Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алисә могҗизалар илендә (Алиса в стране чудес) – II


Фрагмент мультфильма "Алиса в стране чудес" производства Дисней, 1951 год
Фрагмент мультфильма "Алиса в стране чудес" производства Дисней, 1951 год

Продолжаем читать мировую классику на татарском! Читаем вторую часть всемирно известной сказки на татарском. Текст мы перевели специально для вас :) Он адаптирован для изучающих язык, мы записали красивое аудио, подготовили перевод ключевых фраз и тест по тексту.

Алисә могҗизалар илендә (2)
please wait

No media source currently available

0:00 0:10:22 0:00
йөкләү

–​ Сәеррәк! Сәеррәк! – дип кычкырды Алисә (ул бер мәлгә инглизчә ничек сөйләшәсен тәмам онытты), – хәзер мин дөньядагы иң зур телескоп кебек ачылачакмын! Хушыгыз, минем аякларым! (чөнки ул офык артында югалган аякларына күз салды).

– Ах, минем кечкенә бичара аякларым, кем соң хәзер сезгә туфлиләр һәм оеклар кидерер. Кадерлеләрем минем! Мин инде булдыра алмам. Сезнең турында кайгыртыр өчен, мин инде бик еракта булырмын. «Әмма мин алар белән ягымлырак булырга тиеш», – дип уйлады Алисә.

– Югыйсә, алар миңа кирәк җиргә бармаячаклар. Менә нәрсә – мин аларга һәр раштуага яңа түфлиләр бүләк итәчәкмен.

Һәм ул киләчәккә планнар төзүне дәвам итте.

– Ә аларны күчерер өчен, йөк күтәрү кранын кулланачаклар, – дип уйлады ул.

– Ах, Аллам! Башыма нинди юләрлекләр килә бит! – Һәм ул шунда ук башы белән түшәмгә бәрелде. Ни дисәң дә, аның буе хәзер тугыз футка җитә бит. Ул шунда ук кечкенә алтын ачкыч алды да бакча ишегенә ашыкты.

Бичара Алисә! Ул ничек кенә тырышмады, әмма ишек аша керү элеккедән дә авыр иде. Ул утырды һәм елый башлады.

– Никадәр оят! – диде Алисә! – Шундый зур кыз (хәзер аның моны әйтергә тулы хакы бар иде) – һәм елый. Хәзер үк тукта.

Әмма ул елавын дәвам итте. Яшьләр чиләкләп акты, аннары дүрт дюйм тирәнлектә су җыелды, һәм, ниһаять, ярты зал яшь белән тулды.

Аннары еракта аяк тавышлары ишетелде, һәм ул ашыгып күзләрен сөртте.

Бу Ак куян иде. Ул кире килгән, искиткеч матур киенгән, бер кулында йомшак ак күн перчаткалар, икенчесендә зур җилпәзә. Ул шактый тиз бара һәм: «О! Герцогиня! О! Герцогиня! Көттерсәм, ул мине бик ачуланыр», – дип cөйләнә иде.

Алисә бик авыр хәлдә иде. Шуңа ул кемнән дә булса ярдәм сорарга әзер булды. Ул Куянга әкрен тавыш белән: "Рөхсәт итегез, сэр...", – диде.

Куян урынында сикереп куйды, җилпәзәсен һәм ак перчаткаларын кулыннан төшерде һәр зур тизлек белән караңгыда югалды.

Алисә җилпәзә белән перчаткаларны күтәрде һәм үз–үзе белән сөйләшүне дәвам итте:

– Аһ, аһ! Бүген бар да шундый сәер! Ә кичә һәрнәрсә гадәттәгечә иде. Үткән төндә мине алыштырмадылар микән? Ул очракта мин кем соң? Сорау менә нидә!

Слова и выражения

  • сәеррәк – страннее
  • бер мәл – одно мгновение
  • офык артында югалган – исчезнувший за горизонтом
  • күз салды – кинула взгляд
  • оеклар – чулки
  • раштуа – рождество
  • йөк күтәрү кранын кулланачаклар – будут использовать подъёмный кран
  • тулы хак – полное право
  • чиләкләп – вёдрами
  • җилпәзә – веер
  • күтәрде – подняла

– Мин Ада түгел, монысы шиксез, – диде ул. – Чөнки аның чәчләре бөдрәләнә, ә минеке туры. Мин Мэйбл да була алмыйм. Чөнки күп беләм. Ә ул шундый әз белә. Ул ул инде. Ә мин ул мин... Аһ, бар да шундый буталчык! Кая, тикшерик әле, элек белгәннәремне беләм микән мин. Биш-дүртең – унике, ә алты-дүртең – унөч, ә җиде-дүртең ...аһ! Мин болай егермегә мәңге җитмим! Ярый, тапкырлау таблицасы әллә ни әһәмиятле түгел. Җәгърафияне искә алыйк. Лондон Парижның башкаласы, ә Париж Римның башкаласы, ә Рим ... – юк, болар БАРЫСЫ ДА дөрес түгел. Мин Мэйбл булганмын.

Ул җырны искә төшерергә тырышты:

Яшел сөйкемле крокодил,
Гуталин белән койрыгын чистартып,
Кар белән капланган күл аша
Нил сулары акканын караганда,
Ачлыктан үлмәс өчен,
Киң итеп тырнакларын җәя
Һәм, авызын киң ачып,
Елмаеп балыкларны кунакка чакыра.

– Брррр! Бу бер дә дөрес сүзләр түгел, – диде бичара Алисә, һәм аның күзләре тагын яшьләнде.

– Мин чыннан да Мэйблга әйләнгәнмен. Миңа шул ямьсез йортта яшәргә туры киләчәк, минем уенчыкларым булмаячак. Һәм миңа шулкадәр дәрес хәзерләргә кирәк булачак! Мин ялгызлыктан ШУНДЫЙ туйдым!

Ул боларны әйтте һәм кулларына карады. Гаҗәеп, ул Куянның бер перчаткасын кулына кигән иде.

– Ничек булды бу? – диде ул. – Димәк, мин янә кечерәйдем? – Ул кулындагы җилпәзәр ярдәмендә кечерәйгәнен аңлады.

– Бу бәхетле очрак! – диде Алисә. – Ә хәзер бакчага! – һәм ул кечкенә ишек янына чапты. Әмма ул ябык иде. Ә кечкенә алтын ачкыч һаман да пыяла өстәлдә ята иде.

Кинәт ул суга килеп керде.

– Шулкадәр еламаска иде миңа! – диде Алисә. – Мин хәзер үз яшьләремдә батарга тиешмен бугай!

Слова и выражения

  • бөдрәләнә – кудрявый
  • буталчык – запутано
  • биш–дүртең – пять умноженное на четыре
  • мәңге җитмим – век не досчитаюсь
  • тапкырлау таблицасы – таблица умножения
  • җәгърафия – география
  • башкала – столица
  • яшьләнде – прослезился
  • әйләнгәнмен – превратилась
  • бәхетле очрак – счастливый случай
  • пыяла өстәл – стеклянный стол

Якында ул суга сикергән тавыш ишетте. Бу су үгезе яки моржтыр дип уйлады ул башта. Әмма бу тычкан иде. Ул да, Алисә кебек, суга егылган.

Тычканга эндәшүдән мәгънә бар микән? Соңгы арада бар да шундый сәер, бәлки тычкан да сөйләшә беләдер. Ул болай дип башлады:

– И, Тычкан! Судан чыгу юлын беләсез микән сез? Мин тегендә-монда йөзүдән шундый арыдым, и, Тычкан!

Алисәнең беркайчан да тычканнар белән сөйләшкәне булмады. Ул алар белән нәкъ шулай сөйләшергә кирәктер дип уйлады. Тычкан Алисәгә күз кысты сыман. Әмма бер сүз белән дә җавап бирмәде.

Ихтимал, ул инглизчә аңламыйдыр, – дип уйлады Алисә. Бәлки бу Вильһельм Яулап алучы белән килгән француз тычканыдыр. Кыз дәвам итте һәм "Ou est ma chatte?" диде (бу аның француз теле китабындагы беренче җөмлә иде).

Тычкан кинәт судан сикереп чыкты һәм калтырана башлады.

– Аһ, гафу үтенәм! – диде Алисә. Ул мескен хайванны рәнҗеттем дип уйлады. – Мин сезнең мәчеләрне яратмавыгыз турында бөтенләй онытканмын.

– Яратмыйм мәчеләрне! – дип кычкырды Тычкан. – Ә сез мин булсагыз, мәчеләрне яратыр идегезме?

– Юктыр, – диде Алисә, Тычканны тынычландырырга теләп. – Ачуланмагыз, зинһар. Шулай да мин сезне Динә белән таныштырыр идем. Сезнең мәчеләр турында фикерегез үзгәрер иде. Ул шундый ямьле мияулый. Ә тычканнарны ничек тота! Аһ, кичерегез! – дип кычкырды Алисә. – Бүтән аның турында сөйләшмәбез.

– Безнең буын һәрзаман мәчеләрне күрәлмады. Алар җирәнгеч җан ияләре! Минем янымда алар турында башка бер сүз дә әйтмәгез!

– Ә сез этләрне яратасызмы? Менә безнең терьер бар… – дип тагын башлады Алисә. Әмма тычкан борылды да йөзеп китте.

– Кадерле Тычкан! Китмәгез! Миңа чыгарга ярдәм итегез. Мәчеләр турында да, этләр турында да бүтән сөйләшмәбез... – дип ялварды Алисә.

Тычкан кире борылды. Суда тагын Дак исемле үрдәк, Дронт исемле юкка чыккан кош, Лори исемле тутый кош, Игл исемле бөркет һәм тагын берничә сәер җан иясе йөзә иде.

Алисә беренче иде, һәм бар партия ярга таба йөзеп китте.

Слова и выражения

  • су үгезе – тюлень
  • чыгу юлы – способ выбраться
  • ихтимал = бәлки – вероятно
  • калтырана башлады – начал трястись
  • мәчеләрне яратмавыгыз турында – о том, что вы не любите кошек
  • тынычландырырыга – успокоить
  • фикерегез үзгәрер иде – мнение поменялось бы
  • мияулый – мяукает
  • тотаздесь: ловит
  • күрәлмый – ненавидит
  • җирәнгеч җан ияләре – противные существа
  • тутый кош – попугай
  • бөркет – орёл

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Бу партия бик сәер күренә иде. Аларның беренче максаты – тизрәк кибү иде.

– Мин сезгә тиз генә кибәргә ярдәм итәм, – диде Тычкан һәм барысын да янына чакырды. Партия бер түгәрәккә утырды һәм инглизләр белән французлар арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләшә башлады. Әмма бу кибәргә ярдәм итмәде.

– Кибәр өчен иң яхшы ысулпартия узышлары, – диде Додо.

– Нәрсә ул партия узышлары? – дип сорады Алисә.

– Үзең эшләсәң, яхшырак аңлыйсың, – диде Додо.

Башта ул трасса билгеләде. Ул түгәрәккә охшаган иде. Трассаның төгәл формасы булмый икән. Аннары партия тегендә–монда урнаштырылды.

"Бер, ике, өч – старт!" – дип беркем дә команда бирмәде. Һәркем үзе теләгән вакытта йөгерә. Шуңа узыш кайчан беткәне аңлашылмый иде. Ярты сәгатьтән, барысы да кипкәч, Додо кинәт: "Ярыш тәмам!" – дип игълан итте. "Ә кем җиңде соң?" дигән сорауга аның җавабы юк иде. Ул бераз уйлады һәм:

– Барысы да җиңделәр! Барысы да бүләк алырга тиеш, – диде.

– Ә бүләкне кем бирәчәк? – дип сорадылар.

– Әлбәттә, ул, – диде Додо һәм бармак белән Алисәгә күрсәтте.

Алисә кесәсеннән шикәрле җимешләр чыгарды.

– Әмма ул да бүләк алырга тиеш, юкмы? – диде Тычкан.

– Әлбәттә, – диде Додо. – Кесәгездә тагын нәрсә бар?

Уймак кына, – диде Алисә.

– Әйдәгез, шуны бирик! – диде Додо.

Алар кыз янына килделәр һәм Додо: "Без сезгә шушы искиткеч уймакны бүләк итәбез!" – диде. Барысы да кул чапты.

Барысы да тагын түгәрәккә утырдылар.

– Сез миңа үз хикәягезне сөйлим дигән идегез, – диде Алисә. – Һәм нигә сез "М" һәм "Э"ләрне яратмыйсыз?

Тычкан хикәяне сөйләде.

Слова и выражения

  • кибү – высохнуть
  • мөнәсәбәтләр – отношения
  • ысул – способ, средство
  • партия узышлары – партийные гонки
  • билгеләде – определил
  • урнаштырылды – распределились
  • үзе теләгән вакытта – в желаемое время
  • ярты сәгать – полчаса
  • игълан итте – объявил
  • шикәрле җимешләр – засахаренные фрукты
  • уймак – перстень
  • кул чапты – зааплодировали

"Карт убырлы өйдә тычкан тоткан һәм:

– Әйдә судка!, дип кычкырган.

Ә тычкан:

– Киттек. Мин бернидә дә гаепле түгел икәнне барысы да белсен! – дигән.

Менә алар судка килгәннәр. Ә анда присяжныйлар да юк, адвокат та юк, прокурор да юк! Ә хөкемдар барбос икән! Ә Убырлы болай дигән:

– Син борчылма, Тычкан! Бөтенесе өчен дә мин үзем эшлим һәм гадел хөкем чыгарам – ү–лем җә–за–сы!, дигән"

– Сез тыңламыйсыз, – дип ачуланды Тычкан Алисәне. – Нәрсә турында уйлыйсыз сез?

– Гафу итегез. Сезнең койрыгыгыз төйнәлгән бугай. Әйдәгез, мин аны сүтәм.

– Мондый юк–бар турында сөйләшеп, сез мине кимсетәсез! – дип кычкырды Тычкан һәм китте.

– Зинһар, кире кайтыгыз, хикәягезне тәмамлагыз, – диде Алисә, әмма Тычкан кайтмады.

Алисә җан ияләренә үзенең хикәясен, мәчесе турында сөйләде.

– Аһ, ул искиткеч мәче! Ә кошларны ничек тота! – Додо һәм башка кошлар бик курыктылар. Башта бер җәнлек китте, аннары башкалары таралдылар. Алисә үзен бик ялгыз хис итте һәм елый башлады.

– Динәне монда беркем яратмый бугай! – диде ул үз–үзенә. Аһ, минем кадерле Динәм! Сине тагын күрермен микән мин!

Тиздән ул еракта тавышлар ишетте һәм Тычкан кире киләдер дип өметләнде.

Слова и выражения

  • убырлы – ведьма
  • хөкемдар – судья
  • бөтенесе өчен – за всех
  • гадел хөкем – справедливое решение
  • үлем җәзасы – смертный приговор
  • төйнәлгән – запутался
  • сүтәм – распутаю
  • юк–бар – чушь
  • кимсетәсез – оскорбляете
  • җәнлек – зверь
  • таралдылар – разбежались

*****

Ну и как вам известная сказка на татарском? Первую часть можно почитать и послушать здесь.

А сейчас предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Алисә могҗизалар илендә

Тест: Алисә могҗизалар илендә

Сынау

А какие ещё известные произведения нам перевести на татарский? Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG