Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кирилл Серебренников йорт сагыннан азат ителде


Кирилл Серебренников
Кирилл Серебренников

Режиссерны шәһәрдән китмәү шарты белән йорт сагыннан чыгардылар.

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе дүшәмбе "Седьмая студия" эше нигезендә гаепләнүче режиссер Кирилл Серебренниковка карата чикләү чарасын үзгәртте. Ул шәһәрдән китмәү шарты белән йорт сагыннан азат ителде дип яза "Интерфакс".

Серебренников белән продюсер Юрий Итин һәм Русия мәдәният министрлыгы хезмәткәре Софья Апфельбаум да шундый ук шарт белән иреккә җибәрелде.

2 апрельдә Мәскәүнең Мещан районы мәхкәмәсе аларны йорт сагында тоту вакытын 4 июльгә кадәр озайткан иде. Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе әлеге карарны кире какты.

Русия режиссеры, "Гоголь үзәге" җитәкчесе Кирилл Серебренников 2017 елның августында ​тоткарланды. Ул бюджет акчасын үзләштерүдә шикләнелде. Тәртип саклау оешмалары белдерүенчә, Серебренников 2011-2014 елларда үзе җитәкләгән "Платформа" исемле театраль проектка бюджеттан бүленгән "кимендә 68 миллион сумны" үзләштергән. Тикшерү барышында дәүләткә китерелгән зыян суммасының ике тапкыр артыграк булуы белдерелде һәм ул 133 миллион сумга җитте. Серебренниковны тикшерү вакытына өй сагы астында тотарга карар ителде.

Акчалар урлауда шулай ук Серебренников төзегән "Седьмая студия" төркеме продюсерлары Алексей Малобродский һәм Екатерина Воронова, җитәкчесе Юрий Итин һәм бухгалтер Нина Масляева гаепләнә. Масляева гына гаебен таныды, башкаларга каршы шәһадәтлек кылды һәм аның эше аерым карала.

XS
SM
MD
LG