Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ активисты психиатрик хастаханәгә җибәрү карарын шикаять иткән


Рәис Хәбиров

Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) әгъзасы Рәис Хәбиров Казанның Совет районы мәхкәмәсенең активистка психиатрик хастханәдә экспертиза уздыру карарын Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять иткән.

Еш кына ялгыз пикетлар оештыручы Рәис Хәбиров үзен хастаханәгә салу өчен бер сәбәп тә юк дип саный. Моннан тыш, ул тикшерү документлар белән танышырга рөхсәт итмәде һәм шунлыктан мәхкәмәдә үземне тиешенчә яклый алмадым дип тә белдерде.

Рәис Хәбиров шулай ук Татарстан эчке эшләр министрлыгына да мөрәҗәгать иткән. Ул Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшерүечесенә җинаять эше ачуны сорый. Активист әлеге тикшерүчене ялган документ ясауда гаепли. Хәбиров сүзләренчә, ул үзен психиатрик хастаханәгәгә салу турындагы документ белән 28 майда тикшерүче кабинетында танышкан. Аны активист имзалаганнан соң, тикшерүче "алдагы көн датасы һәм адвокат имзасы куйган"

Күптән түгел Рәис Хәбировны психиатрия хастаханәсенә алып китүләре билгеле булган иде.

Хәбировны корал яки корал буларак кулланылган әйбер ярдәмендә аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салуда" гаеплиләр. Совет районы мәхкәмәсе Хәбировны “стационарда психологик-психик мәхкәмә тикшерүе уздыру өчен” психиатрик хастаханәгә ябу турында тикшерүчеләрнең мөрәҗәгатен канәгатьләндергән.

Ләкин соңрак температурасы күтәрелү сәбәпле, аны ул көнне хастаханәгә салмадылар. Тикшерүче температура төшкәч хастаханәгә килергә кушкан.

Хәбиров үзе хакимият аны төрмәгә оппозиция вәкиле буларак утыртырга тели дип саный.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG