Accessibility links

Уфадан Венага туры очышлар башланды


Уфа һава аланы
Уфа һава аланы

Очышлар атнасына ике тапкыр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак.

3 июньдә Уфадан Австрия башкаласына беренче туры очыш булды. UTair һава ширкәте оештырган беренче рейста Венага 84 кеше очты дип хәбәр итә Уфа халыкара һава аланының матбугат хезмәте.

Башкорстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров сүзләренчә, әлеге очышларның чыгымнарын Уфа һава аланы алган, дәүләт казнасыннан акча тотылмаган.

Очышлар програмы 2020 елның июненә кадәр каралган. Рейслар атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга 126 юлчы сыйдырышлы Boeing 737-500 очкычында башкарылачак. Очышлар кышкы вакытта да туктамаячак.

Билет бәясе бер якка 5698 сумнан башлана. Иң арзан тарифка багаж керми, бортка биш килограмнан артмаган букча алып керергә мөмкин. Багажлы тариф 6803 сумнан, "Премиум" тарифы 7903 сумнан башлана.

Уфадан Венага очыш оешытырырга кирәклеге турында Хәбиров берничә ай элек кенә әйткән иде. Австриядә Башкортстанның сәүдә вәкиллеге ачарга да җыеналар. Анда вәкиллек 2000-2014 елларда эшләде, әмма ул нәтиҗәсез эшли дип ябылды.

XS
SM
MD
LG