Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Башкортстан арасындагы килешүдә татар мәктәпләре турында сүз юк


Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Петербур халыкара икътисади форумында.
Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Петербур халыкара икътисади форумында.

Ике республика арасында килешү планнарында Татарстанда яшәүче башкорттлар өчен күпсанлы чаралар каралган. Ә Башкортстанда яшәүче татарларга Сабантуй уздыру һәм төрле балалар аланнарына катнашуда ярдәм итү күз уңында тотыла. Әлеге аланнарда Башкортстан балалары күптән катнашып килә.

Татарстан һәм Башкортстан хөкүмәтләре арасында 2019-2020 елларга сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек хакында 18 апрельдә имзаланган килешүнең үтәү өчен чаралар планының эчтәлеге билгеле. Әлеге документны 6 июньдә Петербур халыкара икътисади форум кысаларында ​Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров имзалаган иде.

Килешүнең 95 пункты арасында бары берсе генә Башкортостан татарларына ярдәм күрсәтүгә кагыла – Башкортостанда татар халык бәйрәме Сабантуйны оештыруда һәм уздыруда булышлык күрсәтү. Бу хакта "Бизнес-Онлайн" яза.

Документта шулай ук Башкортстандагы татар теле укытучыларының һөнәри бәйгеләрдә, семинарларда һәм белем күтәрү курсларында катнашуы, Башкортстан балаларының татар телендә сөйләшү күнекмәләрен ныгытуга юнәлгән төбәкара аланнарда, Башкортстан вәкилләренең Татар яшьләре көннәрендә, "Сәләт" лагеренда һәм Татарстандагы башка аланнарда катнашу мөмкинлеге турында да әйтелгән. Тик шунысы бар – балалар инде болай да 20 ел буена мондый чараларда һәм аланнарда катнашып килә.

Татарстанда яшәүче башкорт балалары өчен исә бөтенләй башка дәрәҗәдәге чаралар каралган. Мәсәлән, "юл харитасында" Казан һәм Чаллы мәктәпләрендә башкорт теле өйрәтелә торган сыйныфлар ачылачагы язылган. Татарлар саны бер миллионнан артык булган Башкортстанда татар телен мәктәпләрдә укытуга карата бу документта бер сүз дә әйтелмәгән. Татарстанда башкортлар саны исә 14 меңнән артмый.

18 апрель көнне имзаланган килешү нигезендә Татарстанда Башкортстанның тулы хокуклы вәкиллеге дә ачылачак. Хәбиров Миңнехановтан моның өчен Казанда бина сорады. Татарстан вәкиллеге Уфада инде эшли.

XS
SM
MD
LG