Accessibility links

Сихерче кыз (Фәрит Яхин)


Время читать татарскую классику! Предлагаем вам прочитать повесть "Сихерче кыз" о сказаниях татарского народа про шурале и других мифичечких героев. Текст адаптирован для изучающих язык, мы записали аудио и подготовили перевод ключевых фраз. В конце вас ждёт тест по содержанию и лексике.

Сихерче кыз (Фәрит Яхин)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:20:07 0:00
йөкләү

Мине һәр җәйдә авылга әбиләргә кайтара иделәр. Соңгы җәйдә генә әти-әнинең мине үзе белән диңгезгә аласылары килде. Әмма мин карыштым. Нәрсәгә кирәк миңа ул диңгез? Мин этемне, авылның урманнарын, болыннарын сагындым. Анда дусларым да күп минем. Гамил, Айдар, Җиһангир – барысы да мине көтәләрдер.

1

Мин Сабан туена авылга кайттым. Ә әни белән әти елак сеңлем Зөһрә белән кире киттеләр.

– Улым Алмаз, дәү әниеңне тыңла, көне буе урамда йөрмә, – дип әйтте әни. Әмма мин алар китүгә үк урамга чыгып качтым. Бая Гамил белән Айдар су буена киттеләр. Мин дә шунда төштем.

Без малайлар белән инде күптән күрешмәгән идек. Беренче булып Гамил кулын сузды:

– Сәлам, брат! – диде ул.

Аннары Айдар да:

– Исәнме? Нигә былтыр кайтмадың? – дип сорады.

Күрештек.

Малайларга алып кайткан бүләкләрем дә бар иде – кармаклар. Гамил белән Айдарга шул кармакларны бирдем. Җиһангир гына юк иде.

– Җиһангир кайда соң? – дип сорадым мин.

– Каникуллар башлангач, төшкә кадәр йоклыйм дигән иде. Әле тормагандыр, – дип көлделәр малайлар.

Безнең түземлек бетте. Тизрәк балык тотарга барасы килде. Әмма теләкне Айдар туктатты.

– Анда сихерче кызы әле! Ул менмичә, су буена төшә алмыйбыз!

– Нишли соң ул анда?

– Балык тота!

– Тотса ни, нәрсә була?

– Ярамый, зәхмәт китерүе бар!

Слова и выражения

  • диңгезгә аласылары килде – захотели взять на море
  • карышу (-тым) – сопротивление (-ился)
  • елак сеңлем – сестра-плакса
  • күптән күрешмәгән идек – давно не встречались
  • былтыр – в прошлом году
  • кармаклар – удочки
  • төшкә кадәр йоклыйм – буду спать до обеда
  • сихерче кызы – дочь колдуньи
  • ул менмичә – пока она не поднимется

2

Бу сихерче кызның әнисе кем икәнен мин яхшы белмим, хәтта күргәнем дә юк. Йортлары авыл читендә инде. Шуңа күрә анда мал да йөрми, кешеләр дә урап уза. Шулай да сихерче дигән дан тоткан ул хатынның кызы Камилә белән минем элек уйнаганым да булды. Тик шуннан соң бик озак авырып яттым. Сәбәбен шуннан күрделәр.

Ул сихерче хатын турында белгәнемне сөйләсәм, көлке хикәя чыга. Шулай да аңлатыйм. Үзем моңа бик ышанып бетмим, әмма кайвакыт бәлки дөрестер дигән уй да килә. Тукай әйтмешли: «Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!..» Җирдә дә шулайдыр инде.

Камиләнең әнисе, янәсе, инде йөз ел яши диләр. Әмма кызы гына никтер яшь. Миннән дә бер яшькә кечерәк бугай, дүртенче сыйныфка күчкәндер. Аның турында: «Гел «биш»кә генә укый!» – дип ишеткән идем. Белмәгән нәрсәсе, танымаган үләне юк!

Вакыйгалар болай башланган диләр. Имештер, элек заманнарда авылның бик бай бер кешесе авырган. Аңа табиблар да, им-томчылар да ярдәм итә алмаган. Туганнары, якыннары инде аның үлеменә әзерләнгәннәр. Әмма әҗәле җитмәгән кеше үләме инде? Гомере булган икән. Кайчандыр кемгәдер бик зур яхшылык эшләгән ди бугай. Ә яхшылык җирдә калмый, кире кайта. Монда да шулай булган.

Слова и выражения

  • авыл чите (-ндә) – на окраине деревни
  • мал да йөрми – и скот не ходит
  • урап уза – обходит
  • дан тоткан – прославился
  • сәбәбен шуннан күрделәр – причину увидели в этом
  • көлке хикәя чыга – получится смешная история
  • Тукай әйтмешли – как говорит Тукай
  • Белмәгән нәрсәсе, танымаган үләне юк! – Нет того, чего бы она не знала, нет трав, в которых она бы не разбиралась!
  • имештер – якобы
  • им-томчы – экстрасенсы, бабки
  • әҗәле җитмәгән кеше үләме инде – разве умрёт человек, которому время ещё не пришло
  • гомере булган икән – была у него ещё жизнь
  • яхшылык җирдә ятмый – добро на земле не лежит

Бер көнне авырып яткан кешенең өенә бер әби килә һәм:

– Йа Аллаһы Тәгаләнең изге колы. Сиңа беркем дә ярдәм итә алмады. Әмма хәзер мин килдем! Яхшылык җирдә ятмый...дип сөйли башлый.

Бу серле зат авыруның йөзен сыпырган, сулышын тыңлаган.

– Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт-шәфкатьләре ирешсен... Бу бәладән сине коткарырмын! Барыгыз, далага чыгыгыз һәм миңа шундый сөяк китерегез: ул чиста булсын, кипкән булсын! – дип әмер биргән.

Озак эзләгәннәр сөякне. Ниһаять, байның өч улы да сөяк алып кайтканнар. Сихерче кече улыныкын алган, ә калган сөякләрне күмәргә кушкан.

Ул арада серләр иясе сөякне утка ташлаган, янына тимер кендек куйган. Үзе думбырада уйнаган һәм җыр сузган.

Халык карарга җыелган. Уттагы тимер кып-кызыл булган. Сихерче аны алган һәм теленә тидергән. Халык аһ иткән.

Шуннан соң сихерче уттан сөякне алган, аны төйгән, тузан ясаган. Аннары тагын тимерне алган, пычак белән телен кискән һәм кызган тимергә канын тамызган. Табадагы исне бу хатын авыруга таба өргән.

Соңыннан болай дигән:

– Өч көннән атагыз терелер, озын гомер яшәр, гел хөрмәттә булыр!

Тагын мондый сүзләр әйткән:

–​ Дөнья бозылыр. Әмма бер теләгем бар! Авылыгызга ялгыз хатын килер. Кулында күкрәк баласы булыр. Аны рәнҗетмәгез! Ул вакытта балаларыгыз имансыз, күңелләрегез ертык булса да, аңа хөрмәт күрсәтегез! Аны кадерләгез. Теләгем шул!

Бай хатынга утарын вәгъдә иткән. Шуннан соң серләр иясе ничек пәйда булган, шулай юкка чыккан. Авыру өч көннән терелгән. Авыл читендә йорт салган, алмагач бакчасы утырткан һәм анда беркемне кертмәгән.

Ул арада илдә тормыш бик бозылган. Байны йортыннан куганнар. Авылга рәис кайткан һәм байның утарында төпләнгән.

Башта барысы да яхшы барган. Әмма рәиснең өенә хәсрәт килгән. Рәис авырган. Табиблар ярдәм итә алмаганнар. Җеназасын илткәндә, халык теге сихерчене искә төшергән. Ул вакыттан бирле алма бакчасы кыргыйланган, йорт түбәсе черегән. Тик хатын һаман да килмәгән. Шулай да сихерче карчыкның юраганнары хак булган. Бай сөргеннән кайтмаган, илдә сугыш булган.

Имештер, бер көнне йорт үзеннән-үзе рәтләнгән, бакча яңарган, авылга балалы хатын килгән. Ул утарда яши башлаган. Аның янында йорт салырга теләгәннәр. Әмма гел нәрсәдер булган. Я бозау кадәр эт, я ябалак чыккан, я агачлар кешеләрне тотканнар. Менә шул хатынның кызы Камилә була инде...

Слова и выражения

  • изге кол (-ы) – святой раб (притяжат. форма)
  • йөзен сыпырган, сулышын тыңлаган – погладила лицо, послушала дыхание
  • рәхмәт-шәфкатьләре ирешсен – пусть пребудет благодать
  • күмәргә кушкан – велела закопать
  • серләр иясе – повелитель тайн
  • тимер кендек – железный стержень
  • думбыра (-да)на домбре (нац. нар. муз. струн. инстр.)
  • төйгән, тузан ясаган – намолола, сделала порошок
  • кызган тимергә канын тамызган – капнула кровью на раскалённое железо
  • авыруга таба өргән – дунула на больного
  • дөнья бозылыр – мир испортится
  • күкрәк баласы – грудной ребёнок
  • күңелләр (-егез)ваши души
  • утарын вәгъдә иткән – обещал свою усадьбу
  • пәйда булган – появилась
  • юкка чыккан – исчезла
  • ул арада – в это время
  • рәис – председатель
  • төпләнгән – обоснавалаь
  • хәсрәт килгән – пришла беда
  • җеназасын илткән (-дә)когда проводили похороны
  • ул вакыттан бирле – с тех пор
  • кыргыйланган – одичал
  • йорт түбәсе черегән – крыша дома сгнила
  • юраганы хак булган – пророчество оказалось правдой
  • бозау кадәр эт – собака размером с телёнка

3

Шулай малайларның сихерче турында юк-бар хикәяләрен тыңлап утырдым. Кинәт каршыбызда Камилә барлыкка килде. Шомырт кебек кара күзе, кара елан кебек чәче, кояшта янган бите – болар барысы да аны бик бизи иди. Минем авыздан ике генә сүз чыкты:

– Исәнме, Камилә?

– Ә-ә, Алмаз кайткан икән! Кала малае!

Ул кулындагы өч литрлы банкасын җиргә куйды. Анда нәрсәләрдер йөзә иде. Гамил белән Айдар:

– Бакалары чыкмасын, тотып ашыйлар үзеңне! – диделәр һәм агачлар артына качтылар. Мин качарга өлгермәдем.

Камилә, бәлки, безгә үпкәләргә тиеш булгандыр. Әмма ул эчен тотып, тәгәрәп көлә башлады. Инде миңа нишләргә? Үземне кызлардан курка торган малай итеп күрсәтергә теләмәдем. Батыр булырга кирәк иде. Мин бар батырлыгымны җыеп:

– Нигә хихылдыйсың? Акылың кузгалмагандыр бит? – дидем.

Кыз кинәт үзгәрде. Камиләнең усал карашыннан гәүдәм икенче кат калтырады.

Дусларымнан ярдәм сорарга теләдем. Әмма алар үзләре дә курку хәлендә иделәр, аларда өмет юк. Мин артка чигендем. Әмма бүрәнәдә басып тора идем, кинәт егылып баштүбән үләнгә егылдым. Күзләремнән утлар чыкты. Бигрәк оятка калдым!

Малайлар:

– Сихерче екты! Күзе белән екты! – дип иптәшләрем авылга йөгерделәр.

Мин Камилә белән калдым. Үземне тилгән тырнагындагы чеби итеп хис иттем. Әмма ничектер җиңел һәм рәхәт булды, йоклаганымны сизми дә калдым. Моны үлем дип уйладым.

– Уян инде, Алмаз, берни дә булмады... Егылудан гына малай кеше имгәнми! – дигән сүзләр ишетелде. Бу Камиләнең йомшак тавышы иде. Ул башымнан сыпыра иде.

Камиләнең зәхмәте тимәсен дигән сүзеннән сикереп тордым.

– Нәрсә соң ул?

Камилә миннән рәхәтләнеп көлде. Соравымны кабатладым.

– Нәрсә соң ул зәхмәт?

– Шуны да белмисеңмени? – диде Камилә.

– Беләм инде... Усаллыктыр инде. Сихерченең зәхмәте тия, диләр бит.

Ник шул «сихерче» сүзен кулландым. Камиләнең ачуы киләчәк. Әмма мин юкка курыкканмын.

– Сихерчеләрдә зәхмәт була инде ул. Алар бит диюләр, җен-пәриләр белән эш итәләр...

– Синең дә җен-пәриләрең бармы?

Курыккан кешенең акылы китә икән ул. Мин дә бер-бер артлы акылсыз сораулар бирдем.

– Ә нигә булмасын ди?

Камилә рәхәтләнеп куркытты.

– Берсенең исеме – Аксак, икенчесенеке – Сукыр, өченчесенеке – Чулак... Кайсына әмер итсәм дә, башыңа җитә!

– Юк, шаяртасың гына...

– Менә. Менә акылың эшли башлады, дәвам ит...

Тагын нәрсә әйтергә инде? Иң яхшысы – йөгерергә. Ә ул көлсә? Кала малае була торып та кызлардан көлдереп ятаммы соң? Юк инде! Бирешергә ярамый!

– Диюләреңне чакыр! Сугышабыз!

Камилә минем батырлыгымнан тагын да катырак көлә башлады. Мин аны төртеп егарга тиеш идемме? Бәлки, шулай кирәк булгандыр. Әмма кыюлыгым җитмәде. Шомырт кара күзләре һәм матурлыгы мине туктаттылар.

– Ышанмыйм мин ул диюләреңә! – дидем мин.

– Ә кем сиңа ышанырга куша?

– Ышанмыйм шул! Тапкансың куркытырлык әйбер! Дию пәрие, имеш! «Барчасы юк сүз аларның, булганы юктыр гомер!»

– Беләсең икән!

– Беләм шул!

– Тукайны!

– Аны әйтәсеңмени?

– Ә диюләр, зәхмәтләр турында берни белмисең! Ахмак син!

Үзең кем!

– Камилә...

– Беләм...

Слова и выражения

  • юк-бар хикәяләрен – глупые, неправдивые истории
  • барлыкка килде – пәйда булды
  • шомырт кебек – как черёмуха
  • кара елан кебек – как гадюка
  • бизи – украшает
  • кала малае – столичный мальчик
  • Үземне кызлардан курка торган малай итеп күрсәтергә теләмәдем. – Не хотел показать себя мальчиком, страшащимся девочек.
  • хихылдыйсың – хихикаешь
  • Акылың кузгалмагандыр бит? – Умом же, наверно, не тронулась?
  • үзгәрде – изменилась
  • гәүдәм икенче кат калтырады – тело второй раз задрожало
  • курку хәлендә – в состоянии страха
  • чигендем – попятился
  • бүрәнә (-дә)на бревне
  • баштүбән үләнгә егылдым – упал в траву вниз головой
  • тилгән тырнагындагы чеби итеп – как цыплёнок в когтях коршуна
  • сыпыра – гладит
  • диюләр, җен-пәриләр белән эш итәләр – имеет дело с дивами, чертями
  • акылы китә – с ума сходит
  • аксак, сукыр, чулак – хромой, слепой, безрукий/криворукий
  • башыңа җитә – до тебя доберётся
  • кыюлыгым җитмәде – не хватило смелости
  • ахмак – дурак, глупый

4

Камилә зәхмәт диюләрдән килә, ди. Имештер, җирнең һәр почмагында диюләр яши һәм кешегә начарлык эшлиләр икән.

– Алардан котылу чарасы бер дә юкмыни?

– Бар, нишләп булмасын. Әни әйтә...

Камилә сүзен тәмамлый алмады. Каршыда киң җилкәле Җиһангир пәйда булды.

– Нишләтте сине бу сихерче кыз? Курыкма син аннан! – дип минем белән исәнләште.

Камилә кинәт банкасын алды һәм юкка чыкты.

Бераздан дүрт иптәш кармак тотып су буена киттек. Әмма безне Җиһангир тагын туктатты.

– Юк, иптәшләр. Хәзер төшәргә ярамый. Су анасы тотуы бар.

– Ышанмыйм мин ул су анасына, юк ул, - дидем мин.

– Ярар, – дип нәтиҗә чыгарды Җиһангир. – Шәһәр малае белми! Күргәне юктыр. Яле, Гамил, сабак бир шәкерткә, белеп торсын!

5

Җиһангир нәрсә әйтсә, шул була икән. Ул кушуга Гамил сөйли башлады.

– Су анасы бик хәйләкәр икән ул. Кеше кыяфәтенә керә ала, ди. Аны сихерчеләр су астыннан чакыра һәм яшь балаларны батырырга әмер бирә икән. Су анасының аяклары артка карап тора икән. Ә күкрәкләре тезенә кадәр асылынган. Менә болай! Гамил илһамланып тубыгына кадәр иелеп күрсәтте.

Сүзгә Айдар кушылды:

– Үзең тезгә кадәр дисең, үзең җиргә кадәр күрсәтәсең!

– Күргәнең бармы әллә?

– Бар шул! Тик кенә тор, тыңла!

– Ә беләсезме, – дип дәвам итте Гамил. – Су анасын тотып була икән. Әти сөйләде! Борынгы заманда бер ир каршысына Су анасы чыккан һәм батырырга тырышкан. Ә теге абый бисмилласын әйткән дә Су анасын эләктергән. Бу качарга теләгән, әмма күкрәкләре зур булганга йөгерә алмаган. Абый Су анасын чәчләреннән тоткан һәм кыйный башлаган. Су анасы елаган: «Җибәр мине, әгәр дә җибәрсәң, үзеңә дә, балаларыңа да, нәселеңә дә тимәм», – дигән.

Ир җибәрмәгән. Башыннан ике чәчен тартып алган. «Алма, бир миңа, алар сиңа бәхет китермәс!» – дип үкергән Су анасы. Әмма ир бирмәгән, белгән: әгәр ике чәч бөртеген алмасаң, Су анасы кешеләрне үтерүен дәвам итә. Суга карасаң, аска тарта башлый.

Бу кеше чәч бөртекләрен өйгә алып кайткан һәм Коръәнгә тыккан. Су анасы кеше кыяфәтенә кергән һәм боларга хезмәтче булып ялланган. Бер ел яшәгән ул боларда. Бар эшне дә яхшы эшләгән. Үзе һаман чәч бөртекләрен урларга теләгән. Әмма Коръән янына барырга курка икән, я куллары пешә, я йөзе яна, ди.

Су анасы шулкадәр тырышып эшләгән, бу гаилә бик баеган, ди. Ә баеган кеше иманын оныта бит. Бер көнне болар кунакка киткәннәр. Өйдә әби һәм кечкенә бала гына калган. Әбине чәч турында кисәтергә онытканнар болар. Су анасы баланы алдалап:

– Мә сиңа баллы перәннек! – дигән. – Башта син миңа теге китап эченнән ике чәч бөртеген ал, аннары бирермен!

Теге ахмак малай кушканны эшләгән. Ә Су анасы малайны кайнап торган казанга ташлыаган һәм югалган, белдегезме?

Слова и выражения

  • җирнең һәр почмагында – на всех точках земли
  • котылу чарасы – способ избавления
  • киң җилкәле – широкоплечий
  • ул кушугакак только она велела
  • кеше кыяфәте (-нә)в человеческий облик
  • су астыннан чакыра – приглашают из-под воды
  • батырырга – утопить
  • аяклары артка карап тора – ноги смотрят назад
  • тезенә кадәр асылынган – обвисают до колен
  • илһамланып тубыгына кадәр иелеп күрсәтте – воодушевившись, показал, нагнувшись до щиколоток
  • эләктергән – поймал
  • үкергән – ревела
  • хезмәтче булып ялланган – нанялась домоработницей
  • баеган кеше иманын оныта бит – обогатившийся человек о вере ведь забывает
  • кисәтү (-ергә) – предупредить

6

– Була бит шундый ахмаклар!

– Нинди?

– Теге кешенең малае кебек!

Гамил тагын дәвам итә.

– Боларның торымышлары бозыла. Байлыклары бетә, йортлары җимерелә. Бу ир тагын яр буена бара. Әмма Су анасын таба алмый.

– Малайлар! – дип кычкырды кинәт Җиһангир. – Киттек!

– Кая?

– Су буена. Балык тоткан булып кыланырбыз! Нигә бәхетне сынап карамаска?

Без батырланып су буена киттек. Балык яхшы чиртә иде. Шулай, балык тота-тота, кич җиткәнен сизмәдек. Су анасы чыкмады.

7

Мин әбидән төрле әкиятләр турында сөйләтергә яратам. Шулай бер көнне:

– Шүрәлеләр бармы ул? Күргәнең бармы? Безнең урманда юктыр ул,– дип сорадым.

–​ Нишләп булмасын ди?!

Монысын көтмәгән идем.

«Нәкъ Казан артында...», – дип башлады ул. Миңа бу бик таныш, Тукай абыебыз язган бит. Һәрбер мәктәп баласы белә.

– Борын заманда синең кебек малай урманга китән. Җиләк җыярга. Уңга барган, сулга барган, әмма бер дә җиләк тапмаган. Тирәнрәк кергән. Килеп чыккан бер яланга. Монда эре кызыл җиләк пешкән икән.

Малай янына кошлар килә һәм:

– Моннан җиләк җыйма... Моннан җиләк җыйма... Бу болынга Шүрәле хуҗа, – дип әйтәләр, ди. Әмма малай аларны тыңламаган.

Бервакыт кемдер әнисе тавышы белән эндәшкән:

– Кәрҗинеңне калдыр, балам, чык урманнан, – дигән. Тавыш килгән якта бик ябык, эре ак тешле, мөгезле, ишәкнеке кебек колаклы, әмма кешегә охшаган бер зат тора икән.

– Син миннән курыкма, – дигән ул малайга. – Җиләгемне җыйгансың, яхшы булган. Мин сиңа зыян итмәм.

Малай кирегә йөгергән. Шүрәле аның артыннан йөгерә икән. Озак йөгергән малай, сусаган. Чишмә аңа үзенең суын тәкъдим иткән һәм малайга качарга ярдәм иткән.

Шүрәле һаман тынычланмаган. Малайдан чишмәнең башы кайда дип сораган. Малай «Әнә тегендә», – дип чишмәнең агып китә торган ягын күрсәткән. Беркатлы Шүрәле малайга ышанган, көн йөгергән, төн йөгергән һәм адашкан. Яр буена утырып елаган. Ә малай тыныч кына өенә кайткан. Урманда җыйган җиләкләр белән тәмле итеп чәй эчкәннәр, ди.

Слова и выражения

  • кыланырбыз – притворимся
  • Нигә бәхетне сынап карамаска? – Почему бы не испытать счастье?
  • батырланып – осмелев
  • чиртә – клюёт
  • Нишләп булмасын ди?! – Как это нет?!
  • ялан (-га)на открытую поляну
  • эре – крупный
  • зат – существо
  • сусаган – сильно захотел пить
  • тәкъдим иткән – предложил
  • чишмәнең башы кайда – где начало реки
  • беркатлы – наивный
  • адашкан – заблудился

8

Мин Шүрәлеләрдән, диюләрдән курыкмаска булдым. Бөтен көчемне җыйдым да урман ягына киттем. Боегып кына барганда, кемдер дәште:

– Нәрсә, балтаң суга төшкән кеше шикелле барасың? Юлың еракмы? – диде.

Карасам, таш өстендә аякларын болгап сихерче кызы утыра иде. Миңа ул эндәшкән икән. Туктамадым, алга таба киттем. Борылсам, эзләремә баса-баса теге кыз килә.

– Нәрсәдән сихерлисең?

Камиләнең авызы ерылды.

–​ Юлыңны сөртеп барам!

– Нәрсә?.. – Ачуымны көчкә тыйдым. – Адаштырмакчы буласыңмы?

– Әйе дисәм, ни әйтерсең?

Сүзем юк иде.

–​ Котың ботыңа җиттеме?

Кая инде курыкмаган! Авыл шайтаннар-җеннәр, су аналары, шүрәлеләр белән тулган бит. Сихерчеләре дә артыңнан йөри. Кая качарга белмәссең.

Камиләнең авызы тагын ерылды:

– Әйдә, нигә туктадың? Урманга барабыз түгелме соң?

– Барабыз түгел, барам!

Мин аннан аерылып киттем. Шактый барганнан соң тагын тавыш ишетелде:

– Бу малай кая бара икән?..

Карасам, агач төбендә Камилә утыра. Кайчан монда барып җиткән ул?

Мин туктап калдым.

9

- Безнең якларда борынгы заманнарда олы-олы гәүдәле Алпавытлар яшәгәннәр. Менә бу таулар, калкулыклар – һәммәсе дә аларның аяк эзләре. Күз алдына китерә аласыңмы? – дип сөйләде Камилә. – Бу тау – Бакыр батырның яткан җире. Монысы – аның борыны, анда – кулы, аяклары. Бакыр батырның унике сеңлесе булган. Әнә теге тауның исемен беләсеңме? Уникеле дип атала ул!

Бер көнне Бакыр батыр сунарчылык эше белән чыгып киткән. Ул вакытта бу җирләргә сәяхәт итүче Куза килгән. Менә аның аты Алпамша шушында йоклаган да инде.

Ул кичне Бакыр батыр сунарчылыктан кайтмаган. Сеңелләре зур учак якканнар һәм җырлый башлаганнар. Җырны Куза батыр ишеткән.

Кызларның иң кечкенәсе Гөлбоек бик матур булган. Аның чибәрлеген каләм белән язып, сүз белән сөйләп булмаган, ди. Куза батыр шушы сеңелгә гашыйк булган.

Менә Бакыр батыр кайткан һәм Кузы батыр белән очрашкан.

– Син минем илемә ни өчен кердең? – дигән Бакыр батыр. Кем сиңа рөхсәт бирде?

– И бөекләрнең бөеге, батырларның батыры Бакыр баһадир! Мин гыйлем эзләп йөрүче бер зат буламын. Белмәдем, ялгышып кергәнмен. Арып йокыга талганмын... Төнлә уяндым һәм сеңелләрең җырлаганын ишеттем. Күркәм йөзле, матур тавышлы Гөлбоекка күзем төште! Бир аны миңа кияүгә! – дип тезләнгән Куза батыр.

Әмма Бакыр батыр моңа бик ачуланган һәм әйткән:

– Аһ, юньсезнең юньсезе, ахмакларның ахмагы! Гаиләдән олы кызлар китмәгән, сеңелләре кияүгә чыгармы? Югал күз алдымнан!

Әмма Куза Баһадир кузгалмаган.

– Әгәр бирмәсәң, мин аны урлыйм! – дигән.

Шунда алар кылычка тотынганнар һәм сугыша башлаганнар. Бакыр батыр Куза батырның бер кулын өзгән. Әнә теге яр чите шул өзелгән кул инде ул.

Кузы батыр бирешмәгән. Бакыр батырның аягын тезеннән чапкан.

Көн сугышканнар, төн сугышканнар, ярасыз җирләре калмаган. Апалары Гөлбоекны бик ачуланганнар.

– И апаларым, егет күзе миңа төшкәнгә минем ни гаебем бар? Матур булып туганчы аккош булып туасым калган! – дигән. Шул вакытта күктә Сәмруг кошы очып бара икән. Ул кызның сүзләрен ишеткән һәм аны аккошка әверелдергән.

Гөлбоек моңа түзмәгән:

– Мин аккош булгач, сез каргалар булыгыз! – дигән. Апалары шунда ук каргаларга әверелгәннәр!

Менә ни өчен каргалар тау башына җыелалар, белдеңме?

Мин: «Әйе», – дияргә тиеш идем. Чыннан да. Камилә күрсәткән калкулыкта берничә карга утыра иде.

– Әллә ышанмыйсыңмы?

Мин Камиләнең күзләренә куркып карадым.

Ул елмайды.

– Курыкма, мин сине ашамыйм, сихерче кызы дигәч тә...

Слова и выражения

  • калкулык – возвышенность
  • күз алдына китерә – представляет
  • Бакыр батырның яткан җире. – Место, где лежал богатырь Бакыр (медь).
  • сунарчылык=аучылык; охота
  • каләм белән язып, сүз белән сөйләп булмаган – не в сказке сказать, ни пером описать
  • баһадир=батыр
  • күркәм йөзле – красивая, миловидная
  • юньсезнең юньсезе – бестолковейший из бестолковых
  • кылычка тотынганнар – взялиcь за сабли
  • өзгәнздесь: отрубил
  • яр чите – край берега
  • бирешмәгән – не сдался
  • ярасыз җирләре калмаган – не осталось не раненого места
  • минем ни гаебем бар – в чём моя вина
  • Матур булып туганчы аккош булып туасым калган! – Лучше было бы мне родиться лебедем, чем родиться красивой!

10

Сихерчеләр адәм ите ашый дигәнне ишеткәнем бар иде. Камиләнең сүзләреннән тагын да курыктым. Авылга качарга теләдем. Әмма туктап калдым. Шул гына җитмәгән иде: куркып качам ди, имеш! Бөтен авылга сөйләр.

Камилә янында куркак куян сыман калтырап утырдым. Менә хәзер ул еланга әверелер дә мине йотар...

Болын өстендә җылы кояш балкый иде. Еракта кырда машиналар күренә. Табигать матур, ихлас иде. Шулай тирә-юньгә сокланып утырганда, Камиләгә карадым. Аның шомырт кара күзләре, эре бөдрә чәчләре, кечкенә борыны мине, шәһәр малаен, сихерләде сыман. Әйе, әйе, сихерләде! Моның нәрсә икәнен аңламадым, әмма җиңел булып китте. Ул вакытта аңламадым, әмма хәзер беләм: бу – мәхәббәт белән тәүге тапкыр очрашу булган!

Көннәрнең берендә моны һәркем татыйдыр инде. Кемнәр туган ягыннан аерылгач, кемнәр якын кешеләрен югалткач... Ә мин аның белән авылда очраштым. Моңа Камилә этәргеч булды. Һай, сихерче кызы!

Мин, чыннан да, сихерләнгән идем.

Камилә тагын әллә нәрсәләр сөйләде. Әмма мин тыңламадым. Теге баһадирлар белән вакыйга ничек беткәндер, белмим. Әмма шунысын яхшы аңладым: мондагы һәр тау вә калкулык, агач вә куаклык, ермак һәм чишмә-сазлыкларның – һәр нәрсәнең үз тарихы, үз исеме, үз аңлатмасы бар. Әйе, шәһәр баласы өчен бигрәк тә: авыл – әкият дөньясы. Рухи көчне вә җаннарның камиллеген саклаган әкият дөньясы бу! Әгәр дә болар онытылса, атадан балага тапшырылмаса, авыл үләр иде.

Боларны да мин әле бүген генә аңладым. Ә ул вакытта тойганмын гына.

Слова и выражения

  • шул гына җитмәгән иде – только этого не хватало
  • болын өстендәна поляне
  • ихлас – искренняя
  • тирә-юньгә сокланып утырганда – любуясь окружающим
  • татый – испытывает
  • ермак – канава
  • сазлык – болото
  • бигрәк тә – особенно
  • камиллеген саклаган – сохранил совершенность
  • атадан балага тапшырылмасаесли не будет передаваться от отца к сыну

*****

Как вам повесть, понравилась? Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Сихерче кыз

Тест: Сихерче кыз

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG