1989 елның 4 июньгә каршы төнендә Башкортстанның Иглин районында булган каза Совет берлегендә Икенче дөнья сугышыннан соңгы иң зур тимер юл һәлакәте санала. Рәсми саннарга караганда, анда 575 кеше һәлак була, 800-ләп кеше яралана. Казага якындагы газ үткәргечтән чыгып үзән урынга җыелган табигый газның шартлавы сәбәп була. Шартлау көче 10 килотонн тротил шартлавына тиң була. Кара диңгезгә ялга баручылар һәм диңгездән кайтучылар утырган ике поезд (Новисибирски-Адлер һәм Адлер-Новосибирски поездлары) шартлау урынында була. Газ үткәргечтәге ярыктан газ чыгу сәбәпле үткәргечтә басым кимүне күргән җаваплы кешеләр ярыкны эзләү урынына басымны тиешле дәрәҗәгә кайтару өчен газ кудыруны арттырган булган. Казага кадәр ул урыннан узган поездларның йөртүчеләре диспетчерларны газ исе сизүләре турында кисәткән булса да, бернинди чара күрелмәгән.
Уфа һәлакәте. Совет берлегенең иң зур тимер юл казасына 30 ел
30 ел элек Башкортстанның Иглин районында булган каза Совет берлегендә иң зур тимер юл һәлакәте санала. Рәсми саннарга караганда, анда 575 кеше һәлак була, 800ләп кеше яралана. Шул казаның беренче сәгатьләрен сурәтләгән архив фотолардан төзелгән фотогалерея тәкъдим итәбез.

1
Каза 1989 елның 4 июнендә төнлә 1:15 сәгатьтә була.

2
Шартлау нәтиҗәсендә ике поезддагы 37 вагон һәм ике локомотив җимерелә. 250 һектар мәйданны янгын ялмап ала.
Бу сурәттә кайбер кулланучылар тетрәндергеч йә рәнҗетерлек дип санарлык эчтәлек бар
3
Совет солдатлары корбаннарның җәсәдләрен җыя.
Бу сурәттә кайбер кулланучылар тетрәндергеч йә рәнҗетерлек дип санарлык эчтәлек бар — Карар өчен басыгыз
Совет солдатлары корбаннарның җәсәдләрен җыя.
Совет солдатлары корбаннарның җәсәдләрен җыя.
Бу сурәттә кайбер кулланучылар тетрәндергеч йә рәнҗетерлек дип санарлык эчтәлек бар
4
Җәсәдләр танырлык хәлдә түгел.
Бу сурәттә кайбер кулланучылар тетрәндергеч йә рәнҗетерлек дип санарлык эчтәлек бар — Карар өчен басыгыз
Җәсәдләр танырлык хәлдә түгел.
Җәсәдләр танырлык хәлдә түгел.

5
Һәлакәт урынына корбаннарның туганнары һәм якыннары җыела. Уфадан 50 чакрымлап ераклыкта Иглин районында булган бу һәлакәтне Уфа поезд казасы дип атыйлар.

6
Корбаннарның туганнары һәм якыннарына табиблар ярдәм итә.

7
Бу сурәттә кайбер кулланучылар тетрәндергеч йә рәнҗетерлек дип санарлык эчтәлек бар
8

9
Тәне нык пешкән кешене һәлакәт урыныннан эвакуацияләү.

10
Кайбер яралыларны очкыч белән Мәскәүгә алып китәләр.

11
Поездда булган кешеләрнең туганнары һәм якыннары каза урынында. Ике поездда булган күп кенә кешеләрнең җәсәдләре табылмый.

12
Каза урынын чистартырга солдатларны җибәрәләр.

13

14
Поезд юлын төзәтү эшләре.

15
Уфалар яралыларга ярдәм итү өчен кан тапшыра
Бу сурәттә кайбер кулланучылар тетрәндергеч йә рәнҗетерлек дип санарлык эчтәлек бар
16
Дәвалау өчен очкыч белән Мәскәүгә алып кителгән яралыларның берсе.
Бу сурәттә кайбер кулланучылар тетрәндергеч йә рәнҗетерлек дип санарлык эчтәлек бар — Карар өчен басыгыз
Дәвалау өчен очкыч белән Мәскәүгә алып кителгән яралыларның берсе.
Дәвалау өчен очкыч белән Мәскәүгә алып кителгән яралыларның берсе.

17
Уфа хастаханәсенә китерелгән яралылар (7 июнь 1989). Берничә көн эчендә яралыларның 300-дән артыгы хастаханәләрдә үлә.

18
Хастаханәләрдә казада яраланганнарның исемлекләре һәм кайда булулары турында мәгълүмат диварларга эленә

19
Һәлакәттән соң бер ел узгач, 1990-нчы елның 4 июнендә корбаннарның туганнары һәм якыннары каза урынында аларны искә алырга җыела.

20
фикерләр (4)
күбрәк фикер