Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан активистларының Вконтактедан компенсация таләп итү шикаяте кире кагылды


Татарстан активистларының Вконтактедан үзләренең шәхси мәгълүматларын Экстремизмга каршы тору үзәгенә тапшыруы өчен 100-әр мең сум компенсация таләп итеп язылган шикаяте кире кагылды.

Петербурның Смольный районы мәхкәмәсенә оппозиция вәкиле Алексей Навальныйның Татарстандагы тарафдарлары Вконтакте социаль челтәреннән рухи зыян өчен компенсация түләтү шикаятен кире какты. Бу хакта активистларны яклаучы "Агора" хокук яклау оешмасы хәбәр итә. Мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә узган.

"Вконтакте үз кулланучыларының мәгълүматын куәт оешмаларына тапшыруны әлегә дәвам итәчәк. Активистларга бернинди дә гаепләүләр белдерелмәгән иде, аларның социаль челтәрдәге активлыгын сорау бары тик Алексей Навальный тарафдарлары буларак иҗтимагый-сәяси протест эшчәнлекләре белән генә бәйле булды", дип язды "Агора" хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков.

Мәхкәмә карары югары инстанциядә шикаять ителәчәк диелде.

Петербурның Смольный районы мәхкәмәсенә оппозиция вәкиле Алексей Навальныйның Татарстандагы тарафдарлары ​Андрей Бояршинов, Эльвира Дмитриева, Алексей Бояров һәм Михаил Тихонов Вконтактедан үзләренең шәхси мәгълүматларын Экстремизмга каршы тору үзәгенә тапшырган өчен 100-әр мең сум компенсация таләп иткән иде.

Шикаять текстына караганда, 2018 елның гыйнварында республиканың "Э" үзәге хезмәткәрләре, "Полиция турында" канунга сылтанып, социаль челтәрдән Навальныйның Татарстан штабының дүрт әгъзасы турында мәгълүмат сораган.

"Вконтакте" эчке эшләр министрлыгына кулланучыларның идентефикаторларын, исем-фамилияләрен, электрон почта адресларын, кесә телефоннары номерларын, социаль челтәрдә теркәлү көнен һәм IP-адресларын биргән. Шикаять итүчеләр фикеренчә, бу гамәлләр канунсыз санала.

Вконтакте тапшырган мәгълүматлар нигезендә Андрей Бояршиновны митинг оештыру тәртибен кабаттан бозу өчен административ җаваплылыкка тартканнар һәм 15 тәүлеккә сак астына алганнар диелә.

Моңа кадәр Смольный районы мәхкәмәсе Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе Лилия Чанышеваның Вконтактега шикаятен карап кире каккан иде. Ләкин соңрак Петербурдагы шәһәр мәхкәмәсе әлеге шикаятьне кабул итәргә кушты. Чанышева да Вконтактедан рухи зыян өчен 100 мең сум күләмендә компенсация сораган иде. Активист социаль челтәр тәртип саклау оешмаларына үзенең шәхси мәгълүматын ачкан дип белдерде.

XS
SM
MD
LG