Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йорк мэры АКШ президенты вазифасына намзәт булырга җыенуын белдерде


Билл де Блазио
Билл де Блазио

Нью-Йорк мэры Билл де Блазио 2020 елда АКШ президенты вазифасына Демократлар фиркасеннән намзәт булырга җыенуы турында белдерде.

"Эшләүче кешеләр мәнфәгатьләрен янә беренче урынга куярга кирәк", диде Билл де Блазио.

Ул Айова штатына беренче сайлау алды сәфәренә юл алды. Әлеге штатта киләсе ел башында праймеризлар башланачак.

New York Times мәгълүматынча, де Блазио демокрталрдан президентлыкка 23нче җитди намзәт булачак. Сораштыруларга караганда, әлегә элекке вице-президент Джо Байденның шанслары иң зуры. Ул ярышка күптән түгел генә кушылды.

Башка намзәтләр арасында сенаторлар Берни Сандерс, Камал Хариис, Кори Букер һәм Элизабет Уоррен, Вәкилләр пулаты әгъзасы Бето О'Рурк һәм Индианадагы шәһәрләрнең берсе мэры Пит Буттиджич актив. Де Блазионы фаворитлар рәтенә кертмиләр.

Билл де Базило Нью-Йорк мэры булып 2014 елдан бирле эшли. Аны АКШ президенты, республикан Дональд Трамп еш кына тәнкыйтьләп килә. Базилионың президентлыкка дәгъва итүенә карата Трамп "ул Нью-Йорк тарихында иң начар мэр санала" һәм "Нью-Йорк аны күралмый" дип язды.

XS
SM
MD
LG