Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песах – яһүд халкының азатлыкка ирешү көне


Казан яһүдләре Песахны бәйрәм итә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:57 0:00

19 апрель кичендә яһүдләр Песах, ягъни азатлык бәйрәмен котлый башлады. Татарстан яһүдләре 8 көн дәвам итәчәк бу бәйрәмнең беренче көнен Казанның Профсоюзный урамындагы синагогада гыйбадәтләр белән билгеләп үтте.

Казан һәм Татарстан яһүдләре раввины Ицхак Гарелик Азатлыкка әлеге бәйрәмнең үзенчәлекләре, халыкларның азатлыгы, татар теле турында фикерләрен белдерде.

Ицхак әфәнде яһүдләрнең иң зур бәйрәмнәреннән булган Песахның мәгънәсе нидән гыйбәрәт?

Ицхак Гарелик
Ицхак Гарелик

– Песахның тәрҗемәсе азатлык була. Безнең борынгы бабаларыбыз Мисыр хакимиятенең коллыгыннан котылу хөрмәтенә әлеге көнне азат булу көне буларак бәйрәм итә башлаган һәм ул бүген дә, элек ничек котланган булса, шулай бәйрәм ителә.

Бабаларыбыз коллыкта булганда күп еллар буена азатлык турында хыялланган һәм ниһаять 3331 ел элек алар бу хыялларын тормышка ашырган һәм Мисыр коллыгыннан котыла алган, азат булган.

Сезнеңчә халыкларның азатлыгы нәрсә ул?

– Азатлык ул – кешенең үзе теләгәнчә яши алуы. Беркем дә кешегә үзе теләгәнчә яшәргә комачауламаска тиеш. Кеше үз дине, үз кыйммәтләре белән яши алырга тиеш. Бу көнне безгә берничек тә онытырга ярамый. Аллаһ безгә бик авыр вазгыятьтә азатлыкка ирешергә ярдәм итте. Һәм без һәр ел җыелышып шушы көнне искә алабыз.

Казанда Песах бәйрәме
Казанда Песах бәйрәме

Песах бәйрәмен яһүдләр ничек үткәрергә тиеш, аның билгеле бер кагыйдәләре бармы?

– Әлеге көнне безгә бик күп эшләрне эшләргә өлгерергә кирәк. Адәм баласының гомере бик тиз уза. Без гел нәрсә дә булса эшләргә өлгермибез. Вакытны җиткерә алмыйбыз. Шуңа күрә без, үзебезнең ирегебезне чикләгән әйберләрдән котыла алмыйбыз икән, бу бәйрәмне котлый башлауның мәгънәсе булмый. Шуңа күрә безнең бу көнне зур чикләүләребез бар. Без бу бәйрәмдә телефоннан сөйләшмибез. Машиналарда йөрмибез. Интернет та, телевизор да карамыйбыз. Уйлап карагыз, барлык болар булмагач, кешенең башында һәм күңелендә күпме ирек барлыкка килә. Бу бәйрәм – гаилә бәйрәме. Күпләребез аны өйдә уздыра. Шулай да синагогабызга килүчеләр дә була. Монда килүчеләр дини китаплар укый. Сый-нигъмәтләрдән авыз итә. Гыйбадәтебез 4-5 сәгать барырга мөмкин.

Казанда Песах бәйрәме
Казанда Песах бәйрәме

Синагогага килүчеләр күп буламы?

– Аллага шөкер урыннар калмый диярлек. Гаиләләр балаларын да алып киләләр. Чөнки безгә бу бәйрәм турында яңа буынннарга да җиткереп калдырырга кирәк.

Бәйрәмегездә башка диннәрдәгеләрнең катнашуын рөхсәт итәсезме?

– Әлбәттә, ярый. Кем тели – бар кешегә дә ишегебез ачык. Беркемгә дә монда катнашу тыелмый.

Ә бу көнне нәрсәләр тыела?

– Синагогага килүчеләр кем генә булмасын, гыйбадәт башлануга телефоннарын сүндереп куярга тиеш. Фотога, видеога төшерү ярамый. Чөнки чит җиһазлар бәйрәмнең атмосферасын боза. Моны бәйрәмнең серлелеге дип түгел, ә кагыйдәсе дип карарга кирәк.

Казанда Песах бәйрәме
Казанда Песах бәйрәме

Песахка сез табыннар корып әзерләнгәнсез, бу бәйрәмдә ниләр белән сыйлану каралган?

– Борынгы бабаларыбыз ул көнне азатлыкка шул кадәр ашыккан ки, хәтта ипи өчен куелган камырлары да кабарырга өлгермәгән. Шуңа аны юка гына итеп пешерә алганнар. Шул ипи истәлегенә без һәр елны бу бәйрәмдә он һәм судан әзерләнгән, маца дип аталган ипи ашыйбыз. Шулай ук бу көннең ачысын хәтерләткән ачы ризыгыбыз да бар. Әмма шул ук вакытта без бу көнне зур сөенеч белән билгеләп үтәбез. Динебез кушканча, бу көнне без, әлеге көннең символы буларак, шәрап та эчәбез. Йөзем суы эчү дә каралган. Ризыктан авыз итү гыйбадәт белән бергә үрелеп бара. Бәйрәмебездә шулай ук иркенләп, азат кешеләрдәй утыру да каралган. Һәм иң мөһиме – ул көнне Аллаһ башкарган могъҗизаларны да онытмыйбыз, аңа шөкер итәбез. Песах – яһүд халкының туган көне ул. Без нәкъ шушы көнне яһүд халкы буларак барлыкка килдек.

Песах табыны
Песах табыны

Яһүдләрне бүген азат халык дип саный алабызмы?

– Шушы көннән соң, әйе. Бәлки физик яктан кайбер очракларда азат түгел дип уйларга була. Әмма бу безнең рухи яктан азат булган көнебез. Безгә бит шушы коллыктан азат булу өчен Тәүрат китабы һәм дин иңдерелде. Ә кешедә дингә ышану бар икән – бу инде кешенең хакыйки ирекле булуы дигән сүз. Без бар кеше дә азат булачак бер көннең киләчәгенә ышанабыз һәм моңа дога кылабыз.

Бер яһүди күзлегеннән карыйбыз икән, татар халкы азат халык булып күренәме?

– Мин Татарстанда 22 ел яшим. Һәм татар халкының үз традицияләре белән яшәве өчен, үз телләрендә сөйләшүләре өчен зур тырышлык куелуын күрәм. Әгәр татарлар шушылай үз дөньялары белән яшәргә, диннәрен тотып, үз телләрендә сөйләшергә омтылалар икән, минемчә, алар хакыйки азат кешеләр булалар.

Сез 22 ел Татарстанда яшәгәнегезне әйттегез. Бу вакыт эчендә татарча сөйләшергә өйрәндегезме?

– Дөресен әйтергә кирәк булса, юк. Мин заманында машинага утыруга татарча сөйли, татарча җырлар яңгырый торган радионы куя идем. Миңа татарча җырлар ошый. Бу, бәлкем, Израилдә туганга күрәдер. Израилдә Көнчыгыш мотивлы җырлар еш ишетелә иде. Шуңа күрә минем йөрәгемә якын булгандыр. Әмма безнең әйләнә-тирәбездәгеләр гел урысча сөйләшкәч, мин татарча өйрәнә алмадым. Балаларым мәктәптә татарча өйрәнә, әмма алар өчен дә татарчаны әйбәтләп сөйләшер өчен мохит кирәк.

Казанга килгәч тә шундук татарча өйрәнә башламавым зур ялгышым булды. Миңа ничек тә күбрәк аралашырга кирәк иде. Хәзер шуны әйтә алам, татарча өйрәнү – минем хыялым. Һәм алга таба минем татарча өйрәнү ният кенә түгел, ә план булып тора. Оят булса да, әйтәм, мин әлегә татарча аралаша алырлык дәрәҗәдә белмим бу телне. Әмма миңа татар теле ошый.

Кулыгыздан килсә, татар яисә яһүди халкы өчен нәрсә эшләр идегез?

– Мин дөньядагы бар кешенең дә күңелендә булган азатлыкка кавышуын тәэмин итер идем. Моны кемнең дә булса хакимиятеннән котылу дип аңламаска кирәк. Кеше дөрес итеп яшәргә тиеш. Кешеләр үзләре эзләгән күңел тынычлыгын тапсыннар иде. Кемдер әйткән бит: "Дөньяда начар кешеләр юк, ә үзенә начар булган кешеләр генә бар", дигән. Кешеләр дус яшәсен иде. Һәр халыкның үз дине, үз гореф-гадәте бар. Халыклар бер-берсен хөрмәт итеп, бер нәрсәдән дә курыкмыйча, азат яшәүләре өчен бу мөмкинлектән файдаланыр идем. Әйткәнемчә, мин дөньяда бар кеше дә азат булачак бер көннең киләчәгенә ышанам.

XS
SM
MD
LG