Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия баш прокуратурасы каршында Азат Мифтаховны яклап ялгыз пикет узды


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Ялгыз пикетта активист "Русиягә сәяси тоткыннар түгел, галимнән кирәк" дип язлыган плакат тотып торды. Инициатив төркем Азат Мифтаховны кичекмәстән иреккә җибәрергә кирәк дип саный.

Мәскәүдә Баш прокуратура каршында "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә шикләнелүче Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховны иреккә җибәрүне таләп итеп ялгыз пикет узды. Анда активистлар кулларына "Русиягә сәяси тоткыннар түгел, галимнән кирәк. Азат Мифтаховны иреккә җибәрергә!", "Русиянең киләчәген төрмәләргә утырталар", "Галимнәрне тынычлыкта калдырыгыз, илдән 12 млрд акча урлаучы һәм азаплауларга дучар итүче ФСБ хезмәткәрләре белән шөгыльләнегез" дип язылган плакатлар тотып торды.

"Яшь галим, МДУ аспиранты, анархист Азат Мифтахов инде дүрт айга якын сак астына тотыла. Әлеге вакыт эчендә тикшерү аның гаебен дәлилләүче нигезләр китерә алмады. Бөтен булган әйбер - ул Азатны "кашларыннан таныган" Петров тәхәллүсе астында яшерен шаһит. Һәр ай мәхкәмәләр бер нәтиҗә белән уза: яклау ягының позициясе кире кагыла, ә хөкемдар һаман бер үк сүзләрне кабатлый: "Тикшерүдән качарга мөмкин...", "Төсле инкыйлаб уздырырга мөмкин..." диелде инициатив төркем чакыруында.

Мифтаховны яклап ялгыз пикет 30 апрельдә сак астында тотуны чираттагы тапкыр озайту мәхкәмәсе алдыннан да булган иде. 7 июньдә аспирантны сак астында тоту мөддәте чыга. Чикләү чарасын билгеләү турында чираттагы мәхкәмә утырышы 5 июньгә билгеләнгән.

  • 2018 елның 31 гыйнварына каршы төндә Мәскәү читендәге Онежская урамында урнашкан "Бердәм Русия" офисының тәрәзесен ваталар һәм төтен шашкасы ташлыйлар. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килми. Җинаять эше нигезендә берничә кеше тоткарлана, аларның кайберләре тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан азаплауларга дучар булулары турында сөйли.
  • Мифтаховны 1 февраль тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.
  • Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.
  • Соңрак Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны 7 апрельгә, аннары 7 майга кадәр сак астында тоту карары чыгарды.
  • Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG