Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең күпчелеге Сүриядә хәрби операцияне тәмамлау яклы


Сүриядә Русия очкычлары
Сүриядә Русия очкычлары

Русияләрнең 55 проценты Русия Сүриядә хәрби операцияне тәмамларга тиеш дип саный. Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 35 проценты гына Сүриягә карата дәүләт сәясәтен хупламый. 51 проценты хуплавын белдерә.

Русияләрнең 55 проценты Русия Сүриядә хәрби операцияне тәмамларга тиеш дип саный. Бу хакта Левада үзәге соршатыруларына сылтанып РБК яза.

Хәрби чараларны дәвам итәргә кирәк дип санаучылар саны 30 процент булган.

Респондентларның 37 проценты Сүрия низагына хәрби тыкшыну Русия өчен "яңа Әфганстанга" әйләнергә мөмкин дип белдерә. 34 проценты мондый сценарий шикле, 16 проценты - бу мөмкин түгел дип саный.

Социологлар ачыклавынча, сораштыруда катнашучыларның 35 проценты Сүриягә карата дәүләт сәясәтен хупламый. 53 проценты исә хуплавын белдерә.

Шул ук вакытта Сүриядәге вакыйгаларны ватандашларның нибары 13 проценты гына күзәтеп бара, тагын 48 проценты бу хакта "бераз белә". Респондентларның 39 проценты Сүриядә ниләр барганын бөтенләй белми.

Русиягә хәрбиләрен Сүриягә 2015 елның сентябрендә җибәрде. Президент Владимир Путин Русия гаскәрләрен чыгару турында инде өч тапкыр белдерде: 2016 елның мартында һәм декабрендә, һәм 2017 елның декабрендә. Сүриядә хәзерге вакытта Русяинең ике хәрби ныгытмасы бар. Аларның берсе Тартуста, икенчесе Хмеймимда урнашкан.

2018 елның декабрендә Сүриядән гаскәрләрен чыгару планнары турында АКШ та белдерде. 2019 елның 4 гыйнварында бу эш башланды. Сүриядә Американың 200 тынычлык урнаштыручысы һәм шул ук күләмдә хәрбиләр калыр дип планлаштырыла. Медиа язуынча, Вашингтон Сүриядә бер мең тирәсе хәрби калдырырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG