Әлеге корылтайга багышланган матбугат очрашуында Дөнья татар конгрессы башкарма комитетының беренче урынбасары Данис Шакиров "Хатын-кызлар хәрәкәте корылтай дәрәҗәсенә җиткән икән, без милли мәгарифкә дә, тарихка да, милли кием, катнаш никах, әхлак-әдәп мәсьәләләренә дә, татар хатын-кызлар шәхесләрен барлау – барлык мәсьәләләргә дә кагылып, барысын да шушы пленар утырышта күтәрергә тиешбез", дип белдерде.
"Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова үзенең чыгышында йөз ел элек узган корылтайны искә алды.
"1917 елгы корылтайның резолюциясен карасагыз – анда хатын-кызларның хокукларын кире кайтару, сайлау хокукы алу, күпхатынлылыктан котылу, балаларны 8 яшьтән укыта башлау, балалар бакчалары ачу – гомумән, шундый сораулар куелган. Хокук, хокук, хокук. Хәзер без хокукларын күбесен алып бетердек, хәтта арттырып та җибәрдек, ир-атларның киемнәренә хәтле алып бетердек. Хәзер безгә карарга кирәк – гаиләдә без нинди хатын-кыз? Ир баланы тәрбияләү беренче чиратта хатын-кыз өстендә – без нинди балалар тәрбиялибез, ир-атның гаиләдәге роле һәм башкалар. Бу әйберләр безнең барысы да күтәреләчәк" диде ул.
2017 елда Казанда оештырылган татар хатын-кызлар форумы нәкъ 1917 елның 24 апрелендә узган Мөселман хатын-кызларының Бөтенрусия корылтаеның 100 еллыгына багышланган иде. Татар хатын-кызлары корылтае беренче тапкыр йөз ел элек – 1917 елның апрелендә узган.
Конгресс вәкилләре әйтүенчә, корылтайда 27 илдән һәм Русиянең 67 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан барлыгы 500 хатын-кыз катнашачак. Чарага мәртәбәле кунаклар килүе дә көтелә. "Кытайдан да бер делегат булачак", дип белдерде Идрисова. "Сез андагы хәлләр турында хәбәрдармы?" дигән сорауга, ул "хәбәрдар" дип җавап кайтарды һәм ачыкча анда бернинди проблем да юк дип белдермәсә дә, тел очында шул фикер иде. "Алар элемтәдә, алай гына да түгел, андагы татар кызыбызның берсе милли киемнәр цехы ачып җибәргән. Аның ике кибете бар – Өремче һәм Колҗа шәһәрләрендә", диде сөйләде Шакиров. "Алар бишенче форумга килеп, үзләре теккән киемнәрне күрсәтеп киткәннәр иде", дип өстәде Идрисова.
Кадрия ханым әйтүенчә, корылтай кысаларында делегатларга Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителәчәк, аннары алар Казандагы балалар бакчаларына барып, анда милли тәрбия ничек барганы белән танышачаклар. Корылтайның икенче көнендә пленар утырыш узачак.
Кадрия Идрисова нигездә балалар өчен уеннар, бала тәрбиясе, миллилекнең тышкы билгеләре – милли киемнәр, калфак турында сөйләсә, Данис Шакиров хокук белән бәйле мөһим сорауларга, беренче чиратта мәгариф өлкәсе мәсьәләләренә басым ясады. Журналистлар биргән сорауларның да иң күбесе нәкъ менә мәгариф һәм белем бирү өлкәсенә караган иде.
Журналистлар Кадрия Идрисовадан "Ак калфак" һәм конгресс Эчке эшләр министрлыгының мәктәпләрдәге мөселман кыз балаларның исемлеген төзүенә берәр ничек җавап бирәчәкме?" дип сорадылар. Идрисова әйтүенчә, аңа мондый үтенеч белән әлегә беркем дә мөрәҗәгать итмәгән. "Миңа әле бер мәктәп тә чыкмады, әйтмәде”, диде ул. "Әгәр дә берәр ата-ана мөрәҗәгать итсә...", дип уйга калды Идрисова.
Иң гаҗәпләндергәне – матбугат утырышына җыелган журналистлар да бу сораудан хәбәрдар түгел булып чыкты. "Ул яулык ябынган кызларга кагылмый, хиҗап капланган кызлар турында сүз бара", дигән сүз чыкты бер журналист авызыннан. Журналистлар, бу бит бер кешенең инициативасы гына, ул проблем хәл ителде бит, диеште. "Ул юкка чыкты бит. Провокация бик күп бит", дип ГТРК "Татарстан" журналисты Эльмира Нуруллина Кадрия ханым өчен җавап бирде. Әмма бу сорауга Шакиров нокта куйды: "Бу мәсьәләгә ачыклык кертелде дигән җавап килде безгә", диде ул.
Шулай да Идрисова берничә ел элек булган хәлләр вакытында яулык мәсьәләсендә "Ак калфак" оешмасы битараф калмаганын искә төшерде. Сүз Мордовия мәктәпләрендә яулыкны тыю хакында бара иде ахры.
Яулыкны татар кызларына хас булганча, җыйнак кына бәйләргә кирәк
"Без бер елны яулыкларга карата тавыш чыккач, "Ак калфак" исеменнән аларны яклап чыккан идек. Әмма без яулык белән бөркәнеп йөрүгә каршы. Яулыкны татар кызларына хас булганча, җыйнак кына бәйләргә кирәк. Мөселман балаларын күреп җан сөенә, аларга күңелдә соклану хисе туа. Тик кара хиҗабка төренгән кызларны күргәч аптырап калам. Ата-аналарның балаларына артык озын итәкле күлмәкләр кидертүе белән килешмим.
Бер өлкәгә баргач, безнең кызларыбыз кап-карага бөркәнгән. Мин хәтта рәнҗеп тә кайттым. Яулыкны бит татар карчыклары да, татар апалары да, яшьләр дә шундый матур итеп бәйләп йөриләр хәзер. Бик матур. Беренче сыйныф укучысы яулыкка бөркәнгән, бик озын итәкләр кигән була, ул үзе дә интегә: тирли, пешә, абынып егыла. Әйтеп кайтканым да булды: идәннән өстерәп йөри торган итәк бала өчен түгел", диде Кадрия Идрисова.
"Ак калфак" оешмасы рәисе укытучылар өчен милли кием булдырырга теләгәнен дә белдерде. Бу фикерне Данис Шакиров та куәтләде.
Барлык татар мәктәпләрендә укытучы һәм укучылар өчен махсус милли кием булдырырга кирәк
"Республиканың барлык татар мәктәпләрендә укытучы һәм укучылар өчен махсус милли кием булдырырга кирәк. Милли мәгариф турында сөйләшәбез икән, әлеге мәсьәләне читләтеп узарга ярамый”, диде ул. "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы татар гимназияләренә әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать тә иткән икән.
"Без укытучылар бер төрле милли күлмәктән йөрергә тиеш дип әйтмибез. Киемгә милли төсмер кертеп җибәрү өчен аксессуарлар кулланырга мөмкин. Хәзер татар стилендә иҗат ителгән калфак, читекләр күптөрле", диде Шакиров һәм журналистларны милли киемне халык арасында тарату эшенә бергәләп алынырга чакырды:
"Без кайбер чакта детальләргә бирелеп "калфак андый булырга тиеш түгел, мондый булырга тиеш, милли кием мондый булмаган" дип вак мәсьәләләргә игътибарыбызны юнәлтәбез. Калфак формасына бәйләнгәнче, аны шушы көндә ничек милли төсмерне кертеп җибәрергә дигән юнәлештә карарга кирәк”, диде конгресс рәисе урынбасары.
Журналистлар белән очрашуда күтәрелгән тагын бер зур мәсьәлә – Казанда татар балалар бакчалары һәм татар мәктәпләре җитмәве. "Ак калфак" бу юнәлештә берәр эш алып барырга җыенамы?" дигән сорауга Идрисова "бу проблемны хәл итү өчен татар бакчаларында балаларны урнаштыру тәртибен үзгәртергә кирәк", дип җавап бирде.
Татарстанда татар телендә белем һәм тәрбия бирүче татар балалар бакчалары, мәктәпләр җитми
Татар исеме йөрткән бакчаларның күбесенең исеме җисеменә туры килми, ди "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы рәисе. Аларны ныклап эшләтеп җибәрер өчен балаларны бакчага алу, урнаштыру шартларын киредән карап чыгарга кирәк. "Татарстанда дәүләт күләмендә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче татар балалар бакчалары, мәктәпләр җитми. Бигрәк тә шәһәр җирендә андыйлар бармак белән генә санарлык. Әлеге мәсьәлә белән Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгына да мөрәҗәгать иттек. Бүгенге көндә дә сөйләшүләр алып барабыз", диде ул.
Кадрия Идрисова күп очракта татар телле дип саналган балалар бакчасында да милли тәрбия кәгазьдә генә күрсәтелгән дип саный. "Татар телле дип балалар бакчасы ачыла да, шушы якын тирәдәге торган төрле милләт вәкилләре шушы балалар бакчасына балаларын кертә. Моны никадәр татар балалар бакчасы дип ачсак та, бакча мөдирләре берни дә эшли алмый. Чөнки төркемендә 20 баланың 15е татар, 5се башка милләт баласы икән, ул үзеннән-үзе русчага күчә да куя. Бу – безнең проблема. Без аны күтәрдек һәм тагын күтәрергә җыенабыз. Бу – проблема! Без министрлыкка да, Казан идарәсенә дә чыктык, сөйләшүләр үткәрдек. Компьютерга шул систем салынган, һаман шулай бара. Казанда бердәнбер балалар бакчасында гына чып-чын татарча тәрбия бара – ул 2нче гимназия каршындагы "Балакай" балалар бакчасы. Калганнары бөтенесе дә катнаш. Рус ата-аналары татар телле балалар бакчасы дип артык сайланып тормый, урын булган тәрбия йортына бирә. Нәтиҗәдә татар телендә тәрбия бирелергә тиешле бакчаларда нәниләр белән, нигездә, рус телендә аралашалар.
Татар телендә тәрбия бирүче бакчаларда эшләүче мөдирләрнең күбесе башка милләт вәкилләре. Балалар бакчасына барып кермичә, андагы вәзгыятьне белә алмыйбыз. Шуның өчен алар белән һәрдаим тыгыз элемтәдә булырга кирәк. Татар балалар бакчалары мөдирләрен дә аңлатыр өчен берәр семинарга җыярга ният бар", диде Идрисова.
"Татар телле мәктәпләр дә, балалар бакчалары да кирәк. Мәсәлән, 2нче гимназиягә бала китерүче күп. Узган елны 4 сыйныфтан да артык бала килгән, ләкин 4 сыйныф кына ала алганнар. Татар телендә укытырга теләк белдерүчеләр ата-аналар күбәйгәннән-күбәя", диде Идрисова.
Журналист, дүрт бала анасы Эльмира Сираҗиева татар балалар бакчаларын татарчалаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, тавыш чыгарып, туры түрәләргә мөрәҗәгать итеп кенә татар балалар бакчаларында тәрбия бирү процессын татарча алып барырга мәҗбүр итеп була. Тавышланып йөрмәсәң, бу эш килеп чыкмый.
"Тәрбия процессын, һәр чараны урысча катнашмасын дип күзәтеп тордык, шпион шикелле. Максатка ирештек, безнең бала йөргән төркем саф татар төркеме булып эшләде. Әмма без ул балалар бакчасыннан китүгә үк бөтен нәрсә үз халәтенә кайтты. Тавыш чыгарып кына шушы максатларга ирешеп була, әмма андый ата-аналар бик сирәк була. Шуңа күрә, әти-әниләр белән эшләргә кирәк, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, әти-әниләрнең җыелышларына да йөрергә кирәк. 1990нчы елларда ата-аналар ничек татар телен таләп итеп йөргән, без хәзер яңадан шушы ноктага кайттык, безгә бу эшне яңадан башларга кирәк", диде Эльмира Сираҗиева. Журналист Гөлназ Бәдретдин дә үз сеңлесен татар балалар бакчасына урнаштырыр өчен нинди киртәләр узганын сөйләде.
Татар мәктәпләренең матди торышы да телгә алынды. Эльмира Сираҗиева Казанда бердәнбер булган татар мәктәбе бик иске бинада урнашканлыгын искәртте. "Ул замана таләпләренә туры килми. Шушы бердәнбер татар гимназиясенә яңа бина салу көн тәртибенә керә алмый икән?" дип мөрәҗәгать итте ул Идрисовага.
"Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе яңа бинага мохтаҗ. Анда төзекләндерү эшләре башкарылды. Гимназия мөдире Камәрия Хәмидуллина да янкорма мәсьәләсен күтәрде. Ул мәсьәлә буенча бүгенге көндә Камәрия ханымның проекты да әзер, безгә бу мәсьәләне бергәләшеп күтәрергә кирәк. Без Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Бүгенге көндә бинаны төзү проекты әзер, план корылды. Ләкин ул гимназия аерым бер зур бинага хокуклы. Чөнки беренче сыйныфта 4 сыйныф булдырганнар, ә теләк белдерүчеләр 7нче сыйныфка хәтле иде. Ә без әйтәбез татар ата-аналары балаларын татар гимназиясенә бирми дип. Бирә! Без берничә вариантта тәкъдим иттек. Берничә киңәшмә уздырылды. Хәзер янкорма проекты карала. Нәтиҗәсе булыр", дип җавап кайтарды Шакиров. Аның сүзләренчә, гимназиядә укырга теләүчеләр елдан-ел арта, ә бүгенге бина балаларны алга таба сыйдыра алмаячак. "Шәһәрдә милли мәгарифкә ихтыяҗ бар, ата-аналар да балаларын татар гимназияләренә бирү яклы. Гимназиягә шәһәрнең төрле бистәләреннән киләләр. Сыйныфлар саны да арта", дип билгеләп узды ул.
Элегрәк, Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе мөдире Камәрия Хәмидуллина мәктәп бинасына янкорма төзүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшинга кабат мөрәҗәгать иткән иде. Ләкин бу сорауга бер җитәкче дә җавап бирмәде. Әгәр янкорма төзелмәсә, быел татар гимназиясе ике сменалы укытуга күчәчәк, дип белдерде ул. Хәмидуллина сүзләренчә, гимназиядә укырга теләүчеләр елдан-ел арта, ә бүгенге бина балаларны алга таба сыйдыра алмаячак.
Журналистларны кызыксындырган тагын бер сорау – Казанда Сөембикә урамы кайчан булачак? Сөембикә исемен Казан урамнарының берсенә кушу мәсьәләсен корылтай делегатлары ике ел элек күтәреп чыккан иде. "Сөембикә урамы булачак дигән җавап килде. Кайда, кайчан булганы билгеле түгел", диде Идрисова.
"Бу мәсьәлә буенча Казанның топонимика комиссиясенә дә җибәргән идек, ул каралды, урамга исем кушу билгеле бер тәртибе бар дигән җавап килде, ул мәсьәлә бөтенләй төшеп калмады. Без аны тагын бер искә алачакбыз, чөнки Сөембикә урамы безгә кирәк", дип өстәде Шакиров.
Узган корылтайда тәкъдим ителгән тагын бер сорау – бөтен республика күләмендә Милли кием көне уздыру. "Бу турыда Татарстан дәүләт шурасына хат булды, ул каралды, тикшерелде, уңай хәл ителде, әмма һаман әле гамәлгә кермәде, үтәлмәде", дип аңлатты Идрисова.
Белешмә. Бөтендөнья татар хатын-кызларының II корылтае 17-18 апрельдә Казанда узачак. Анда 500 делегат катнаша. Беренче көнне аларга Татар халкының милли үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителәчәк, аннары алар төркемнәргә бүленеп Казанның 10нчы балалар бакчасында булып, алардагы милли тәрбия бирү алымнары белән танышачак. Шулай ук бу көнне съездга килгән хатын-кызлар Тинчурин театрында "Татар кызчыгы - 2019" һәм "Татар малае - 2019" бәйгесенең йомгаклау өлешен дә күрәчәк. 19 апрель көнне Тукай исемендәге Татар филармониясендә корылтайның пленар утырышы уза, филармония фойесында кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе оештырыла. Катнашучылар өчен мәдәни програм да каралган - алар Камал театрында Мансур Гыйләҗевнең "Исәнме сез?" спектаклен тамаша кылачак.
Моңа кадәр татар хатын-кызлары җыеннары форум рәвешендә уза иде, 2017 елда чираттагы V форум узды. Бу чара вакытында ике елга бер корылтай рәвешендә дә җыелырга кирәк дигән фикергә киленде.