Accessibility links

Кайнар хәбәр

Помпео Мадуроның Кубага качу нияте турында сөйләде


Венесуэлада бәрелешләр
Венесуэлада бәрелешләр

Майк Помпео сүзләренчә, Николас Мадуро очкычы инде Кубага очу юлында булган, әмма Кремль аны бу адымга бармаска күндергән.

АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео CNN каналында чыгыш ясап, Венесуэла президенты Николас Мадуро 30 апрель иртәсендә Кубага качарга җыенган, әмма аны Кремль туктаткан дип белдерде.

Помпео сүзләренчә, Николас Мадуро очкычы инде юлда булган, әмма Кремль аны бу адымга бармаска күндергән. Дәүләт секретаре Мадуро белән кем сөйләшкәнен әйтми, очкыч Һаванага очарга тиеш булган дип кенә сөйләде.

Помпео Вашингтон оппозиция лидеры Һуан Гуайдога теләктәшлек белдерүен раслады. Сишәмбе Гуайдо үзенең тарафдарларын Мадуроны бәреп төшерү өчен 1 майда урамнарга чыгарга чакырды. Ике як бәрелеше нәтиҗәсендә 50дән артык кеше яраланып, Каракаста медицина үзәгенә китерелде.

"Вакыт җитте! Без Венесуэла өчен ирек һәм демократия яуларга җыенабыз", дип язды Гуайдо Твиттерда. Әмма хакимиятләр илдә бөтен социаль челтәрләрне һәм мессенджерларны томалады, бу өндәүгә кушылучылар булырмы, билгесез.

Венесуэла президенты Николас Мадуро "оппозиция тарафыннан әзерләнгән протестлар дәүләт түнтәрелешенә тәңгәл" диде һәм "бу тормышка ашырылмады", диде. Үзенең Венесуэладан качарга җыену турындагы Помпео белдерүен ул "җитди түгел" дип атады.

Русия тышкы эшләр министрлыгы да Помпео сүзләрен кире какты. Министрлыкның рәсми вәкиле фикеренчә, сүз АКШ тарафыннан башланган мәгълүмати сугыш турында бара.

Венесуэла оппозициясенә теләктәшлек күрсәтү һәм Һуан Гуайдоны президент дип танулары турында АКШ, Бразилия, Колумбия, Перу, Аргентина, Чили һәм Европаның күпчелек илләре белдерде.

Моннан тыш, АКШ президенты Дональд Трамп Куба гаскәрләре Венесуэлада хәрби чараларын туктатмаса, Кубага карата "тулы эмбарго" һәм чикләүләр белән янады.

XS
SM
MD
LG