Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның 9 районында соңгы кыңгырау бәйрәме көнендә хәмер сату ачыкланган


Башкортстанда соңгы кыңгырау бәйрәмендә хәмер сату тыела. Шулай да республиканың 21 кибетендә Бердәм дәүләт мәгълүмати системы (ЕГАИС) хәмер сатылуын күрсәткән.

Башкортстанда 23 майда соңгы кыңгырау бәйрәме көнендә тугыз районның 21 кибетендә хәмер сату фактлары ачыкланган. Бу хакта сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау комитеты җитәкчесе Гүзәл Асылова парламент тыңлауларында хәбәр итте дип яза "Аргументы и факты".

Аның мәгълүматынча, сатулар Әбҗәлил, Әлшәй, Авыргазы, Салават, Шаран, Иглин, Федоровски, Уфа районнарында барган.

"Муниципалитетлар эшмәкәрләрне кисәтмәгән, күрәсең", ди Асылова.

Башкортстанда кайбер бәйрәмнәр вакытында, шул исәптән соңгы кыңгырау көнендә хәмер сату тыела. Быел республикада 23 майда тугызынчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау билгеләнә, ә унберенчеләр өчен 25 майда үткәреләчәк.

Күптән түгел Башкортстан депутатлары Белем көнендә, Яшьләр көнендә һәм сабантулар вакытында да хәмер сатуны тыючы канун өлгесе әзерләде.

Сабантуйларда исерткеч эчемлекләр сатуны тыю мәсьәләсен Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күтәреп чыккан иде.

XS
SM
MD
LG