Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер генә сәгатькә (Только на один час) – Әмирхан Еники


Годы войны. Татарская семья с тревогой ждёт новости с фронта. И вот внезапно с войны возвращается их сын, но ... только на один час. Читаем рассказ "Бер генә сәгатькә" татарского классика Амирхана Еники. Текст адаптирован, прилагаем аудио и перевод ключевых фраз. В конце материала вас ждёт тест.

Бер генә сәгатькә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:02 0:00
йөкләү

Авылдан ике чакрым ераклыкта тимер юл үтә. Галимҗан абыйның хатыны Мәрьям абыстай тәрәзәдән шул тимер юл станциясендәге кирпеч бинага карарга ярата. Сугыш башлангач, өч улы шул станциядән сугышка киттеләр. Мәрьям абыстай, алар кайчан да булса шул кечкенә станциядә төшәрләр дип өметләнә. Шуларны уйлаган, күңеле төшкән минутларда ул станциядән күзләрен бер дә алмый.

Бүген Мәрьям абыстайның кәефе яхшы түгел. Аның башы авырта, кул-аяклары сызлый. Әмма ул барыбер иртә торырга гадәтләнгән. Иртүк торып, Мәрьям абыстай ирен, киленен ашата. Килененең кызы Зәйнәп идән себерде һәм уйнарга чыгып китте. Мәрьям абыстай ялгыз калды. Бу ялгызлык күңелендәге авыр бушлыкны тагын да көчәйтте кебек. Ул бары тик ятып кына торырга теләде. Ул хәтта тәрәзә янына барырга да иренде. Өстәлне җыйды һәм сандык өстенә ятты.

Бервакыт Мәрьям абыстайның колагына «Әни!» дигән тавыш ишетелде. Тавыш ерактан килә иде. Бераздан бу тавыш якынрак, колак янында ук ишетелде. «Әни!»

Абыстай саташа кебек иде. Ул сискәнде һәм күзләрен ачты. Аның янында кече улы Гомәр елмая иде. Мәрьям абыстай курыкты. Гомәр улы тагын тыныч кына:

– Әни, курыкма, бу мин! – диде.

Карчык тәмам курыкты. Үзен саташа дип уйлады һәм әкрен тавыш белән:

– Улым?! Йә, Алла! Улым Гомәр!! Синме бу? – диде.

Гомәр әнисенең йомшак кулларын тотты, торгызды һәм:

– Мин инде, әни, мин! Танымыйсыңмы әллә? – дип җавап бирде.

Мәрьям абыстай хәлсезлектәнме, сүз тапмаганнанмы, улының күкрәгенә ятып елый башлады. Шулвакыт ишектә Зәйнәп күренде һәм «Абый!?» дип кычкырды да яшен тизлеге белән кире чыкты.

Слова и выражения

  • чакрым – километр
  • тимер юл үтә – проходит железная дорога
  • күңеле төшкән минутларды – в минуты разочарования
  • сызлый – ноет
  • гадәтләнгән – привык
  • идән себерде – подмела
  • бушлык – пустота
  • саташа – бредит
  • торгызды – поднял
  • хәлсезлек – бессилие
  • яшен тизлеге белән – со скоростью молнии

Мәрьям абыстай, ниһаять, аңына килде һәм сөйләнә башлады.

– Менә рәхмәт, Аллаһым! Поезд тавышын да ишетмәдем бит. Ай, рәхмәт, Раббым! Догаларымны кабул иттең. Инде Шакир белән Фатихны гына көтәсе калды... Әй, улым, әтиең дә китте бит. Артыннан барырга кирәк, – диде.

Шулвакыт ишегалдында тиз-тиз аяк тавышлары ишетелде, һәм ишектән Галимҗан абый, килене Камилә һәм Зәйнәп керделәр.

– Улым! Улым! – дип кычкырды. – Бөтенләйгә кайттыңмы?

– Юк, әти, мин озакка кайтмадым.

– Күпме инде ул? Ике айгамы, бер айгамы?

– Юк, әти. Мин беразга гына... бер генә сәгатькә кайттым.

Бу хәбәрдән барысы да тын калдылар.

– Безнең эшелон станциядә. Без госпитальдән фронтка барабыз. Мине сезнең белән күрешергә бер генә сәгатькә җибәрделәр.

Галимҗан абзый килененә өстәл хәзерләргә кушты. Камилә тиз генә самавыр куйды, күкәй, май, каймак алып чыкты. Мәрьям абыстай да нәрсәдер эшләргә тырышты. Ләкин аны аяклары йөртми иде. Ул барган җиреннән туктап, бер улына, бер иренә карады. Гомәр хәтта кайтуына да үкенде сыман. Бәлки, күзләренә күренмәскә булгандыр дип уйлады.

Слова и выражения

  • аңына килде – пришла в себя
  • ишегалды – двор
  • килен – сноха
  • бөтенләйгә – насовсем
  • каймак – сметана
  • үкенде сыман – будто пожалел
  • күзләренә күренмәскә булгандыр – не стоило показываться на глаза

Озакламый Гомәр китәргә вакыт җитүе турында әйтте.

– Хушыгыз! Икенче юлы бөтенләйгә кайтырмын, көтегез! – диде.

Әмма әти-әнисе аны калдырмады, озата киттеләр.

Урамда аны атка җигелгән арба белән председатель көтә иде. Гомәр арбага утырды, һәм алар кузгалдылар. Солдат каршысында туган авылының кырлары, урманнары күренде. Аңа бу авылның һәр сукмагы, һәр куаклыгы таныш иде. Менә алар иген кырына җиттеләр. Монда ул сөйгән кызы Заһидә белән хушлашкан иде. Гомәр шул вакытларны искә алды.

Станциядә: «Вагоннарга! Вагоннарга!» дигән тавышлар ишетелде. Гомәр атасының кулын кысты да әкрен тавыш белән:

– Сау бул, әти, – диде. Галимҗан абый аңа:

– Хуш, улым! Икенче юлы да күрешергә язсын. Исән-сау кайт! – дип җавап бирде.

Аннары Гомәр әнисенең җиңел гәүдәсен күкрәгенә кысты. Әнисе «улым» дип әйтергә генә көч тапты. Гомәрне иптәшләре поездга тартып алдылар. Гомәр янә фронтка китте.

Еракта поезд артыннан Заһидәнең йөгергәне күренде. Ул поездны куып җитә алмый, әмма һаман чаба иде. Кинәт ул егылды һәм чирәм йолкый-йолкый елый башлады...

Икенче көнне Галимҗан абыйларның өендә элеккеге тормыш башланды. Ләкин асылда өй эче Гомәрнең рухы белән тулы кебек. Өйдәгеләр бертуктаусыз аның турында уйладылар. Ике елдан соң бер генә сәгатькә кайткан уллары исән булуына Галимҗан абый да шатланды. Сугыштан соң улы ничек яшәячәге турында уйланды ул.

Мәрьям абыстай тагын тәрәзәгә, станциягә карады.

– Кайтыр, күз нурым, кайтыр...

Слова и выражения

  • озакламый – вскоре
  • атка җигелгән арба – телега, запряжённая лошадью
  • сукмак – тропа
  • куаклык – кусты
  • иген кыры – хлебное поле
  • хушлашкан иде – попрощался
  • кысты – пожал
  • асылда – в действительности
  • рух – душа

*****

Грустный, но сильный текст. Сейчас предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Бер генә сәгатькә

Тест: Бер генә сәгатькә

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG