Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан янында чүп яндыру корылмасын июль аенда төзи башлаячаклар


Осиново һәм Залесный тирәсендәге сәнәгать корылмалары
Осиново һәм Залесный тирәсендәге сәнәгать корылмалары

Чүп яндыру корылмасын төзүче ширкәт башлыгы калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү тарифларны күтәрүгә китерәчәк дип кисәтә. Чүп яндыру корылмасын тиздән төзи башламакчылар.

Татарстанда чүп яндыру заводын июль аенда төзи башлаячаклар. Хәзер рөхсәт документлары алу һәм дәүләт экспертизаларын раслау белән бәйле эшләр башкарыла. Бу хакта төзелеш эшләрен башкаручы "РТ-Инвест" җитәкчесе Андрей Шипелов Татар-информга хәбәр иткән.

"Инвестицияләрнең күләме 28 миллиард сум тәшкил итә. Без проектны акча белән тәэмин итү өчен банклар, финанс партнерлары белән эшлибез", дигән ул.

Шипелов калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү чыгымлы эш, моны чүп җыю тарифларын күтәрми генә башкарып булмаячак дип тә белдергән.

"Тарифларны күтәрми торып, калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү өчен тиешле инфраструктура төзү мөмкин түгел. Бәяләрнең артуын исәпкә алганда да, әлеге тармакта акча барыбер җитәрлек түгел", дигән Андрей Шипелов.

Чүп яндыру корылмасын Яшел Үзән районына кергән Осиново бистәсендә төзергә җыеналар. Завод төзергә планлаштырылган җир төзелеш инвесторы - "Ростех"ның бер бүлекчәсе булган "РТ-Инвест"ка бирелгән. Анда Казандагы каты калдыкларның яртысын юк итү күздә тотыла. Экологлар, җәмәгать эшлеклеләре, завод төзеләсе Осиново бистәсе халкы төзелешкә каршы чыгып төрле чаралар уздыра.

Күптзн түгел мәхкәмә Казан чүп яндыру заводы документларын халыктан яшерүне канунсыз дип тапкан иде.

XS
SM
MD
LG