Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукайны искә алу. "500 мең татардан 50 кеше килгән"


Җыеннан күренеш
Җыеннан күренеш

Татар халкының киләчәген кемдер өметсез ди, кемдер Татарстан дәүләтенә өмет баглый. Казанда шагыйрь Габдулла Тукай вафатына 106 ел тулу уңаеннан узган митингта төрле фикерләр яңгырады. Азатлык җыеннан репортаж тәкъдим итә.

14 апрель Казанның Тинчурин паркында Татар иҗтимагый үзәге оештырган митингта бу чараның Габдулла Тукайны искә алу белән беррәттән татар телен һәм мәгарифен яклау максатыннан да уздырылуы әйтелде.

Коръән укып ачылган митинг татар милләтенең, татар теленең бүгенге хәле һәм киләчәгенә борчылу белдергән чыгышлар белән дәвам итте.

Тукай вафатына 106 ел. Казанда татар телен яклау җыены
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:10 0:00

"30 елдан бер татар да калмаска мөмкин"

Митингта иң беренче булып сүз алган ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев, Габдулла Тукай гомере буена татар халкы турында уйлаган, ялкынлы шигырьләрен аның язмышына багышлаган, дип белдерде.

"1906 елда әле 22 яшендә Тукай "Татар халкы үлгәнме әллә йоклаган гынамы" дип язып калдырган. 1906 ел белән чагыштырганда хәзер без татар халкын үлгән дип әйтә алабыз. Әнә бүгенге Тукайны искә алу җыенына да 500 мең татардан (Казандагы – ред.) 50 кеше генә килгән.

2002-2010 елларда татарча белүче татарлар саны 1 миллионга кимегән

Татар халкы үлгән дип әйтсәк тә, безнең дәүләтебез барлыгын да онытмаска кирәк. Шуңа Татарстан дәүләтенә әле ниндидер өмет бар. Милләткә битараф булмаган һәр кеше аңларга тиеш, безнең тел, безнең милләт инкыйраз алдында тора. 30 елдан соң бер татар да калмаска мөмкин. Ул вакытта инде борчыласы да булмаячак. Чөнки 2002 елдан 2010 елга кадәр татар телен белүче татарлар саны 1 миллион 70 меңгә кимегән. 2020 елгы җанисәп тагын ничә миллионга кимегәнебезне күрсәтер.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев
Татар конгрессына бернинди өмет булмаса да, Татарстан дәүләтенә бераз гына булса да өмет бар

Киләчәк инкыйраздан котылып буламы, өмет бармы? Татар конгрессына бернинди өмет булмаса да, Татарстан дәүләтенә бераз гына булса да өмет бар, минемчә. Татарстанның чын парламенты булып, татар халкы, татар теле, татар дәүләтчелеге өчен көрәшә башласа, ул вакытта өмет булыр иде. Әмма бүгенге көндә Татарстанның чын парламенты юк. Чын парламент өчен быел узачак парламент сайлауда уйлап тавыш бирик, дип белдерде Фәрит Зәкиев.

"Тукайны искә алырга да санаулы гына килдек​"

Митингта сүз алып башта "Әллүки" җырын башкарган милли активист Фәрзәнә Кулиева татарның бетүе, татарның үзеннән тора, безгә ингушлардан үрнәк алырга кирәк, 500 мең ингушның 10 меңе мәйданнарга чыгып үз хокукларын даулады, ә без Тукайны искә алырга да санаулы гына килдек диде.

Фәрзәнә Кулиева
Фәрзәнә Кулиева
500 мең ингушның 10 меңе мәйданнарга чыгып үз хокукларын даулады

"Без үзебез берни дә эшләмибез икән, тормышыбыз да үзгәрми, телебез дә, динебез дә бетәргә мөмкин. Педагог Ушинский, халыкның бар нәрсәсен тартып алыгыз, ул аларның барсын да кире кайтара алыр, ә телен тартып алсагыз, ул инде телен башка кайтара алмас. Халык яңа ватанын торгыза алыр, ә менә телен беркайчан да торгыза алмас. Теле бетсә, халык та бетәр, дип язып калдырган", дип сөйләде Фәрзәнә ханым.

"Татар мәгарифен буу 1870 елда башланды"

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова митингта телефон аша чыгыш ясап катнашты. Ул чыгышын Тукайның татар милләтенә багышлап язган шигырьләрен укудан башлады.

Татар мәгарифен буу 1870 елда татар мәдрәсәләренә урыс телен укытуны кертүдән башланды

"Татарның милли мәгарифен буарга тырышу 1870 елда Русия мәгариф министрлыгының татар мәдрәсәләренә урыс телен укытуны кертергә дигән карарыннан башланды. Моңа халык та, кадими муллалар да, татар зыялылары да каршы күтәрелде. Чөнки урыс теле белән бергә урыс рухы керә иде. Чөнки әле шушы укытучыларны халык үз акчасына тотарга тиеш иде. Урыс теле дәресләре татар теле дәресләре, Коръән дәресләре хисабына укытылырга тиеш иде. Һәм урыс теле дәресләрен мәдрәсәләргә җәфалап керттеләр. 1906 елның 31 мартында урыс телен кертү генә җитмәде, инде гарәп хәрефләрен, мәдрәсәдәге Коръән дәресләрен татарның мең ел буе язган әлифбасын кирилл әлифбасына алмаштырырга дигән карар чыгарылды.

Бу бик котычкыч әйбер булыр иде, халык моңа каршы күтәрелде. Боларны бит Габдулла Тукай күреп торган. Аның моңа җаны әрнегән, шуңа да ул, "Җырлап торам, торган җирем тар булса да", дип язган. Һәм ул халыкка әкият сөйләп, җырлап-биеп кенә, күңелен ачтырып кына халыкны саклап калып булмаячагын яхшы аңлаган. Шуңа күрә халыкка куркынычның кайсы яктан килгәнен, милли мәгарифкә һөҗүм булуы турында дөресен әйтергә кирәк дип, 1909 елгы исемсез шигырендә язып калдырган.

Габдулла Тукайның кылыч кебек үткен, милләтнең күңеленә барып җитә торган, дошманнарның йөрәкләренә барып кадала торган шигырьләре калды һәм татар милләте бүгенге көндә дә шушы шигырләрдән рухланып яши, дип белдерде Фәүзия Бәйрәмова телефон аша фикерләрен җиткереп.

Митингта чыгыш ясаган шагыйрләр, Тукай бүләге ияләре Газинур Морат һәм Ркаил Зәйдулла да Тукайга һәм татар халкына багышланган ялкынлы шигырьләрен укыды.

"Татар халкы үз язмышына битараф"

Ркаил Зәйдулла чыгышында татар халкы үзенең Конституциядә теркәлгән хокукларын белми диде.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Бездә куркаклык та бар, битарафлык та бик көчле

"Бездә куркаклык та бар, битарафлык та бик көчле. Без нишләптер үз язмышыбызга битараф халык. Гасырлар дәвамында асимиляция сәясәте килгән һәм хәзер дә ул бик көчле рәвештә дәвам итә. Ләкин без барыбер исән калганбыз. Безнең урында башка халык булса, андый басымга түзә алмыйча күптән юкка чыккан булыр иде инде. Шуңа күрә әле өмет бар. Өмет ул иң соңыннан үлә", дип җиткерде ул.

"Русия үз Конституциясенә каршы кануннар кабул итә"

ТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт фикеренчә, Тукай заманындагы империянең явызлыгы әле дә дәвам итә.

"1552 елда башланган золымның инде хәзер иң соңгы финалына килеп терәлдек дип әйтергә була. Чөнки хәзер безне бөтен нәрсәдән тыеп исәнмесез дип тә әйтмәслек хәлгә калдыралар. Ничә гасырлар буена алып барылган басым аркасында үзен яшәр өчен, саклар өчен шушындый куркак хәлгә китергән, мәҗбүр ителгән халык булдык. Ләкин үзен үзе хөрмәт иткән, үзен мин кеше дип санаган кешеләр бүген үзенең Тукаен булса да искә алырга килде.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

Үз телеңдә сөйләшергә, укырга, аралашуны тыйган кануннарны фашистик димичә ни дисең?

Безгә Финляндиядә татарлар ана телен саклап килә дип әйтәләр. Ләкин Финдяндиядә демократия икәнен онытмагыз. Демократик илдә генә демократик кануннар кабул ителә. Русиядә исә үзенең Конституциясенә каршы килә торган кануннар кабул ителә. Боларны фашистик кануннар дип әйтергә була. Чөнки үз телеңдә сөйләшергә, укырга, аралашуны тыйган кануннарны фашистик дип әйтмичә нәрсә дисең башкача?" диде Галишан Нуриәхмәт.

"Шуышып үлгәнче сугышып үлүең әйбәтрәк"

Митингта чыгыш ясаган шагыйрә Нәҗибә Сафина, татарга бүгенге көннән милли мәгариф системын кайтарырга, митингларны Тинчурин паркында түгел, ә Ирек мәйданында уздырыга чакырды.

Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина
Бүгенге хәлебез төрмә кебек

"Бүген Татарстан түрәләре Русия түрәләре белән берлектә милләтне бетерү сәясәте алып бара. Моны 40-50 ел буена кабатлыйм һәм барлык шигырьләремдә әйтәм. Безнең бүгенге хәлебез төрмә кебек. Миңа инде 70 яшь. Шуышып үлгәнче сугышып үлүең әйбәтрәк. Бер көнлек яшәү белән түгел, киләчәк белән яшәргә кирәк", дип белдерде Сафина.

"Түрәләргә халкы белән бергә булу кирәк"

Түбән Камадан килгән, Татарстан парламентының элекке депутаты Раиф Галиев фикеренчә, бер кешенең теле булмаса, аның иле дә юк.

"Кеше булмаса проблем да юк дип әйтелә әле. 90нчы елларда халык күтәрелде. Миңтимер Шәймиевкә 80 яшенә тәреле орден биргәндә бер мизгелгә генә телевизордан халык белән тулган Ирек мәйданын күрсәтеп алдылар. Әгәр ул вакытта артында халык булмаса, Шәймиев тә милллиардер булмас иде, президент та булмас иде. Без милли хәрәкәт аны президент итеп куйдык. ГКЧП вакытында аны саклап калдык.

Раиф Галиев
Раиф Галиев
Татарны сыер урынына савалар, ат итеп җигәләр, сарык итеп йонын кыркалар

Хәзер полилингвиаль мәктәп ачылачак, анда татар теле дә булачак дип әйтәләр. Татар янында урыс теле дә була икән, анда барыбер урыс теленә күчәчәкләр. Безгә үзебезнең милли мәгариф системын торгызырга кирәк. Татарны бүген сыер урынына савалар, ат итеп җигәләр, сарык итеп йонын кыркалар. Безгә ат, сыер, сарык итеп түгел ә шәхес булып, кеше булып яшәргә кирәк. Әгәр Татарстанда татар булмый икән, ул инде Татарстан булмаячак. Түрәләргә бүгенге көн белән яшәмәскә, халкы белән бергә булып, киләчәкне уйлап яшәргә кирәк, диде Раиф Галиев.

Бүгенге митингта катнашучылар Казанның һәм Татарстанның һәр районында татар-инглиз телле гимназияләр ачуны таләп итте. Җыенда кабул ителгән резолюциядә тагын мондый таләпләр бар:

Русия президенты һәм Русия думасыннан:

  • Русия конституция мәхкәмәсе 2004 елның 16 ноябрендә чыгарган "Татарстан мәктәпләрендә татар телен-дәүләт телен мәҗбүри укытуны торгызырга" дигән карарны торгызуны,
  • татар телен Русиядә икенче дәүләт тел итүне,
  • Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә бирүне,
  • Төбәкләр һәм азчылыклар телләренең Европа хартиясен ратификацияләүне таләп итүне,

Татарстан президенты һәм Дәүләт шурасы депутатларыннан:

  • Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен үтәүне,
  • Русия конституция мәхкәмәсе 2004 елның 16 ноябрендә чыгарган "Татарстан мәктәпләрендә татар телен-дәүләт телен мәҗбүри укытуны торгызырга дигән карарны торгызуны,
  • Татар милли университетын ачуны таләп итү.

Ике сәгатьләп барган митинг "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG