Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лённебергидан Эмиль (Астрид Линдгрен)


Текст этой недели – произведение известной шведской писательницы Астрид Линдгрен Эмиль из Лённеберги на татарском языке! Интересные приключения мальчика из шведской провинции придутся по душе каждому. Текст адаптирован для изучающих язык, прилагаем аудио, перевод ключевых фраз и тест.

please wait

No media source currently available

0:00 0:07:55 0:00
йөкләү

Лённебергидан Эмиль. Лённебергидан ерак түгел яшәгән малайны шулай дип йөртәләр. Эмиль кечкенә һәм кире, шук малай. Аның күзләре түгәрәк һәм зәңгәр. Йөзе түгәрәк, алсу, чәчләре ачык төстә һәм бөдрә. Эмильгә биш кенә яшь. Ләкин ул яшь үгез кебек көчле. Малай Каттхульт авылында яши. Ул үзенең бик гади генә башлыгын ярата. Аңа аны әтисе шәһәрдән алып кайтты.

Башлык Эмильгә бик ошады! Ул өч атна буе аны киеп йоклады. Малай гел үзе теләгәнен эшли иде. Бервакыт Яңа елга әнисе томалап пешерелгән ногытлар пешерде. Әмма Эмиль ашарга теләмәде:

– Ашамыйм! – диде һәм яшелчәләр түгел, ә чыршы ылыслары ашады. Әлбәттә, озак түгел, чөнки ылыслар чәнчи иде.

Эмиль әтисе Антон Свенсон, әнисе Альма Свенсон һәм сеңлесе Ида белән яши. Аларның тагын эшчеләре Альфред һәм хезмәтчеләре Лина бар. Эшчеләр иген уралар, атлар һәм үгезләрне карыйлар һәм бәрәңге утырталар. Ә хезмәтчеләр сыер сава, савыт, идән юа һәм балаларны йоклаталар.

Шулай ук монда ике ат, берничә үгез, сигез сыер, өч сарык, унбиш тавык, әтәч, мәче һәм эт яши.

Слова и выражения

  • йөртә – здесь: называет
  • кире – здесь: упрямый
  • шук – проказник
  • ачык – здесь: светлый
  • бөдрә – волнистый
  • яшь үгез кебек көчле – сильный как молодой бык
  • башлык – головной убор
  • томалап пешерелгән ногыт – тушёные бобы
  • яшелчә – овощ
  • чыршы ылысы – иголки ели
  • чәнчи – колется
  • хезмәтче – рабочий
  • иген ура – жнёт хлеб
  • сыер сава – доит корову

Һәм Эмиль.

Эмиль булмаса, Каттхультта бик тыныч булыр иде.

– Бу малайга тәртипсезләнергә генә булсын, – диде бер көнне Лина. – Гомеремдә мондый шук бала күргәнем юк иде.

Әмма Эмильнең әнисе аны яклый.

– Эмиль бер дә начар түгел, – диде ул. – Бүген ул Иданы бер генә тапкыр чеметте һәм каһвә эчкәндә, сөт өстен түкте. Шул гына... Һәм кетәклек янында мәче куып йөрде! Юк, нәрсә дисәгез дә, ул хәзер тынычрак һәм ягымлырак.

Чыннан да, Эмильне усал дип әйтеп булмый. Ул сеңлесе Иданы да, мәчене дә бик ярата. Әмма Иданы чеметергә туры килде, чөнки ул аңа КАЙНАТМАЛЫ ипине бирмәс иде. Ә мәче артыннан начар нияттән йөгермәде. Кем тизрәк йөгергәнен генә белергә теләде. Ә мәче аны аңламады.

Бу җиденче мартта булды. Ә хәзер Эмиль белән булган башка маҗаралар турында тыңла. Бу көннәр маҗараларга байрак. Димәк, хикәяне башлыйбыз.

Слова и выражения

  • тыныч – спокойно
  • тәртипсезләнергә генә булсын – лишь бы проказничать
  • яклый – защищает
  • чеметте – ущипнул
  • каһвә – кофе
  • сөтөсте (түкте) – сливки (пролил)
  • кетәклек – курятник
  • мәче куып йөрде – гнался за кошкой
  • нәрсә дисәгез дә – что бы ни говорили
  • туры килде – пришлось
  • начар нияттән йөгермәде – гнался не с плохим намерением
  • кайнатма – повидло (варенье)

СИШӘМБЕ, 22 МАЙ

Башы белән Эмильнең аш савытына кергәне турында

Ул көнне төшке ашка итле аш иде. Лина ашны чәчәкле аш савытына салды һәм өстәлгә куйды. Барысы да ашны бик яраталар. Бигрәк тә Эмиль. Тиздән савыт бушады. Аның төбендә генә бер тамчы шулпа калды. Бу тамчыны Эмиль ашарга теләде. Әмма аны башны савытка тыгып кына алырга була иде. Эмиль шулай эшләде дә. Ләкин күз алдыгызга китерә аласызмы, малай башын кире чыгара алмады! Эмиль бик курыкты, сикереп торды. Аш бүлмәсе уртасында башына савыт кигән малай тора иде. Ул савытны сала алмый һәм каты кычкыра. Лина бик борчылды.

– Аһ, безнең искиткеч аш савыты! – дип кычкырды ул. – Безнең чәчәкле аш савыты! Хәзер ашны кая салачакбыз?

Ә Эмильнең әнисе малай турында уйлый иде.

– Баланы ничек коткарыйк соң? Әйдәгез, аш савытын кисәү белән ватабыз!

– Син нәрсә, тилердеңме?! – дип кычкырды әтисе. – Аш савыты бит дүрт крона тора.

– Мин салдырып карыйм әле, – диде җитез егет Альфред.

Ул савытны ике тоткасыннан тотты һәм күтәрде. Савыт белән бергә Альфред Эмильне дә күтәрде.

Альфред аны тагын идәнгә куйды.

Слова и выражения

  • аш савыты – супница
  • бушады – опустел
  • Аның төбендә генә бер тамчы шулпа калды – На дне осталась капля бульона.
  • башны савытка тыгып кына – только засунув голову в супницу
  • күз алдыгызга китерә аласызмы – можете себе представить?
  • ничек коткарыйк – как спасём
  • кисәү белән ватабыз – разобьём кочергой
  • җитез – ловкий
  • ике тоткасыннан тотты – ухватился за обе ручки

Барысы да Эмильне ничек коткарырга дип уйладылар.

– Ой, Эмиль елый, – диде кечкенә Ида.

Аш савыты астыннан берничә эре яшь күренде.

– Яшь түгел ул, – диде Эмиль. – Итле аш ул.

Әнисе малайны бик жәлләде. Тагын кисәү белән савытны ватарга тәкъдим итте. Ләкин әтисе ризалашмады.

– Юк! Аш савыты дүрт крона тора иде. Марианнелундка табибка барыйк. Ул Эмильне коткарыр. Һәм өч кенә крона алыр. Шулай без бер кронаны үзебездә калдырырбыз.

Әнигә әтинең фикере ошады. Көн саен бер крона табып булмый бит. Мондый зур акчага никадәр күп әйбер алып була!

Эмильне матур итеп киендерделәр. Ул костюм, кара башмаклар кигән иде, ә башында чәчәкле аш савыты. Ул бертуктаусыз малайның күзләренә төшә иде.

Эмиль Марианнелундка инде күп тапкыр барды. Ул арбада утырырга һәм юлга карарга ярата иде. Аңа йортларга, балаларга, этләр, ат һәм сыерларга карарга бик ошый. Әмма бу юлы бик күңелле булмады. Савыт астыннан ул бернәрсә күрмәде.

– Кайда без хәзер? "Коймаклар"ны уздыкмы? Тиздән "Чучка"мы?

Эмиль авылларга бу атамаларны үзе кушты. "Коймаклы", чөнки бервакыт капка төбендә ике малайның коймак ашаганын күрде. "Чучкалы", чөнки монда кечкенә дуңгыз яши. Малай кайвакыт аның җилкәсен кашый иде.

Слова и выражения

  • эре яшь күренде – показалась крупная слеза
  • тәкъдим итте – предложил
  • коткарыр – спасёт
  • никадәр күп әйбер алып була – столько всего можно купить
  • коймаклар – блины
  • чучка (дуңгыз) – свинья
  • бу атамаларны үзе кушты – сам дал эти названия
  • җилкәсен кашый ​– чешет плечо (здесь – спинку)

Марианнелундта Эмиль табиб янына керде.

– Исәнме? Син бу аш савытында нишлисең?

Эмиль табибны күрми иде. Әмма исәнләшергә кирәк иде. Ул башын иде. Шулвакыт тавыш яңгырады. Аш савыты икегә ярылды, чөнки Эмиль табибның өстәленә бәрелде.

– Дүрт кронабыз юк булды, – диде Эмильнең әтисе әнисенә.

Табиб аны ишетте.

– Юк-юк, бер крона калды, – диде ул. Аш савытыннан малайларны чыгарган өчен мин биш крона алам. Ә бу юлы ул үзен үзе коткарды.

Әти бик сөенде. Савытны ваткан һәм бер крона тапкан өчен ул Эмильгә бик рәхмәтле иде.

Урамда әнисе:

–​ Ышанмаслык, без янә бер крона оттык. Нәрсәгә тотабыз соң аны?

– Бернәрсәгә дә түгел, – диде әти. – Без аны саклыйбыз. Ә Эмильгә биш эре бирик. Өйдә акча тартмасына салыр.

Алар тагын юлга чыктылар. Эмиль бик канәгать иде. Башына кепкасын кигән, кулында акча. Ул балалар, эт, ат, сыер һәм дуңгызларга карап бара. Эмиль гади малай булса, аның белән башка берни дә булмас иде. Әмма Эмиль башка малайлар кебек түгел иде. Беләсезме, ул нәрсә эшләде? Ул тәңкәсен авызына салды һәм йотты.

Малайның әнисе тагын борчылды.

– Бала эченнән биш эрены ничек алырга инде? Киттек кире табибка.

– Яхшы саныйсың син, – диде әти. – Биш эрелык тәңкә өчен табибка биш крон түлибезме? Мәктәптә арифметикадан синең нинди билге иде?

Эмиль моңа тыныч карады. Ул корсагына сукты һәм:

– Мин үзем акча тартмасы булам. Алай ышанычлырак та. Моннан аны беркем ала алмый.

Гаилә өйгә кайтты.

Кич белән Эмиль аш бүлмәсенә керде. Ида көне буе сәяхәт иткән аш савытына карап тора иде.

–​ Кирәк бит ә, Марианнелундка кадәр барды! – диде кечкенә кыз. – Эмиль, ничек син анда башыңны тыга алдың?

– Бу бик җиңел! – диде Эмиль. – Менә болай!

Эмиль савытны тагын башына киде һәм сала алмады.

Шулвакыт бүлмәгә әни керде. Ул кисәү алды һәм савытка сугып коткарды.

Хәзер Эмильнең нинди икәнен якынча беләсез.

Бу хәл егерме икенче майда, сишәмбе көнне булды. Әмма, бәлки, Эмильнең башка шуклыклары турында да белергә телисездер?

Слова и выражения

  • сишәмбе – вторник
  • икегә ярылды – разбилось надвое
  • бәрелде – ударился
  • юк булды – исчезло; как не бывало
  • ышанмаслык – невероятно
  • акча тартмасы – копилка
  • тәңкә – монета
  • йотты – проглотил
  • билгездесь: оценка
  • корсагына сукты – ударил по животу
  • кирәк бит ә – надо же
  • шуклык – шалость

*****

Интересно, правда? Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Лённебергидан Эмиль

Тест: Лённебергидан Эмиль

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG