Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли җәмәгатьчелек Русия мәгариф министрына милли мәгариф турында ачык хат юллаган


Архив фотосы
Архив фотосы

Таләпләр арасында туган телгә атнага кимендә өч сәгать аерып бирү дә бар.

Русиянең төрле милли республикаларыннан җәмәгатьчелек Русия мәгариф министры Ольга Васильевага федераль дәүләт мәгариф стандартлары (ФГОС) проектлары турында ачык хат юллаган. Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Азатлыкка сөйләгәнчә, хатны 350ләп кеше имзалаган, алар арасында Татарстан, Удмуртия, Чуашстан, Мари Иле һәм башка республикалар вәкилләре бар.

Хатта хәзерге вакытта фикер алышу барган дәүләт мәгариф стандартлары турында милли җәмәгатьчелек фикерләре, тәкъдимнәре һәм таләпләре язылган. "Туган тел һәм әдәбиятка икенчел фәнгә булган мөнәсәбәт күзәтелә", диелә хатта.

Тәкъдим-таләпләр арасында уку планнарын төзүдә милли республикаларның да катнашуы, Русия телләрен республика дәүләт телләре буларак укыту тәртибен билгеләү, икенче чит телне укытуны програмның мәҗбүри өлешеннән алу кебек мәсьәләләр күтәрелә. Шулай ук җәмәгатьчелек аттестацияләрне уку телендә (урыс яки туган телләрдә) уздыру мөмкинлеген таләп итә.

Үрнәк уку програмнарында туган телгә атнага кимендә өч сәгать аерып бирү тәкъдим ителә. Туган телдә белем алучылар өчен әлеге фәнне 1-7нче сыйныфта атнага кимендә биш сәгать итеп билгеләү тәкъдиме бар. Моннан тыш, туган телне өйрәнү чит тел өйрәнү белән чагыштырганда өстен булырга тиеш диелә хатта.

"Русия мәгариф министрлыгына шундыйрак эчтәлек белән Якутия җәмәгатьчелеге дә хат юллады", дип сөйләде Азатлыкка Фәйзрахманов.

29 марттан 29 апрельга кадәр Русия мәгариф министрлыгы башлангыч һәм урта мәктәптә дәүләт мәгариф стандартлары проектлары нигезендә фикер алышулар оештырды. Туган тел фәне турында фикер алышу "урыс теле" фәне кысаларында оештырылды. Фикер алышуда җәмәгатьчелекнең туган телләрне мәҗбүри укыту планыннан чыгару турында да, киресенчә, саклап калу турында да таләпләре бар.

2017 елның көзеннән башлап, Татарстанда татар теле дәресләре "туган тел" фәне кысаларында гына укытыла, укучыларның туган тел буларак башка телләрне дә сайлау мөмкинлеге бар. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү турында ачыклык юк, Русия югары мәхкәмәсендә "республиканың дәүләт теле" фәнен уку програмына кертү турында шикаять карала.

XS
SM
MD
LG