Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын Русиягә апрель ахырында киләчәк


Ким Чен Ын
Ким Чен Ын

Кремль Төньяк Корея Республикасы җитәкчесе Ким Чен Ынның Русиягә килүе турында рәсми хәбәр бирде.

Русия президенты сайтында язылуынча, Ким Чен Ын Владимир Путин чакыруы белән апрельнең икенче яртысында киләчәк. Очрашу көне һәм урыны турында ачыклык кертелми. Матбугат чаралары элегрәк күрешү Владивостокта булырга мөмкин дип язган иде.

Моңа кадәр Төняк Корея Дәүләт шурасы рәисе Ким Чен Ын белән Владимир Путинның бер тапкыр да очрашканы булмады.

Былтыр 31 майда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Төньяк Кореяга барды. Лавров Русиянең Ким Чен Ын белән күрешкән беренче рәсмие булды. Очрашу вакытында Төньяк Корея җитәкчесе "иптәш Путинга" сәлам әйтте һәм "АКШ һегемониясенә каршы торуы өчен" аңа рәхмәтен җиткерергә кушты. Лавров Ким Чен Ынны Русиягә чакырды һәм аңа бизәкле тартмачык та бүләк итте.

XS
SM
MD
LG