Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шереметьево"да SSJ 100 казасы сәбәбе дип "кеше факторы" аталган


Мәскәү һава аланында "Сухой Суперджет 100" янгыннан соң

Росавиация хисабына караганда, очкыч 100 процент төзек булган, әмма очучылар "тәҗрибәсезлектән яки нерв киеренкелегеннән" берничә хата җибәргән.

Хабаровский крае хөкүмәтенә Росавиациядән "Сухой Суперджет 100" (SSJ-100) казасы турында рәсми бәяләмә килгән. Очкыч шушы төбәктә җитештерелә. Бәяләмәдә Мәскәүнең "Шереметьево" һава аланындагы очкыч казасына "кеше факторы" сәбәп булган диелә. Бу хакта губернатор Сергей Фургал хәбәр итте.

Төбәк башыгы сүзләренчә, очкыч 100 процент төзек булган, әмма очучылар "тәҗрибәсезлектән яки нерв киеренкелегеннән" берничә хата җибәргән: борт югары тизлектә дөрес булмаган авышу белән утырган. Нәтиҗәдә шасси ягулык бакларын тишкән һәм янгын башланган.

Фургал "Сухой Суперджет" проектыннан баш тарту турында сүз дә була алмый ди. Киресенчә, губернатор сүзләренчә, аны үстерергә, ә очкычны камилләштерергә җыеналар.

  • 5 майда "Аэрофлот" ширкәтенең Мостай Кәрим исемен йөртүче SSJ-100 очкычы Мәскәүдән Мурманскига очып киткәннән соң техник сәбәпләр аркасында бераздан кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. "Шереметьево" һава аланына төшеп утырганда ул җиргә каты бәрелде һәм очкычка ут капты. Очкычтагы 78 кешенең 41-е һәлак булды.
  • Тикшерү мәгълүматынча, казага очкычны яшен сугып, компьютер экпипажның гамәлләрен көйләми башлаганнан соң пилотларның ялгышуы сәбәпле булган.
  • Сишәмбе Русиянең һава транспорты берлеге "Сухой Суперджет 100" очкычы системнарында сертификация таләпләре үтәлешен тикшерүне сорап транспорт министрлыгына мөрәҗәгать итте.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG