Полиция Казакъстан башкаласында оппозиция маршында катнашучы дистәләрчә кешене тоткарлады дип хәбәр итә Азаттык радиосы.
Хокук саклаучылар белән сөйләшүләрдән соң полиция Нур-Солтанда унлап кешене азат иткән. Полиция автобусларында тагын дистәләгән кеше кала. Протестта катнашучылар бөтен тоткарланучыны да чыгарып бетермичә, чараны туктатмыйбыз дип белдерә.
Нур-Солтанда тоткарланган кайбер кешеләргә полиция хезмәткәрләре таяклар белән суккан диелә. Моңа кадәр урамнарга җыелучылар каршында прокуратура вәкиле чыгыш ясап, протест чарасын "канунсыз" дип атаган, таралышуны таләп иткән. Әмма халык йөрешне дәвам иткән.
Нур-Солтанда да, Алматыда митингларга кимендә йөзләп кеше катнаша.
Протестларда катнашучылар Казакъстан ватандашларын ил президенты сайлауга бойкот белдерергә чакыра. Алар шулай ук сәяси тоткыннарны төрмәләрдән чыгаруны таләп итә. Моннан тыш, Астананы Нур-Солтанга әйләндерүгә каршылык белдерүчеләр дә бар.
1 майда Казакъстанда Халык бердәмлеге көне билгеләнә. Бу уңайдан рәсми чаралар уза. Нур-Солтанда котлау сүзе белән Казакъстанның элекке президенты Нурсолтан Назарбаев чыгыш ясады. Алматыда шәһәр мәйданында илнең хәзерге вакытлы президенты Касым-Жомарт Токаев халыкка мөрәҗәгать итте.
Апрель башыннан Казакъстанда вакытыннан алда президент сайлауга каршы протестлар бара. Чараларда катнашучылар сайлауда реаль сәяси кендәшлек булмаячак дип саный.
Президент Нурсолтан Назарбаев 30 ел идарә иткәннән соң март аенда вазифасыннан китте. Шул ук вакытта ул илнең Иминлек шурасын җитәкли һәм хакимияттәге "Нур Отан" фиркасе башлыгы булып кала.
Токаев президент вазифасына керешкәнчегә кадәр Сенат рәисе иде. Президент вәкаләтләре Токаевка чираттагы президент сайлауга кадәр бирелде. Казакъстанда вакытыннан алда президент сайлау 9 июньгә билгеләнде. Чираттагы президент сайлау 2020 елда булырга тиеш иде.