КПРФның Татарстан бүлекчәсенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов һәм аның урынбасары Артем Прокофьев республика Дәүләт шурасы сайлауларында коммунистлар исемлеген җитәкләячәк. Бу хакта фиркадәге чыганакларына сылтанып Коммерсантъ-Казан яза.
Исемлектә өченче кеше булып оештыру һәм кадрлар эшләре секретаре, бүгенге көндә парламент депутаты Александр Комиссаров барачак. Шулай итеп, КПРФ Татарстан Дәүләт шурасы сайлавында намзәтләрнең беренче өчлеген саклап кала. Миргалимов, Прокофьев һәм Комиссаров 2014 елгы сайлауда да КПРФ исемлеген җитәкләгән иде.
Басма чыганагы сүзләренчә, коммунистлар исемлеге фирканең июньдә узачак конференциясендә юридик яктан рәсмиләштереләчәк. Хафиз Миргалимов шулай ук Чаллы шәһәре шурасы депутаты Николай Атласов һәм Казан шәһәре шурасы депутаты Фәдбир Сафинны дүртенче һәм бишенче итеп исемлеккә кертүне тәкъдим иткән, әмма КПРФ Үзәк комитетының кадрлар комиссиясе бу карарны әлегә кабул итмәгән.
Басма язуынча, коммунистлар республика парламентында үз вәкилләрен арттырырга җыена. КПРФ тавышларның 15-30 процентын җыймакчы. 2014 елда Татарстан Дәүләт шурасында алар өч кенә урын ала алган иде.
Республикада парламент сайлау 8 сентябрь узачак.