Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстанның Алатыр шәһәре Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьәләсен тавышка куйды


Чуашстанның Алатыр шәһәрендә Явыз Иванга һәйкәл куелырга мөмкин. Әлегә интернетта моңа тавыш бирү бара. Алатырга нәкъ менә шушы патша нигез салган диелә.

Чуашстанның Алатыр шәһәре хакимияте сайтында урыс патшасы Явыз Иванга һәйкәл урнаштыру турында тавыш бирү игълан ителде. Хакимиятләр искәртүенчә, монда яшәүче һәркем шәһәргә кем нигез салганын белә. "Олысыннан кечесенә кадәр Явыз Иван дип җавап бирәчәкләр", диелә хәбәрдә. Анда шулай ук Иван IV "үз вакытының күренекле сәясәтчесе һәм фикер иясе, аның тарафыннан оештырылган хәрби һәм хөкүмәт реформалары ул чордан күп елларга алганрак барды. Аның урыс патшалыгын төзүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез" диелә.

Элегрәк Явыз Иванга һәйкәлне Чабаксарда куймакчылар иде. Шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Явыз Иван Чуашстан башкаласына нигез салуда зур роль уйнаган дип белдерде. Әмма Чуаш милли конгрессының Аксакаллар шурасы моңа каршы булды, урыс патшасының чуашларга бернинди дә кагылышы юк диде. Былтыр декабрьдә шулай ук һәйкәл куюга каршы Чуаш дәүләт һуманитар фәннәр институты галимнәре каршы чыкты.

Чабаксарда Явыз Иванга һәйкәл кую идеясе 2015 елдан бирле күтәрелеп килә.

Чабаксарда яшәүче тарихчы һәм сынчы Дмитрий Мадуров хакимиятләрнең һәйкәл куярга омтылулары түрәләр арасында коррупция чәчәк атуын күрсәтә дип саный. "Инде узган гасырның 90-нчы елларында ук мондый заказларны алучы аерым бер даирә барлыкка килде. Дәүләткә сатып алулар бәйге аша, җәмәгать тыңлаулары аша башкарылырга тиеш дигән канун чыкканнан соң коррупция бөтенләй котырып чәчәк ата башлады. Түрәләр ни тели - шуны эшли. Рәссамнәр мәдәният мәсьәләләренә хәзер тыкшынмый. Алар "артык" булып калды, аларның фикере исәпкә алынмый. Сәнгать халтурага әйләнде", дигән Мадуров Idel.Реалиига.

Шулай да Мадуров Алатырга нигезне чынлап та Явыз Иван салуы белән килешә. "Алатыр кешеләре Явызны үзләренә куярга тели икән - аларның хокукы. Әмма алар нәкъ менә Явыз Иванның урыс крестьяннарын колга әйләндереп, холоп ясавын истә тотсын. Ул холопларга, колларга караганда да, кимрәк хокулар биргән", ди тарихчы.

Алатыр хакимияте сайтындагы рәсми тарихи белешмәгә караганда, шәһәргә нигез салу "Явыз Иван патшалыгы чорына туры килә". "1552 елның 4 августында Явыз Иван Казанны яуларга барганда Сура елгасы һәм Алатыр елгасы тамагында, биек ярда Алатыр шәһәр-ныгытмасын төзи", диелә.

XS
SM
MD
LG