Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә экстремизмда гаепләү белән бәйле җинаять эшләре саны күпкә кимегән


Бу елның беренче өч аенда экстермизм белән бәйле тугыз җинаять эше ачылган, былтыр бу чорда андыйлар саны 223 булган.

Җинаять кодексының 282нче маддәсе өлешчә йомшартылганнан соң Русиядә нәфрәт яки дошманлык уяту турында җинаять эшләре дистәләрчә тапкыр кимегән. Бу хакта Интерфакска Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев белдергән.

Министр сүзләренчә, быел гыйнвардан мартка кадәр әлеге маддә нигезендә тугыз җинаять эше ачылган. Былтыр бу айларда алар 223 булган.

Экстремизм белән бәйле административ эшләр турында статистика әлегә юк ди Колокольцев.

Былтыр декабрьдә Русия президенты Владимир Путин Җинаять кодексының 282нче, ягъни нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы маддәсен йомшарту канунын имзалады.

Яңа канунга ярашлы, нәфрәт яки дошманлык уятучы репостлар өчен беренче җәза административ штраф булачак. Бер ел эчендә бу икенче тапкыр кабатланса, җинаять эше ачылачак.​

Нәфрәт яки дошманлык уяту маддәсен өлешчә йомшартуны октябрь башында Путин үзе тәкъдим итте. Бу хактагы канун өлгесен ул Русия думасына кертте. Былтыр 7 июльдә телевидениедә туры элемтә вакытында Путин репостлар өчен хөкем итүне "маразм һәм абсурдка" җиткермәскә кирәк дигән иде.

Җинаять кодексының 282нче маддәсендә медиа йә интернет ярдәмендә нәфрәт яки дошманлык уятучы гамәлләр өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. 2017 елда лайклар һәм репостлар өчен Русиядә 461 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

XS
SM
MD
LG