Балалар омбудсмены Анна Кузнецова былтыр Русиядә 1 млн 599 мең 316 бала туган дип белдерде. 2016 елда бу күрсәткеч 1,88 млн булган, шулай итеп, туучылар саны ике ел эчендә 15,3 процентка кимегән. Кузнецова сүзләренчә, Русиядә туу коэффициенты соңгы өч елда бер мең кешегә 12,9 туучыдан 10,9 туучыга калган.
"Кызганыч, тууга бәйле борчулы тенденцияне билгеләргә кирәк", дип китерә Кузнецова сүзләрен РБК.
Омбудсмен шулай ук 2018 елда 2889 баланы тугач та аналары ташлап киткән дип сөйләгән. Бер ел элеккеге хәл белән чагыштарганда бу 22 процентка азрак булса да, "шактый җитди" күрсәткеч ди ул. Ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителүчеләр саны бер елда 15,6 процентка, гомерләренә яки сәламәтлекләренә зыян килү куркынычы сәбәпле ата-анасыннан алынган балалар саны 36 процентка кимегән.
Росстат мәгълүматларына караганда, былтыр туучылар саны соңгы 12 елда иң азы булган. Иң күп сан 2014 елда теркәлгән, ул вакытта 1,94 млн бала туган. Чагыштыру өчен, 1990 елда РСФСРда 1,98 кеше туган.
Туу коэффициентының минималь дәрәҗәсе 2006 елда булган - 10,3 процент.
2019 ел башында туучылар саны арту Мәскәүдә, Магаданда һәм Карачай-Чиркәс республикасында гына теркәлгән.
Былтыр соңгы ун елда беренче тапкыр Русия халкының саны кимүе күзәтелде. Мигрантлар килүе Русия халкының табигый кимүен капламый башлаган. Хөкүмәт вазгыять 2023-2024 елларга уңай якка үзгәрер дип өметләнә. Президент Владимир Путинның май фәрманнарында да демографик сәясәткә игътибар бирелгән иде.