Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, үз сүзләре белән әйткәндә, шәхси тарихында беренче тапкыр блогерлар белән очрашты. Бу вакыйга Теләче Сабантуенда булды. Парламент җитәкчесе янына татар блогосферасының җиде танылган вәкиле килде.
Мөхәммәтшин татар блогерлары белән бөтенләй таныш түгел дию дөрес түгел. Көзен узачак Дәүләт шурасына яңадан сайланырга теләүче Мөхәммәтшин ул Татар Малай кушаматлы Ринат Галиәхмәтов белән аралашкан. Татар Малайдан Мөхәммәтшин веб-сайтларда утыручы башка милли блогерларны туплавын сорап, очрашу үткәрергә вәгъдә биргән. Әлеге вакыйга өчен Теләче Сабантуен сайлаганнар. Очрашу Сабантуй мәйданындагы йортта үтте. Кунакны түргә ук утырттылар , Галиәхмәтов үзе белән тагын алты кеше алып килгән: Альбина, Резеда, Рафилә Шәмсетдинова, Гүзәл Габдрахманова, Илүзә Галиәхмәтова һәм Кызык-Мызык (Илназ Габидуллин).
Мөхәммәтшин сүзен, "мин блогерларның җәмгыятьтәге миссиясен, ролен аңлап бетерә алмыйм, мөгаен” һәм шуңа күрә сезнең белән фикер алышырга булдым дип башлады. Парламент рәисе яшь буын җәмгыятьне төрле якка борырга мөмкин, шуңа күрә блогерларны күзәтү, аңлау кирәк дип санавын белдерде. Татар Малай бу сүзләрне ишетүгә Мөхәммәтшинне тынычландырырга ашыкты: "Без позитив әйберләр генә күрсәтергә тырышабыз". Аңа Рәфилә дә кушылды: "Мин үзем аш-су блогеры, күбрәк хуҗабикәләр белән аралашам, ләкин шул ук вакытта мин Теләчедән, мин журналист булып эшлим, шул Теләченең матурлыгы, районнарыбызның чәчәк атуы турында да сөйлим инде һәм гади халык белән аралашам. Блогерның эше шундый инде ул. Гади, ихлас булырга тиеш һәм кешегә якын булырга тиеш".
Кызганыч, стратегиядә интернетның роле бик аз күрсәтелә
Очрашу барышында сәяси төсмерләр гомумән чагылмады дияргә мөмкин, бары Илназ гына бераз милли проблемны күтәрде: "Шушы көннәрдә татарларның үсеш стратегиясе темасы бара бит инде. Бу минем үз фикерем, блогерлар килешә дип уйлым. Кызганыч, стратегиядә интернетның роле бик аз күрсәтелә. Үзегез күреп торасыз, аудиторияләребез безнең бик зур һәм без дә стратегиягә берәр ничек үз өлешебезне кертсәк, ничектер яхшырак булыр иде, минемчә. Чөнки киләчәк интернеттан тора. Шул ук темалар, яңалыклар. Әлеге стратегиядә интернет та урын алсын иде дигән фикер туды. "Мөхәммәтшин моңа каршы булмавын белдерде.
Тел мәсьәләләренә килгәндә, Дәүләт шурасы рәисе бездә Мәгариф федераль дәүләт стандартлары әле дә юк, аларсыз былтыр сентябрьда укый башладык диде. Мөхәммәтшин татар телен мәктәптә мотлак укыту тарафдары булса кирәк.
Нишләп мин әти-әни телен качып өйрәнергә тиеш
"Ә инде мин ничек сиңа әйтә алам татар телен факультатив өйрәнегез дип. Нишләп мин әти-әни телен качып өйрәнергә тиеш. Шундый борчый торган мәсьәләләр бик күп. Һәм үзебез дә хата җибәргән идек заманында. Без бик кискен куйдык бу мәсьәләне, татар теле бер програм, бер дәрәҗәдә өйрәнелергә тиеш дип куйган идек урысына да, татарына да. Авыр бит, әле татар булган кешегә дә татар телен яхшы, тирән өйрәнү бик авыр. Шундый нәтиҗәгә килдек - татар булмаган милләт вәкиленә сөйләм телен өйрәтергә кирәк. Сөйләшә ала, әмма өтер, синтаксис кебек әйберләрне белмәскә мөмкин. Хәзер Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев мәктәпләр төзүгә тотынды, полилингваль мәктәпләрне."
Мин 45 яшькәчә бөтенләй татарча белми идем, ә аннан үзем өйрәндем дип мактанды Мөхәммәтшин. Блогерлар белән очрашырга аңа күршесе Миңтимер Шәймиев киңәш биргән икән.
Аларны син тартмасаң, башкалар тартса, нишләрсең?
"Кич белән ул таягын тотып килде дә, шулай шакыды, мин чыгып киттем. Блогерлар турында сүз булды, мин сиңа сылтадым (Татар Малайга мөрәҗагать итеп), менә шулай, таныштым бер егет белән, аның язылучылары күп дидем. Ул аларга ярдәм итәргә кирәк диде. Аларны син тартмасаң, башкалар тартса, нишләрсең? Төрлесе бар бит, алып китәрләр Навальный (Алексей Навальный, блогер, Русиядәге оппозиция җитәкчесе - ред.) ягына, гел тәнкыйтьткә бастырсалар нишләрсең? Ә безгә тынычлык кирәк, халыкара дуслык диде", дип сөйләде Мөхәммәтшин.
Очрашу тәмамлангач парламент рәисе әлеге фикерне журналистларга да кабатлады. "Үз гомеремдә беренче тапкыр мин блогерлар белән очраштым, бу аралашу бик файдалы булды, шул исәптән үзем өчен дә. Минем фикеремчә, хакимияткә блогерлар (аларның фәкать татар телле булуы шарт түгел), гомумән социаль челтәрләрдә утыручы кешеләр белән ныклабрак шөгыльләнергә кирәк, чөнки алар җәмгыятьнең кәефен формалаштыра", диде Мөхәммәтшин.