Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мөфтие урынбасары Айнур Арсланов вазифасыннан китте


Айнур Арсланов
Айнур Арсланов

Арслановны Нөрмөхәммәт Нигъмәтуллин киткәннән соң, Башкортстан мөфтие вазифасына төп намзәтләрнең берсе дип атыйлар иде.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарате рәисе урынбасары Айнур Арсланов сишәмбе вазифасыннан китте. Бу хакта Мксеть яза.

Арсланов урынбасар булып 2013 елдан бирле эшләде, аны Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин киткәннән соң, мөфти вазифасына төп намзәтләрнең берсе дип атыйлар иде.

Нигъмәтуллин Диния нәзарәте рәислегеннән 29 апрель китте. Яңа мөфти сайлаганчы аның вазифаларын тагын бер урынбасары Айнур Биргалин башкарып тора.

Биргалин сүзләренчә, Айнур Арслановның китүе Нигъмәтуллин китүе белән бәйле түгел, чөнки карар моңа кадәр кабул ителгән булган.

"Айнур Арслановның китүе турында карар мин мөфти вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгәнгә кадәр кабул ителгән иде. Диния нәзарәтендә кадрлар чынлап та оптимальләштереләчәк, әмма элекке такым безнең белән эшләп калачак", дигән ул.

Айнур Арсланов үзенең Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтендәге миссиясе тәмамланган дип саный. "Минем миссиям мөфти Нурмөхәммәтне вазифасыннан җибәрү, үсеш, реформалар өчен юл ачу иде. Мине, чынлап та, үз намзәтемне мөфти вазифасына чыгаруны сорадылар, сорыйлар, әмма минем беркайчанда рәис буласы килмәде", ди Арсланов.

Аның сүзләренчә, киләсе елда ул фән белән шөгыльләнәчәк, Башкорт дәүләт педагогия интистутында диссертациясен язып бетерәчәк.

"Әлбәттә, мин өммәт язмышына битараф түгел. Әгәр аңа куркыныч янавын күрәм икән, читтә калмаячакмын", ди Айнур Арсланов.

Соңгы елларда Арсланов мөфти Нигъмәтуллиның эшчәнлеген тәнкыйтькә тотып килде. Аерым алганда икътисади мәсьәләләрнең хәл ителмәве, яшьләрнең җәлеп ителмәве, нәзарәт эшчәнлегендә үсеш булмавы әйтелде. Элегрәк Арсланов Азатлыкка әйтүенчә, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин үз урынында инде 25-26 ел утыра, эш башкарыр өчен бу зур вакыт. Инде башкалар да эшләп карасын дигән иде ул.

XS
SM
MD
LG