Күптән түгел Илһам Шакиров исеме Лаеш районында урнашкан Казан Экспо концерт залына бирелде. Ирада Әюпова бу концерт залының мөмкинлекләре зур ди. "Аны 900 урынлы итеп тә, бию залы итеп тә үзгәртергә мөмкин. Анда симфоник оркестрлар чыгыш ясый алачак, фестивальләрне дә шунда уздырырга кирәк", диде министр.
Ә инде Казаннан читтә урнашуга килгәндә, Мәскәүдә дә күп заллар үзәктә түгел, чөнки шәһәр эчендә машина кую проблемы бар ди Әюпова.
"Мин үзем Казан Экспога электричкада бардым. 30 минут барасы. Дөрес, монда аларның җәдвәле турында уйларга кирәк. Мәскәүдәге кебек еш йөрмиләр. Логистиканы хәл итеп булачак", диде министр.
Әюпова татарның бөек җырчылары Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованың исемнәре Казан үзәгеннән читтә урнашкан "Салават күпере" торак комплексындагы урамнарга бирү турында да үз сүзен әйтте. "Минемчә, без исемнәрне мәңгеләштерү мәсьәләсен бик тиз хәл итәбез. Моны аңлап, җәмәгатьчелек фикерен белешеп кенә эшләргә кирәк. Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова кебек шәхесләрнең исемнәрен иҗатта мәңгеләштерергә кирәк. Фестивальләрне атарга. Безнең хәтер һәйкәлләр һәм монументларда калырга тиеш түгел. Ул кешеләрдә яшәргә омтылыш уятырга тиеш", диде мәдәният министры.
Казан башкарма комитеты Илһам Шакиров проспекты, Әлфия Авзалова һәм Мостай Кәрим урамнарын башкала үзәгендә түгел, ә шәһәр Яшел Үзән районы белән чикләшкән урында, "Салават күпере" торак комплексында булдырырга карар итте.
Татар җәмәгатьчелеге Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәрен Казан үзәгендәге урамнарга бирергә өндәсә дә, хакимият Казан үзәгендә генә түгел, гомумән, урам исемен алыштыру шактый зур чыгымлы эш, өстәвенә, моңа биредә яшәүчеләр дә каршы булырга мөмкин дип аңлатты. Гәрчә берничә ел элек Казан үзәгендәге Эсперанто урамы Казакъстанның ул чактагы президенты Нурсолтан Назарбаев урамы дип үзгәртелде. Башкала җитәкчелеге ул урамда яшәүчеләрнең фикерен белешеп тормады, аларның күпсанлы ризасызлык чараларына игътибар итмәде.