Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ активисты Рәис Хәбировны психиатрия хастаханәсенә җибәргәннәр


Рәис Хәбиров 2018 елгы пикетта
Рәис Хәбиров 2018 елгы пикетта

Рәис Хәбировны иртән өеннән ФСБ хезмәткәрләре алып киткән. Мәхкәмә аны психиатрия хастаханәсенә җибәрү карарын чыгарган.

Казанда Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активисты, ялгыз пикетлар оештыручы Рәис Хәбировны психиатрия хастаханәсенә алып киткәннәр. Хәбиров Азатлыкка сөйләвенчә, бүген иртән аның өөнә ФСБ хезмәткәрләре килгән һәм аны алып киткән.

Хәбировны корал яки корал буларак кулланылган әйбер ярдәмендә аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салуда" гаеплиләр. Совет районы мәхкәмәсе Хәбировны “стационарда психологик-психик мәхкәмә тикшерүе уздыру өчен” психиатрик хастаханәгә ябу турында тикшерүчеләрнең мөрәҗәгатен канәгатьләндергән.

Элегрәк Хәбиров Казанда бер кешенең фатирын төзекләндергән булган. Ул кеше башкарылган эш өчен түләүдән баш тарткан, нәтиҗәдә алар күпкатлы йорттагы фатир каршында сугышып киткән. Активист элегрәк әйтүенчә, беренче булып фатир хуҗасы кул күтәргән. Шуннан соң полиция хезмәткәрен чакырганнар, ул барлык сугышучылардан һәм шаһитлардан сорау алган.

Тикшерү фикеренчә, 24 гыйнварда Хәбиров аңлы рәвештә низаг туу нәтиҗәсендә агач кисәве белән ким дигәндә өч тапкыр Аношкинга исемле кешегә суккан һәм аның (Аношкинның - ред.) сәламәтлегенә зыян салган.

Хәбиров үзе хакимият аны төрмәгә оппозиция вәкиле буларак утыртырга тели дип саный.

"Мин кичә биш ялгыз пикет уздырдым. Шул сәбәпле килгәннәр. ФСБ хезмәткәрләре мине мәхкәмәгә алып китте. Анда хөкемдар мине бер айга психиатрия хастаханәсенә ябу карары чыгарды. Миңа ниндидер тикшерү уздырдылар һәм билгесез картина дип әйттеләр. Менә хәзер мине бер айга Сеченов урамындагы психиатрия хастаханәсенә ябалар. Телефон элемтәм башка булмаячак", диде Хәбиров.

Хәбиров үзе әйтүенчә, ул психиатрик хастаханәдә хисапта тормый, әмма ике тапкыр күзәтүдә булган: Ташкентта һәм Казанда.

ӨСТӘМӘ

Соңрак Рәис Хәбиров Idel.Реалиига хәбәр итүенчә, температурасы күтәрелү сәбәпле, аны бүген хастаханәгә салмаганнар. Тикшерүче температура төшкәч хастаханәгә килергә кушкан.

17 май көнне Рәис Хәбиров Татарстан хөкүмәте бинасы каршында Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнүчеләрне яклап ялгыз пикет уздырды. Ул кулына "Русия президенты Путин! Ялганга корылган эшләр нигезендә хөкем ителәчәк, татар телен яклаучы Тальяр Минһаҗев һәм башкаларны, мәчет имамнарын, гади мөселманнары (25 гаепләнүче) иреккә җибәрүне таләп итәбез!" дип урыс телендә язылган плакат тотып торды.

Рәис Хәбиров шулай ук ТИҮның пикетларында да катнашып килә.

XS
SM
MD
LG