Казанда ярминкә ун урында эшли. Алар “Казан” агропромпаркында, Ямашев, Липатов урамнарындагы “Бәхетле” һипермаркетлары янында, “Җиләк бистәсе” сәүдә үзәге янында һәм Батыршина урамында, Чехов һәм Мәскәү базарларында, "Чулпан” мәдәни үзәге каршында, Тимер юлчылар мәдәният йорты янында, шулай ук “Яңа Тура” технополисында уза.
"Җиләк бистәсе" сәүдә үзәге янындагы ярминкә иртә таңнан гөрләп тора иде. Иртәнге сәгать сигездә үк халык мәш килә. Кемдер ит ала, кемдер балык сайлый, кемдер кәрҗиненә йомырка тутырган. Биредә Яңа Чишмә, Балтач, Чүпрәле, Яшел Үзән, Тәтеш, Питрәч, Арча һәм башка районнарда җитештерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, сөт, балык һәм ит сатыла. Шунда ук үзешчән артистлар җыр-биюләре белән каршы ала.
Ярминкәләрнең уңайлы ягы – бер урында кирәкле бөтен азык-төлекне алып була, сайлау мөмкинлеге дә зур. Бәяләре дә чагыштырмача арзан.
Тәтеш районыннан килгән ит сатучылар бәяләр арзан булса да, табышка эшләүләрен әйтә. “Ярминкәләрдә бәя кибеттәгегә караганда арзанрак та, сыйфат та яхшырак. Без ит сатабыз, алып бетереп баралар. Ярминкәләр табыш бирә, Аллага шөкер. Бәяләрне күтәрмәскә тырышабыз. Халыкны алдап сатмыйбыз. Аларга шулай ук ашарга һәм яшәргә кирәк. Башка еллар белән чагыштырганда, хәлләр шулай ук. Артмый да, кимеми дә. Халык йөри, без канәгать”, ди алар.
Ит бәясе төрле. Алар аның төренә, кайсы өлеше сатылуына карап куелган. Сыер итенең килограммы - 270-320, үгез ите - 280-320, дуңгызныкын - 220-280 сумнан сатып алырга була. Кош ите ассортименты аз, күркә ите бары бер җирдә генә сатыла иде. Аның килограммы - 300-350 сум, тавык итләре - 200-250 сум тора.
"Ярминкәләр табыш китерә, чөнки авылларда сату юк"
Арча районыннан килгән сатучы ханым бу ярминкәләрнең табышлы булуын авылларда сату булмау белән аңлата. “Безнең тәмле пирогларны алырга йөриләр. Бу ярминкәдә инде өченче тапкыр. Аллага шөкер, кеше йөреп тора. Беренче ярминкәдә генә бераз авыр булды. Ә калганнарында сату бик әйбәт барды. Ярминкәләр табыш китерә, чөнки авылларда сату юк. Халык ипи дә, сөт тә, пирогларны да ала. Бүген майларны да алып бетерделәр. Шөкер, без әйбәт сатабыз. Бәяләргә килгәндә, кибеттәгегә караганда арзанрак. Ләкин бәяләрне бераз арттырып куйсаң, халык, бигрәк тә әбиләр тиз сизеп ала,” ди ул.
Сөт ризыклары сатучы ханым: “Монда авылдан иң яңа таварларны алып киләләр. Базар саен сөйрәп йөрелгән түгел, ә нәкъ менә авылдан, чиста һәм яңа продукция килә. Шулай ук халык өчен бәяләр дә монда бик әйбәт. Ярминкәләргә халык бик күп йөри. Бер килгән кеше, кабат килә. Халык май да, сөт тә, сыр да, итен дә ала. Без бәяләрне арттырмыйбыз. Халык өчен эшлибез", ди.
Сөт ризыкларына чират хәйран иде. Сөтнең литры 25-30 сум. Сыер маеның килограммы 330 сум, сырның да килосы 330 сум тора.
Сатып алучылар да авыл хуҗалыгы продукциясенең чагыштырмача арзан булуын әйтә. Төп продукт – ит, сөт, май, балык, йомыркаларны халык күпләп ала. Биредә йомырка 42-50 сум (дистәсе). Балыкның бәяләре төрле. Мәсәлән табан балыгы 100-120 сум, чуртан 120-140, җәен балыгы 180 сумнан, сазан 190 сумнан, алабуга балыгы 250 сумнан сатыла.
“Монда бәяләр арзан һәм яңа товар. Гадәтта помидор, кыяр, ит алам. Әйберләрнең сыйфаты кибеттә дә, базарда да бер үк дип уйлыйм. Ярминкәләрдә арзангарак саталар, шул арзан булганга йөрибез дә инде. Кибетләр белән чагыштырганда бәя арту бик сизелә, бигрәк тә безгә, пенсионерларга. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре бик кирәк дип саныйм. Ләкин кайвакыт ярминкәләр тукталып ала. Ешрак булса, тукталмаса әйбәт инде”, дип сөйләде пенсионер ханым. Бигрәк тә әбиләр мондый ярминкәләрне көтеп ала икән.
"Сыер маена крахмал салалар, сыер ите дип әйтәләр, дуңгыз мае белән бирәләр"
“Кышка дип әзерләгәннәр бетте, шуңа тагын кирәк-яраклар җыябыз. Монда ит бәяләре дә кулай, сайлау мөмкинлеге дә зур. Гадәттә суган, бәрәңге, ит алабыз. Продукциянең сыйфаты ошый, кеше күп йөри. Бәяләр монда артмый. Шәһәр кешесенең үз бакчалары юк. Шуңа мондый ярминкәләр кирәк”, дип сөйләде урта яшьләрдәге ир-ат.
“Кайда арзан - шунда алам. Пенсионерларга арзанны эзләп йөрим. Эремчек, ит, май, барлык кирәк-яракны алдым. Акча бетте, кайтам инде. Сыйфатына килгәндә, сыер маена крахмал салалар, сыер ите дип әйтәләр, дуңгыз мае белән бирәләр. Бәя арту кайвакыт сизелә, кайвакыт юк, мин гел йөрмәгәч, әйтә алмыйм.”, диде пенсиядәге ханым.
Сораштыруда катнашучылар бер ярминкәгә чыкканда 200 сумнан алып 2500 сумга кадәр акча тотуларын әйтте.