Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчет мәхкәмәсе кырымтатар активистлары​ Лутфие Зудиева һәм Мумине Салиевага штраф салды


Мумине Салиева һәм Лутфие Зудиева (у)
Мумине Салиева һәм Лутфие Зудиева (у)

Иртәнге 9.30га билгеләнгән утырыш 12 сәгатьтән артык барды.

31 май Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе кырымтатар активисты һәм хокук яклаучы Лутфие Зудиеваны Русия административ хокук бозулар кодексының 20.3 маддәсен (тыелган символика күрсәтү) бозуда гаепле дип тапты һәм 2000 сум штраф салды. Бу хакта Крым.Реалии хәбәр итә.

Зудиева сүзләренчә, аның эш материалларында журналист Таһир Миңнебаев 2014 елның апрелендә бастырган бер постның скриншоты бар, ул анда Зудиеваны тамгалап куйган, нәтиҗәдә бу пост Зудиеваның Facebook битендә пәйда булган.​ Таһир Миңнебаев — "Чистай җәмәгате" эше нигезендә хөкем ителгәннәрне җәзалау турында мәгълүматларны беренче булып бастырган журналист.

Зудиева сүзләренчә, аңа карата административ эш аны "җәмәгатьчелек алдында пычрату" һәм абруена зыян салу максатында махсус рәвештә ачылган, ул үзен административ хокук бозуда гаепле дип санамый.

Судный день крымских активисток (видео)
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:24 0:00

31 майда Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе кырымтатар активисты, "Хизб ут-Тәхрир" (Русиядә тыелган оешма) эше нигезендә гаепләнүченең хатыны, "Кырым балачагы" проекты координаторы Мумине Салиеваны Русия административ хокук бозулар кодексының 20.3 маддәсен (тыелган символика күрсәтү) бозуда гаепле дип тапты һәм 1000 сум штраф салды.​ Ул Facebook битендә Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы символикасын урнаштыруда гаепләнә.

30 май Русиянең куәт оешмалары ике кырымтатар активисты: хокук яклаучы һәм журналист Лутфие Зудиева һәм "Кырым балачагы" проекты координаторы Мумине Салиеваны тоткарлады. Соңрак аларга Русия административ хокук бозулар кодексының 20.3 маддәсен (тыелган символика күрсәтү) бозуда гаепләп административ эш ачтылар һәм җибәрделәр.

Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин халыкара җәмәгатьчелекне 30 май аннексияләнгән Кырымда тоткарланган кырымтатар активистлары​ Лутфие Зудиева һәм Мумине Салиеваның иреккә чыгарылуын таләп итәргә чакырды.

Кырым автоном республикасы һәм Акъяр (Севастополь) полициясенең баш идарәсе (Украина оешмасы) аннексияләнгән Кырымда кырымтатар активистлары ​Лутфие Зудиева һәм Мумине Салиеваның тоткарлануы уңаеннан җинаять эше ачты.

XS
SM
MD
LG