Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яулыклы укучылар турында мәгълүмат җыярга кушкан полиция хезмәткәренә дисциплинар чара күрелгән


Ата-аналар Казан мәктәпләрендә укучы яулыклы кызларның гаиләләре турында мәгълүмат җыюга каршы чыгып прокуратурага зарланганнан соң, Русия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе тикшерү уздырган.

Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе белдерүенчә, дини гаиләләрдән булган мәктәп укучылары турында мәгълүмат җыюны оештырган полиция хезмәткәренә чаралар күрелгән. Бу турыда Азатлыкка адвокат Руслан Нәгыев сөйләде.

Казан мәктәпләренең берсендә укучы кызның ата-анасы, хокукларын яклауны сорап, Нәгыевкә мөрәҗәгать иткән иде. "Без эчке эшләр министрлыгыннан мәктәпләрдән яулыклы кызлар исемлеген таләп иткән хезмәткәргә карата принципиаль карар кабул итүенә һәм ул хезмәткәргә җәза бирүенә ирешә алдык. Икенче этап – бу гамәлләргә прокуратура һәм Русия тикшерү комитеты бәяләмәсе", диде Нәгыев.

Полиция башлыгы урынбасары Виктор Котников имзалаган хаттан аңлашылуынча, оешма боерыкларын бозып, мәктәпләргә шундый хатлар җибәргән хезмәткәргә дисциплинар чаралар күрелгән.

Бер ай элек Русия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе мәктәпләргә хиҗап киюче укучы кызлар турында мәгълүмат туплап җибәрүне таләп итеп документ тараткан иде. Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе башлыгы Венера Сабирҗанова имзалаган бу документта мәктәп мөдирләренә "катгый дини карашта торган (хиҗап киюче) укучылар һәм аларның әти-әниләрен сурәтләүче материаллар" җибәрергә кушылган. Бу "эш өчен кирәк" дип аңлатыла документта.

Адвокат Нәгыев мондый мәгълүмат җыю Конституциягә каршы килә дип белдерде һәм прокуратурага моны тикшерер өчен гариза җибәрде. "Бу гамәл Конституциядә каралган дин һәм вөҗдан ирегенә хокукларны тупас боза, әти-әнисе ризалыгыннан башка балалар турында шәхси мәгълүмат җыю канунга каршы килә һәм монда дин тоту ягыннан дискриминация ярылып ята", дип сөйләде Нәгыев.

Соңрак Казан Кирмәне вәкиле мондый күрсәтмә Венера Сабирҗанованың үз инициативасы булган дип акланды.

XS
SM
MD
LG