Accessibility links

Кайнар хәбәр

МДУ аспиранты Азат Мифтаховны сак астында тотуны 7 июньгә кадәр озайттылар


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Мифтаховның адвокаты аны тулай торакка йорт сагына чыгаруны сорады. Әмма прокурор ул качып китәргә мөмкин дип каршы төште.

Мәскәүнең Головинский мәхкәмәсе "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә шикләнелүче Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховны 7 июньгә кадәр сак астында калдырды. Бу хакта "МБХ Медиа" хәбәр итә.

Адвокат Светлана Сидоркина Мифтаховка чикләү чарасын йорт сагы белән алыштыруны сораган. Ул аспирантны МДУ тулай торагында тотуны сорап мөрәҗәгать иткән. Әмма прокурор, Мифтахов качарга һәм җинаятьтә башка катнашучылар белән бәйләнешкә керергә мөмкин дип белдергән.

Мәхкәмә бинасы алдында ялгыз пикет та узды. Анда активист кулына "Русиягә сәяси тоткыннар түгел, галимнән кирәк. Азат Мифтаховны иреккә җибәрергә!" дип язылган плакат тотып торды.

  • 2018 елның 31 гыйнварына каршы төндә Мәскәү читендәге Онежская урамында урнашкан "Бердәм Русия" офисының тәрәзесен ваталар һәм төтен шашкасы ташлыйлар. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килми. Җинаять эше нигезендә берничә кеше тоткарлана, аларның кайберләре тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан азаплауларга дучар булулары турында сөйли.
  • Мифтаховны 1 февраль тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.
  • Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.
  • Соңрак Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны 7 апрельгә, аннары 7 майга кадәр сак астында тоту карары чыгарды.
  • Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG