Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә Уфа эшмәкәре Андрей Смышляев тоткарланган


Италия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматыннан күренүенчә, Смышляевны Уфадагы мәхкәмә ордеры белән кулга алганнар.

Уфа эшмәкәре Андрей Смышляевны Италиядә Комо күле буендагы вилласында тоткарлаганнар. Бу хакта РИА Новостига аның адвокаты Александро Мария Тирелли хәбәр иткән.

Италия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматыннан күренүенчә, Смышляевны Уфадагы мәхкәмәнең быел гыйнварда чыгарылган ордеры белән кулга алганнар. Ул алдан уйлап банкротлыкка чыгуда шикләнелә. Документта аның "Трек" ширкәте җитәкчесе буларак контрагентларына 2,85 млн сум бурычы бар диелә.

23 майда Италия мәхкәмәсе эшмәкәргә карата чикләү чарасы күрергә тиеш.

Миланның Corriere басмасы мәгълүматынча, Андрей Смышляев Лондонга күчкән булнан, ә Италиягә килеп кенә йөргән. Шул ук вакытта аның адвокаты Смышляев Комо күле буенда даими яши дип раслый. Адвокат Русиядә җинаять эше ачылганын белә торып эшмәкәрнең Италиядә яшәвенә гаҗәпләнә. Британиядә булса аны Русиягә тапшырмаслар иде ди.

Коммерсантъ элегрәк язуынча, Смышляев - "Таганка" көпчәкләр кибетләре челтәре хуҗасы һәм ул халыкара эзләүгә игълан ителгән булган. Русиядә финанс хәрәмләшүләрендә һәм алдан планлаштырып банкротлыкка төшүдә шикләнелеп аңа карата җинаять эше ачылган. Басма хәбәренчә, тәртип саклау оешмаларына ширкәте мөрәҗәгать иткән. Смышляев белән бәйле ширкәтләрнең "Нокиан шина"га 1,5 млрд сум бурычы бар диелә.

XS
SM
MD
LG