Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Килер вакыт, кырымтатарлар да мөстәкыйль булыр"


Казанның сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янындагы пикет
Казанның сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янындагы пикет

18 май Казанда ТИҮ активистлары кырымтатар сөргене корбаннарын искә алып пикет уздырды. "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре байракчыклар таратты.

Казанның сәяси репрессияләр корбаннарына куелган һәйкәл янында узган пикетта "Кырым 2019 = 1944", "18 май 1944 ел татарлар Кырымнан куылды! Геноцид корбаннарын онытмыйк", "Кырымтатарларга каршы алып барылган репрессияләрне туктатуны таләп итәбез" дигән һәм башка татарча һәм урысча язылган шигарьләр күтәрелде.

Казанда кырымтатар сөргене корбаннары искә алынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:57 0:00

Пикетны оештыручылардан Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка әйтүенчә, әлеге пикет беренче чиратта кырымтатарларның Кырымнан сөрелүенә 75 ел тулуны искә алу булса, икенче яктан, хәзерге Кырым башлыгы Сергей Аксеновны эшеннән алуны таләп итәбез дип әйтте.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

"Аксенов татарофоб. Ул татарларга каршы эшли һәм татарларны дошман күрә. Бүген кырымтатарларның хәле бик аяныч. Чөнки шул ук геноцид дәвам итә. Ниндидер "Хизб ут-Тәхрир, башка оешмалар дигән булып кырымтатарларны кулга алалар, аларны төрмәләргә ябалар", диде ул.

ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт тә, кырымтатарларның 75 ел элек булган хәлләре белән хәзерге хәлләре арасында аерма әлләни юк, аларның хәлләре яхшы түгел, дип җиткерде.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

"Кырымтатарларга сөргеннән соң өйләренә кайтырга рөхсәт биргәннәр иде. Чеченнар, ингушлар, балкарлар үз илләренә кайтты. Ә кырымтатарларны үз өйләренә кайтартмадылар, алар үз әйберләрен кире ала алмадылар. Кыскача гына әйткәндә, Совет берлегендә, Русиядә татарны ничек бетерү барса, хәзер дә аларны Кырымда шулай бетерү бара. Кырымтатарлар хәзер эзсез югала һәм кулга алына", диде ул.

Җәмәгать эшлеклесе Зиннур Әһлиуллин кырымтатарларның җирләре әйбәт булганга Кырымга хәрбиләрне кертергә, анда курорт ясарга телиләр, ә боларны эшләргә кырымтатарлар комачаулый дигән фикердә тора.

Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин

"Кырымтатарлар хәзер корбан була. Әмма кырымтатарларның хәлен хәзер бөтен дөнья белә. Аларның көрәш тәҗрибәләре дә бар. Кырымтатар халкы бетмәс дип уйлыйм. Хәзер аларга ничек тә исән калырга кирәк. Ничек кенә булмасын аларга Кырымнан китмәскә кирәк. Шушы җирдә алар ябышып ятарга тиешләр. Һәрвакытта да болай булмас. Барыбер бер вакыт килеп җитер, аларга да мөстәкыйльллек булыр", дип белдерде Әһлиуллин.

Пикет ахырына таба катнашучылар янына бер хатын-кыз килеп төрле провокатив сораулар белән тәртип бозарга тырышты.

Тәртип саклаучылар читтән килгән хатын-кыз белән пикетчылар арасындагы әйтешүне күрсәләр дә, аерырга ашыкмады. Килгән хатын-кыз китеп баргач низаг үзеннән-үзе бетте.

Пикетта Татарстан һәм Кырым байраклары җилфердәде. Башка елларда Кырым сөргенен искә алуга кайбер кырымтатарлар да килгән булса, быел алар күренмәде.

Пикет ахырында резолюция кабул ителде. Анда мондый таләпләр бар:

  • Кырым башлыгы Аксеновның кичекмәстән эшеннән алу,
  • 1944 елда юкка чыгарылган Кырымтатар республикасын яңадан торгызу,
  • 1944 елгы кырымтатар геноцидын рәсми рәвештә тану,
  • Русия президенты Путин һәм парламент башлыгы Володиннан 18 майны кырымтатар геноциды кобаннарын искә алу көне дип игълан итүне таләп итү,
  • Русия баш прокурорыннан кырымтатар халкы Мәҗлесенең хокукларын кире кайтаруны таләп итү,
  • Хаксыз рәвештә кулга алынган барлык кырымтатарларны иреккә чыгару.
Байракчыклар тарату
Байракчыклар тарату

"Азатлык" татар яшьләре берлеге дә кырымтатар халкы депортациясен искә алып ике чара уздырды. Аларның икесе дә Казанның Бауман урамында узды. Ялгыз пикетта активисты Фәнил Гыйләҗев: "18 май Кырым татарларын сөргенгә җибәрү көне. Бу фаҗигане без онытмадык! Без хәтерлибез!" дигән шигар тоткан иде.

Бу чарадан соң активистлар бер ягында Татарстан байрагы, икенче ягында кырымтатар тамагасы ясалган байракчыклар таратты. Шулай ук алар кырымтатар депортациясе турында кызыксынучыларга мәгълүматлар җиткерде.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге мондый чараны инде ун ел уздырып килә. Безнең кырымтатар сөргенен онытырга хакыбыз юк", диде "Азатлык" активисты Рәфыйк Кәримуллин.

Кырымтатар сөргене

1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

XS
SM
MD
LG