Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинны "җирләү" чарасын" оештырган өчен 28 тәүлеккә сак астына алынган Кәрим Ямадаев иреккә чыкты


Кәрим Ямадаев
Кәрим Ямадаев

Ул ун көн ачлык тоткан.

Русия президенты Владимир Путинны "җирләү" чарасын" оештырган өчен 28 тәүлеккә сак астына алынган Кәрим Ямадаев иреккә чыкты. Бу хакта аның яклаучысы Рүзил Мингалимов әйтте.

Аның сүзләренчә, Ямадаев "үзен ярыйсы хис итә". Ямадаев ун көн ачлык тоткан, аннары аны хастанәгә илткәннәр.

"Унынчы көнне ул үзен начар хис итте. Кәримне ашыгыч ярдәм хастаханәсенә илттеләр. Анда анализлар алдылар һәм рентгенга төшерделәр. Хирургия бүлегендә ачлыгын дәвам итсә бөерләре эшләмәячәк дип кисәттеләр. Аның әле дә бөерләре авырта", диде "Idel.Реалии"га Мингалимов.

10 март Чаллының тикшерү комитеты янында Русия президенты Владимир Путин кабере итеп ясалган инсталляция урнаштырылды.

"Путин ирекле интернетны күмде - Чаллы халкы Путинны җирләде", дип аңлатты бу чараны оештыручылар.

Чараны оештыруда шикләнелүче 37 яшьлек җирле активист Кәрим Ямадаев тоткарланды.

12 мартта мәхкәмә булды. Ямадаев административ хокук бозулар кодексының митинглар оештыру яки уздыру тәртибен кабат бозу маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.

Быел гыйнварда Ямадаевны Чаллыда сәяси репрессияләр корбаннары хөрмәтенә "һәйкәл" куюы өчен сигез тәүлеккә сак астына алганнар иде инде. Мингалимов әйтүенчә, ул вакытта да Ямадаев ачлык тоткан булган.

XS
SM
MD
LG