Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан Бердыев "Рубин"нан китте


Корбан Бердыев

Корбан Бердыев "Рубин" футбол клубы тренеры вазифасыннан китүен белдерде. Клуб белән килешү вакыты әле чыкмаган иде.

Корбан Бердыев "Рубин" футбол клубыннан китү карарын 5 июньдә клуб җитәкчелеге һәм иганәчеләрнең сезон нәтиҗәләренә багышланган очрашуында игълан иткән. Бу хакта клубның рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә. Клуб үсешенә керткән өлеше өчен Бердыевка җанатарлар исеменнән рәхмәт белдерелә.

Әмма бу сезонны "Рубин" Русия лигасында нибары 11нче урында тәмамлады. Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, клуб җитәкчелеге такымның уены һәм нәтиҗәләреннән канәгать түгел. Тренерның елына 3 млн евро хезмәт хакы алуы да билгеләп үтелә.

Бердыев "Рубин"ны 2001-2013 елларда җитәкләде, аннары клубка 2017 елда кабат кайтты. Аның җитәкчелегендә такым 478 уен уздырды, шуларның 208ендә җиңеп чыкты. Бердыев баш тренер булганда "Рубин" 2008 һәм 2009 елларда Русия беренчелегендә җиңү яулады, 2011/12 сезонында Русия кәсәсен алды. Бердыев җитәкчелегендә "Рубин"ның хәтта "Барселона" кебек мәшһүр такымнарны үз кырларында җиңгәне бар иде.

2017 еллда "Рубин" хосусый-дәүләт финанслау моделеннән тулысынча хосусый финанслауга күчте. Клуб ТАИФ ширкәте карамагында күчерелде. Такымның ул чактагы президенты Илсур Метшин вазифадан китте. Яңа президент итеп ТАИФның мөдирләр шурасы әгъзасы Радик Шәймиев билгеләнде. Ләкин хәзерге вакытта клубның рәсми сайтында Шәймиев исеме күренми.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG