗәдә чүп яндыру заводыннан бүленеп чыккан диоксинның зыяны 100 квадрат километр радиуска җитәчәк. Сездә төзелүче заводтан Казан үзәгенә кадәр 20-25 чакрым ара бардыр. Диоксин һаваны, туфракны агулаячак. Бу төрле авыруларга гына түгел, мутацияләргә дә китерәчәк. Америка диоксинны Вьетнамда сугыш вакытында кулланган, аның нәтиҗәләре турында интернеттан табып укый аласыз. Гомумән, мондый бер завод Америкадагы 77 чүп яндыру заводы кадәр диоксин бүлеп чыгарачак. Алга киткән илләрдә, Европада гына түгел, хәтта Кытайда да чүп яндыру заводларыннан әллә кайчан баш тарттылар инде. Чөнки фильтрларны сатып алу завод салу кебек кыйммәт тора, ә аларны даими алыштырырга кирәк. Анда чүпне аралыйлар һәм яндырырлык чүп гаять аз кала, анысы да 13 кат фильтр аша узып юк була, дип сөйләде Дмитрий Гудков.
2024 елга Мәскәү тирәсендә генә 15 завод төзелеп, ил күләмендә аларның саны йөздән артып китәчәге турында да әйтелә. "Алайса бу заводны төзү хөкүмәткә нигә кирәк, алар моны белмиме?" дип кызыксынды очрашуга килүчеләр. Гудков моны Чемезов, Шипеловларның (заводны төзиячәк ширкәт җитәкчеләре - ред.) халыкка төкереп карап, мөмкин кадәр күбрәк акча үзләштерү теләге белән аңлата.
Бу заводны төзиячәк Чемезов, Шипеловлар шул акча турында гына уйлый. Аларга хәтта сезнең регион башлыклары да каршы тора алмый
— Зарарын барысы да беләләр. Галимнәр бу проект документациясен күргәч чаң кага башлаган иде инде, тик хакимият алар әзерләгән экспертиза нәтиҗәләрен яшерен итте. Монда мәсьәлә бик гади тора: бер завод салуга 32 миллиард сум акча бүлеп бирелә. Чынлыкта экспертлар бер заводның бәясе 16 миллиард дип исәпли. Бер заводтан гына да күпме үзләштерәчәкләре аңлашыла. Сездә завод төзиячәк "РТ-Инвест" ул шул ук "Ростех"ның "баласы" инде. Аның башында торып, бу заводны төзиячәк Чемезов, Шипеловлар шул акча турында гына уйлый. Аларга хәтта сезнең регион башлыклары да каршы тора алмый. Мәскәү бит чүпне аралауга күчмәкче иде инде. Шушы Чемезев белән Шипелов килде дә, барын да үзенчә корды. Прокуратураны, федераль иминлек хезмәтен шулар тота. Бу коррупцион проект! Аларны халыкның агуланачагы, балаларның төрле мутацияләр белән туасы борчымый. Аннары алар чит илгә чыгып таярга ниятлиләр – шул гына. Мин бар халыкны чүп яндыру заводларына каршы көрәшкә чакырам, диде Дмитрий Гудков.
Моның өчен ул үзләре үк эшләгән "Экоубер" дигән софт барлыгын, аны Казандагы берәр лидерга тапшырып, халыкны оештырырга теләвен дә яшерми. Бу әсбап аркылы активистлар яшерен рәвештә аралаша һәм шәһәрнең төрле урыннарында ялгыз пикетлар оештыра яки бердәм рәвештә митингларга чыга алачак икән. Бу үзенә күрә берләшү инструменты булып хезмәт итәргә тиешле програм һәм әсбапта бик күп төрле шәһәрләр билгеләнеп, шул рәвешле ил күләмендә бөтенрусия экология хәрәкәте оештырырга мөмкин дип исәпли Гудков.
Көз көне Татарстан дәүләт шурасына булачак сайлау алдыннан халыкка да, оппозиция вәкилләренә дә берләшергә кирәк
— Гомуми митинг булган очракта анда 10 мең кеше чыгу да җитә. Аларны җыю бик авыр, чөнки халыкны куркытып торалар, телевизор аша бөтенләй башка төрле пропаганда бара. Ләкин көз көне, сентябрь аенда Татарстан дәүләт шурасына булачак сайлау алдыннан халыкка да, оппозиция вәкилләренә дә берләшергә кирәк. Сайлауга баручы намзәтләрдән шушы мәсьәләне күтәрүне таләп итәргә, ә инде оппозиция вәкилләренә бердәм булып, сайлауда актив рәвештә үз күзәтүчеләрегезне куярга тәкъдим итәм.
Без Мәскәүдә 2600 сайлау урынына күзәтүчеләр куеп, хәрәмләшүне бетерүгә ирештек. Болотныйга халык нигә чыкты? Шул хәрәмләшү булганга. Хәзер хакимият моның кабатлануыннан курка. Сезгә дә күзәтүчеләр куеп, шундый очракларда тавыш чыгарырга кирәк. Ә андый очракларда мин ярдәм итәргә әзер, диде Дмитрий Гудков һәм күзәтүчеләр өчен эшләнгән софтның серсүзләрен дә төбәктәге лидерларга бирү мөмкинлеген әйтте, күзәтүчеләрне дә берләшергә чакырды.
Татарстан читтән карап торганда бик матур регион, ләкин монда –солтанлык!
— Татарстан читтән карап торганда бик матур регион, ләкин монда — солтанлык! Сайлауларда хәрәмләшү булганын да беләбез, дип белдерде ул.
Дмитрий Гудков хәзерге вакытта Үзгәрешләр фиркасе теркәү кыенлыклары турында да сөйләде. Юстиция министрлыгы башта бик күп төрле хаталар тапкан булып, аларны төзәттерсә, азактан фирка рәислегенә Дмитрий Гудковны тәкъдим итүче низамнамәне яраксыз дип тапкан.
— Шул ук низамнамә белән президентлыкка намзәтне сайларга ярый, ә менә фирка рәисе булырга ярамый икән ләбаса, диде ул.
Дмитрий Гудков Мәскәү шәһәре думасына сайлауда катнашачагын да әйтте. 2021 елда Русия думасына тагын бер кат сайланырга барырга теләвен дә яшермәде.
— Мин Русия думасында бердәнбер бәйсез депутат булганда гына да күп эшләр эшли ала идем. Бүген мин депутат булсам, чүп заводларының зарары турындагы экспертизаларны сер итеп саклатмыйча, бөтен проект документын соратып алып, халыкка чыгарып фаш итәр идем. Сезнең каршыда әзер документлар белән басып торыр идем, баш прокурорны чакыртып, ник сез чүп яндыру заводына каршы көрәшүче активистларны эзәрлекләүләрне тикшермисез, дияр идем. Шуңа мин сайлауда катнашырга телим дә, диде ул.
"Бу хакимияткә ике-өч ел вакыт калды"
Дмитрий Гудков белән аерым очрашып, аның Русия киләчәгенә карата фаразлары, милли республикаларны юкка чыгару, регионнарны кушуга мөнәсәбәте турында сораштык.
— Дмитрий әфәнде, "Свобода" радиосына биргән интервьюда сез әтиегезнең 1987 елда ук илнең куркыныч астында булуын һәм шуның белән аның таралачагын фаразлавын әйткән идегез. Сезнең фаразлар нинди? Алга таба ил белән ниләр булачак?
— Әти контрразведкада эшли иде һәм 1986 елда АКШка дипломат булып барды. Ул аннан кайткач: "Без алга киткән илләрдән 50 елга артта калабыз, ил таралачак", диде. Хәзер мин Русиянең башка илләрдән 70 елга артта калуын әйтә алам.
Путин илне тулы изоляциягә алып бара, ә элита башка илләр белән бердәм яшәргә тели
Пенсия реформасы нәтиҗәсендә Путинның рейтингы бик нык төште. Бу рейтинг төшүне хәзер инде берни дә туктата алмаячак. Путин илне тулы изоляциягә алып бара, ә элита башка илләр белән бердәм яшәргә тели. Үзгәрешләр булачак, ләкин мин оптимист булып калырга телим һәм ил таралуга, гражданнар сугышына ук барып җитмәбез дип уйлыйм. Путиннан соң демократлашу, элиталар бүленеше булачак. Җәмгыятьтә һәм элитада акыллы фикер йөртүчеләр байтак, шулар ярдәмендә бу этапны, транзитны тыныч кына, позитив рәвештә кичеп булыр дип уйлыйм. Хәзер хакимияткә әкренләп 80нче елгылар килә. 1950 елдагы бэби-бумнан соң күпләп туган икенче буын шул 1980нче елгылар булды. Без әз генә Советларда да яшәп калган кешеләр, 90нчы елларны да күрдек. Безнең буын хәзер илдәге төрле вакыйгаларның башында тора. Тарихны карасак та, 30 ел саен элита үзгәреп тора.
— Күптән түгел илдә яңа биш салым гамәлгә керде. Башкортстанда гомуми төстә табибларның эштән китүен дә күргәнсездер. Азык-төлекне нурландыруга, чүп яндыру заводы төзүләргә дә халык каршы, митингларга чыга. Платонга каршы торып, йөк ташучылар юлларда басты. Һәркемнең кесәсендә хакимияткә үз йодрыгы бар. Шушыларны күрә торып та халык күтәрелмәс дип әйтеп буламы?
Инкыйлабка кадәр үк барып җитмәс, мөгаен. Ләкин бу хәл барыбер хакимиятнең алышынуына китерер дип уйлыйм
— Халык ризасызлыгы чагылган андый күтәрелешләр булачак, бу – 100%. Тик инкыйлабка кадәр үк барып җитмәс, мөгаен. Ләкин бу хәл барыбер хакимиятнең алышынуына китерер дип уйлыйм. Чөнки бу хакимият инде безнең белән идарә итә алмый. Алар һаман үзләренең папкаларын укып утыра, телеграм каналларны, интернетның нәрсә икәнен дә аңламый. Суверен интернет турында сүз чыккач, без моны бик яхшы аңладык. Яшьләр аларга динозаврларга караган кебек карый. Алар заманадан артта калды, искерде. Алар халыкны агулаучы заводлар төзи, илне фаҗигагә таба алып бара. Хәзер яңарак һәм нәтиҗәлерәк ысуллар белән эшли белүче яңа буын җитеште.
— Сезнеңчә, хакимият кайчан алышыначак?
— Күчеш башланды инде, тагын күп дигәндә ике-өч ел булыр дип уйлыйм.
— Хәзер регионнарны берләштерү, зурайту булачак дигән сүзләр йөри. Сез моңа ничек карыйсыз?
Регион бюджетыннан Мәскәүгә салымның 75-80% түгел, ә яртысын гына бирергә кирәк
— Начар карыйм, чөнки зур субъект белән идарә итү авыр. Регионнарны кушу җирле үзидарәләрнең вәкаләтләре тагын да кимүгә китерәчәк. Сәясәт кире юл белән барырга: федерализмны ныгытып, вәкаләтләрне регионнарга тапшырырга тиеш. Төп стратегия шушы. Хәзерге кебек регион бюджетыннан Мәскәүгә салымның 75-80% түгел, ә яртысын гына бирергә кирәк. Алай эшләгәндә, регионның мөстәкыйльлеге артачак. Сенаторларны, губернатор һәм регион башлыкларын да өстән куймаска, ә сайлатырга. Ә регионнарны кушу – ул үзәкләштерү. Димәк, җирлектәге җитәкчеләр инде идарә итә алмаячак та. Ә мин җирлекләр кулына күбрәк хакимият бирү яклы. Регион башлыкларына гына түгел, ә җирле депутатларга да, мәсәлән. Болай бит хакимият монополиясе генә булдырыла, бу дөрес юл түгел, минемчә.
— Регионнарны эреләтү милләтләрне юкка чыгару өчен эшләнмиме? Бер ил – бер милләт дигән шигар яңгырый башлаганга да берничә ел бит инде.
Илдә милли проблем юк. Милләтчелек – ул халыкның башка өлкәләргә карата тупланган ризасызлыгы
— Илдә милли проблем юк дип саныйм. Русия думасыннан ук минем булышчым, мәсәлән, Татарстан кызы Рәмилә Ибраһимова. Ул татарча сөйләшә һәм бездә милләтләрне аерып карау юк. Милләтчелекне мин халыкның башка өлкәләргә карата тупланган ризасызлыгы дип уйлыйм. Аның канәгатьсезлеге җыелып килгән-килгән дә, ниндидер радикаль юнәлешкә кереп киткән. Психологиядә бу сублимация дип атала. Энергияне, протестны бер юнәлештән икенчегә күчерү. Чынлыкта милли проблем юк ул.
— Бердәм дәүләт имтиханын илкүләм бары тик урысча гына бирдерү, мәктәпләрдә татар теле дәресләрен укытуны тыю ул проблем түгелме?
Бердәм дәүләт имтиханы да стандарт була алмый. Ләкин мин ниндидер телнең мәҗбүри укытылуына да каршы
— Монда бит проблем тирәнрәк. Ул Мәскәүнең регионнардан вәкаләтләрен тартып алуы, барысына да бердәм стандартларны тагуы. Мәскәү бернәрсәне дә мәҗбүриләп тагарга тиеш түгел. Ул регионнарда хәл ителергә тиешле әйбер. Бердәм дәүләт имтиханы да стандарт була алмый. Ләкин мин ниндидер телнең мәҗбүри укытылуына да каршы. Регионнарда ул телне өйрәнү кызыклы, файдалы булырлык шартлар тудырылсын, халык үзе теләп өйрәнсен, ә мәҗбүри түгел.
— Татарстанның тагын бер проблемы – тузган тораклардан халыкны куып диярлек чыгаралар. Квадрат метры исәбеннән көлке генә суммалар бирелә. Нефте дә, газы да булмаган Грузиядә, мәсәлән, андыйларга бушлай фатир әзерләгәч кенә күчерәләр. Бездә бу яңа ипотека яки кредит алуга, банкларны баетуга кайтып кала.
— Андый кешеләргә берләшергә кирәк. Хакимият бит оешудан курка. Шул ук Грузиядә син аның фатирын тартып алып, бушлай фатир бирми кара. Алар шунда ук җыелышып митингка чыгачаклар. Монда да, интернет аша булса да берләшергә, мөмкин кадәр күбрәк булып урамнарга чыгарга кирәк.
— Сез очрашу вакытында, хакимият сугышка әзерләнә, дигән сүз әйттегез. Әгәр сугыш була калса, Русия ягында нинди илләр булачак? Андый илләр булачакмы?
— Хәрби көчләрне ныгытып, сугышка әзерләнәләр икән, бу әле сугыш булачак дигән сүз түгел. Бу хакимиятнең тирә-яктагы вакыйгаларны адекват кабул итмәве турында сөйли. Хәзер инде Русия тарафдары булып читкә тибәрелгән илләр генә калды. Хәтта шул ук Венесуэлада да хәлләр кискен үзгәрде. Без никтер "изгой", диктатор, үзе үк тар-мар ителергә торган илләр белән генә дустанә мөнәсәбәт саклыйбыз. Салкын сугыш вакытында Русия ягында бик күп илләр булса, хәзер аның беректәшләрен бер кулдагы бармаклар белән дә санап була.
Дмитрий Гудков — Русия сәясәтчесе һәм эшмәкәре Геннадий Гудковның улы. 2011-2016 елларда "Гадел Русия" фиркасеннән Русия думасы депутаты.
2016 елда да Русия думасына сайлауларда "Яблоко" фиркасеннән катнашты, әмма җитәрлек тавыш җыя алмады.
2018 елдан бирле Үзгәрешләр фиркасен теркәргә йөри, әмма үзе әйтүенчә, Юстиция министрлыгы буш урында төрле каршылыклар оештыра. Гудков үзен Русия думасында 2011-2016 елларда бердәнбер бәйсез депутат дип атый. Белеме - журналист, дипломат.