Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие гает вәгазендә мәктәпләрдә мөселманнар исемлеге төзүне тәнкыйтьләде


Камил Сәмигуллин вәгазь укый

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Ураза гаете уңаеннан укылган вәгазендә Русиядә мәчетләр җимерелүе, республика мәктәпләрендә мөселманнар исемлеген җыярга омтылуларны тәнкыйтьләде. Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Татарстанның барлык мәчетләрендә бүген Ураза гаете намазы укылды. Район үзәкләре, авылларда аны кояш чыгып ярты сәгать узгач башкарсалар, башкала Казанда һәм Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә гыйбадәт иртәнге җидедә укылды. Бу Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең алдан чыгарылган карары иде.

Республика Диния нәзарәте янында урнашкан Галиев мәчетендә бәйрәм чараларын Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үткәрде. Аллаһ йортына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, президент идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, башка түрәләр да килде.

Казанның Галиев мәчетендә Ураза гаете
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Мөфти вәгазен Русия президенты Владимир Путин юллаган тәбрикләү хатын укудан башлады. Ул рус телендә булды. Моннан соң мөфти республика президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләвен укыды. Ни кызганыч, мөфтинең үгет-нәсыйхәтләрен Галиев мәчетенең беренче мөнбәр торган бүлмәсендә утыручылар гына ишетте, микрофоннар эшләмәде. Вәгазь ТНВ каналында туры эфирда тапшырылды, аның соңрак карарга мөмкин.

Рәсми өлештән соң Сәмигуллин гаетнең әһәмияте турында гарәп шигыре татарча тәрҗемәсен әйтте, ураза тотучыларны җәннәт белән сөендерде. Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисендә әйтелгәнчә, кем дә кем уразаны тиешле дәрәҗәдә тотса, шул кешенең гөнаһлары гафу ителә.

Камил Сәмигуллин вәгазь укый
Камил Сәмигуллин вәгазь укый

Вәгазьнең дөньявилыкка кагылышлы өлешендә, мөфти башка елларны туган телне саклап калу турында сөйләсә, бүген ул сәясәт, хакимиятнең мөселманнарга карата мөнәсәбәте турында да әйтте.

"Ни кызганыч, үзләренең наданлыклары, мәдәниятсезлекләре сәбәпле, дин тотучыларга карата тупаслык, хөрмәтсезлек күрсәтү очраклары очрый. Алар татулык әһәмиятен аңламый. Шунысы ачык, бүген бөтен дөньяда нәфрәт орлыкларын чәчәргә омтылган кешеләр бар. Мәсәлән, барыбыз да беләбез, Калининградта мөселман гыйбадәт йортын сүткәннәр, аннан соң безнең Татарстан мәктәпләрендә мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларны аерым исемлекләрен төзергә омтылдылар. Бу күренешләрне күзәтү бик күңелсез. Әмма, шөкер, безнең республикада моңа юл бирмәделәр, мәсьәләне уңай хәл итеп, үзара ихтирамлыкны саклап кала алдык. Пычрак атышмадык", диде мөфти.

Намазга килүчеләр арасында Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин, Әсгать Сәфәров
Намазга килүчеләр арасында Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин, Әсгать Сәфәров

Шул ук вакытта, Русия һәм Татарстанда дин тоту өчен бөтен шартлар тудырылган диде Камил Сәмигуллин.

"Без рәхәтләнеп диндә яши алабыз, мәчетләребез төзелә, мәдрәсәләребез эшли, хәләл кафеларыбыз эшли, Аллага шөкер. Мондый заманнар беркайчан да булмады. Ышанмасагыз, бабайлардан сорагыз", дип мактады ул.

Дога кылучылар арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Дога кылучылар арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Мөфти Казанда үтәчәк WorldSkills эш һөнәрләре чемпионатын хуплады, чөнки "хәләл хезмәттән Аллаһы тәгалә үзе разый" һәм ул Ходай каршында гыйбадәтләрнең берсе булып тора.

Вәгазьдән соң Сәмигуллин имам буларак гает намазын укытты, хөтбә сөйләде. Намаз тәмамлангач, Галиев мәчете ишегалдында мөфтият вәкилләре килгән халыкны чәй һәм коймак белән сыйладылар.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG